Егетләр китә солдатка
Күңел тынычлыгын алып, дәртле җыр сибелә як-якка. Ярсуларын жырга салып, егетләр китә солдатка...
ЕГЕТЛӘР КИТӘ СОЛДАТКА
Киң урамнар ник тарайган?
Моңлы көй сибелә як-якка.
Гармуннарын сузып уйнап,
егетләр китә солдатка.
— Апакайлар, әбекәйләр,
булгандыр усал чаклар да...
Усаллык егеткә кирәк, —
китәләр илне сакларга.
Зурлар сыман салмак атлап,
озата бара энекәшләре.
Иртәгәдән бу урамнар
сезнеке, авыл яшьләре.
Айлы кичләр, тәүге хисләр...
Күз салмагыз, кызлар, ятка!
Сыналырга,
сынатмаска —
егетләр китә солдатка.
Туган авыл, үскән нигез,
яшел болын кочагында
тәрәзә ачып, тыныч йокла,
улларың сакта чагында.
Күңел тынычлыгын алып,
дәртле җыр сибелә як-якка.
Ярсуларын жырга салып,
егетләр китә солдатка.
1972
ОЗАТКАНДА
Наздан кача торган кырыс малай
киткән чакта үзен сөйдерде.
Кире кайтмас балачагы белән
хушлашуы, ахры, шул иде.
Юл капчыгы белән иңнәренә
салды, гүя, дөнья хәсрәтен.
Озак кунак булган солдат сыман
куа китте үзенең гаскәрен.
Шулай чыгып китте сабыйлыктан...
Иркәлекне сөйми, ир бала
өйдән китә.
Кырыс шинель киеп,
ир-егетләр кайта илләргә.
1972
Син әле яшь тал сыман зифа, сылу.
Белмисең, ни әле ул сыну, сулу.
Яшьлегең — сызылып киткән язгы яшен.
Күңелең җәйге урман — шаулы яшел.
Чәчләрең кара төтен кебек бөдрә,
һәр бөдрә балдагында — тыелган дәрт,
кагылырга кем кулы итәр җөрьәт? —
Сикереп төшәргә тора көнче кодрәт.
Син әле яшь тай сыман гамьсез чибәр,
ә тормыш шундый чуар, шундый чуар...
Дөньяга өстәлмәсен бер җилкуар, —
гөлләрдән дә җан-күбәләк бер туяр.
Күзләрең асыл ташлы чишмәдәй саф.
Юлаучы су алдисә, түләр ясак.
Күбәер ясакчылар, кибәр ярың, —
мин сакчы булып күңелендә калыйм.
1972
Телим сиңа яшел җәйләр,
ап-ак карлы кышлар.
Кышларыңда, жәйләреңдә
кызу, кайнар эшләр.
Шаулы көннәр телим сиңа,
айлы төннәр телим.
Тагын ниләр телим сиңа,
күпне күргән Җирем?
Телисеңме тыныч йокы
һәм хәерле иртә?
Бу теләкне һәр балаңның
чын теләве җитә.
1971
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев