Көмеш кыңгырау

Дөнья - син ул!

Шагыйрь, юмор остасы, хәйрияче, талантлы Мөслим егете Рүзәл Минһаҗевның тәүге китабына кергән шигырьләре.

ДӨНЬЯ - СИН УЛ

Авыр итеп кенә яшәмә син,

Тирән уйлар гына уйлама.

Үз-үзеңне тоеп, аңлап яшә.

Иң зур бәхет син ул дөньяда!

Юктан көрәк булган затлар гына

Гәүдәсенә сыймый кылана.

Югыйсә бит ул да шәхес булып,

Кеше булып туган дөньяга.

Язмыш шундый: ялгышмый яшәп тә,

Күпме җаннар сыкрый, кыйнала.

Рәхәт булгач, михнәте дә бардыр

Бу өч көнлек фани дөньяда.

Авыр сүзләр йөрәк түрләренә

Эремәс таш булып җыйнала.

Күңелеңнән каннар тамганда да

Син елмаеп кара дөньяга!

Бүләк итеп бирелгән гомереңне

Кадерлә син, кешем, соңлама!

Һәрберебез тик бер генә килә

Сөеп туймас якты дөньяга.

 

ҮЗЕҢ САЙЛАГАН ЯЗМЫШ

Азмы җирдә хыял белән янучылар,

Бу дөньяны оҗмах итеп танучылар.

Яши белеп, аннан ләззәт алучылар,

Максатына тугры булып калучылар.

Тормыш ямьсез ду китереп яшәүчесез,

Бу яшәүгә нур иңдереп яшәүче - сез!

Якты өмет кенә көтсен - кузалдыгыз!

Түзмәдегез, офыклардан күз алдыгыз...

Язмыш кырыс, яратмый ул баш игәнне,

Каерыплар ата бит ул төз имәнне.

Сүнсә өмет, бетсә көчең, ихтыярың,

Киләчәкне үзең сайла: ихтыярың.

Бер карасаң: мескен булып була яшәп,

Кирәккәндә генә сулап, янып, яшьнәп.

Сынау белән көрәшмичә, башны иеп,

Мин бит беттем, миннән юктыр инде, диеп.

Йә булмаса: көчле булып, юлны ярып,

Бер туктамый алга барып, алҗып, арып.

Бер талпынып, бер йөгереп, бер абынып,

Бер яндырып, бер сүндереп, бер кабынып.

Үрдән туеп, эзләп һаман тигезлекне,

Елаганга һаман сузып имезлекне...

Ирешкәннән, инешләрдән көчләр алып,

Үз-үзеңнең җиңәсеңә гел ышанып...

Авырмы соң? Димәк һаман син менәсең,

Каршылыкны жимерәсең һәм җиңәсең.

Инде димәк син тотасың бар дөньясын,

Ә мескеннәр жиргә ятып бер уйлансын.

Төшенкелек тиз сүндерә өметләрне,

Һәм сындыра тимер кебек егетләрне.

Киңәш биреп, күтәрик без күңелләрен,

Матур итик, кабатланмас гомерләрен.

Беркемгә дә жәлләмик без тәмле сүзләр,

Өмет белән, хыял белән янсын күзләр.

Үзгәрә ул соры дөнья назлы сүздән!

Тормыш барсын җитешә алмый безнең эздән...

 

ТЕЛӘК

Бала чакның рәхәт мизгелләре

Күңелләрдә калыр уелып...

Һәр кешенең гомер сукмаклары

Яңгырасын иде җыр булып.

Яшәү - мизгел, тормыш үзе бүләк,

Гел сөенеп үзең яшәсәң,

Һәр минутта бәхет тоя белеп,

«Шөкер, Раббым...» диеп дәшәлсәң.

Гомерләрнең язлары шикелле

Матур килсә иде көзләрең.

Бары шатлык тамчылары белән

Юешләнсә иде күзләрең.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: