Көмеш кыңгырау

Дөнья хәлен белеп булмый

***

Дөнья хәлен белеп булмый

Дөнья хәлен белеп булмый.

— Сау булыгыз! — дип китәбез.

Иртәгәсен исәп тулмый,

Исән булмый кайберебез.

Дуслар белән хәтерле без.

— Әлегә! — дип китәбез дә,

Озын-озак гомерләргә

Югалабыз кайберебез.

Дөнья хәлен белеп булмый.

— Исән йөрсен безнең башлар.

Бүген белик дуслар кадерен! —

Теләк телим үзем башлап.

 

Гомер мизгелләре

Бәпкә үлән — балачак.

Үлән өсте — көмеш чык.

Бәбкәдәй сабый чагым

Әкияттә калачак.

Тал идем — үсмер идем,

Коега бара идем.

Талчыбыктай иелеп,

Суларын ала идем.

Алмагачта ак чәчәк.

Мин җитү кыз икәнмен.

Алмагачка иш булып

Ап-ак күлмәк кигәнмен.

Инде юкә чәчәктә.

Аһ! Юкәләр бал гына.

Җәй уртасы. И гомер,

Үтми торчы аз гына.

 

Ялгыз чәчкә

Көзге бакча, анда назлы чәчкә.

Күзен ачты көнгә гөл кызы.

Зәңгәр күктә Кояш йөзен күрде —

Бу дөньяда түгел ялгызы.

«Саумы, Кояш! Саумы, җылытучым!

Сине күреп кабат уяндым.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт уятучым,

Мин бит әле яшәп туймадым».

Көзге бакча, анда гүзәл чәчкә,

Чынга алып чуак нурларын,

Юлга чыккан Галәм егетенә

Серен чиште, ачты уйларын:

«Син кояшым минем, бердәнберем,

Бер күрүдә миңа ошадың.

Йөзең нурлы, үзең җылы идең,

Мин ышандым сиңа, ышандым».

Көзге бакча, анда ялгыз чәчкә.

Үзе нәфис, үзе энәле.

Алсу чуклы, керфекләре чыклы,

Күккә бага үзе инәлеп:

«Китмә, Кояш! Китмә, ерагайма!

Мин бит әле сөеп туймадым.

Җылы нурың, синең гашыйк күзең

Миңа гына диеп уйладым.

Мин бит әле сөеп туймадым».

***

Минем өем — тыныч утрау,

Ашкынып кайтып киләм.

Дулкыннарда тынгы тапмый

Арыды минем көймәм.

Минем өем — тымызык күл,

Каплаган камыш-җикән.

Дулкын юган ярлар эзләп,

Күтәрәм тагын җилкән.

***

Бу дөнья гүя атынчык:

Тәбәлдерек-бастырык.

Бер көн сине өскә чөя

Йә куя ул бастырып.

Тәбәлдерек йә бастырык —

Калкынам да басылам.

Таш астыннан исән калку —

Минем көрәш ысулым.

***

Сабантуй

Сирень чәчәк койган бакчаларда

Ак яулыгын япкан баланнар.

Соңгы буразнаны сызып әнә

Игенчеләр кайткан сабаннан.

Табигатьнең хозур, садә чагы,

Яфраклардан татлы бал тама.

Сабантуйда бил алышка әзер —

Көрәшченең йөрәк талпына.

Бәйгеләрдә узышырга ярсып,

Авызлыгын чәйни аргамак.

Йөгерекләр әнә, старт алып,

Финиш сызыгына ыргыла.

Мәйдан уртасында китә алыш,

Чүлмәк ватыш китә аннары.

Зәңгәр күктән тургай җырын түгә.

Мәйданнарда — татар моңнары.

Сабан туе бәйрәм була диме,

Кызармаса мичтә коймаклар.

Бәйрәм түгел, әгәр сезнең йортта

Туармаса атын кунаклар.

Елына бер килә сабан туе,

Җыелышкан туган-тумача.

Сабан туе гына түгел икән,

Сагыну туе икән ләбаса.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: