Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дәлилләрбез!

Сания Әхмәтҗанованың Камилә Вәлиевага багышлап язган шигыре.

Кайнар көрәш – салкын бозда,
Тимераяк чатнап кыза.
Бөтен дөнья күз алдында
Татар кызы сынау уза.

Исеменә тиң җисеме:
Ул камиллек, наз дисеңме!
...Олимп тавын яулар өчен,
Тик үз көчең аз дисеңме?!

Көрәш булгач, көндәш тә бар,
Көндәшләрнең хәтәр күзе...
Саклагандай, тәхетеннән
Күзли сыман Раббы үзе.

...Баш түбәсен күкләр сөйде,
Сөя-сөя биек чөйде...
Аһ! Күз тиде!.. Юк, тезләнеп,
Илаһыга ул баш иде!

Тамырында дөрли каны,
Татар кызы – милләт даны!
...Алтын тәңкә ике яклы –
Күк кисәтә әллә аны?

Очышларың җиңел булсын!
Канат куяр илең булсын!
Биеклектән баш әйләнсә,
Таянырга җирең булсын!

Камиләдәй камилләр без!
Ил батыры – Җәлилләр без!
"Татар углы татар"*лыкны

Җиңә-җиңә дәлилләрбез!


Сания ӘХМӘТҖАНОВА
08.02.2022

*Дәрдемәндкә ишарә.

Безнең инстаграмга кушылыгыз! Монда шәп бәйгеләр бара! ► «Көмеш кыңгырау» инстаграмда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    көчле