Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Чикләвеккә баргач

Күп укысаң шулай ул Шүрәлеләр турында...

Чикләвеккә баргач

Куаклыкта нидер бар,

Куркыта керергә дә.

Барып күрергә түгел,

Янында йөрергә дә.

Куаклыкта нидер бар,

Шомлы карап тору да.

Күп укысаң шулай ул

Шүрәлеләр турында.

 

Сансыз

Чабып килеп бер малай

Ак каенга атылды:

Ботагына ябышып,

Әй, атынды, атынды.

Наман атынды малай,

Әллә ниләр кыланды...

Шарт итеп сынган ботак

Җиргә төшеп сыланды...

Әй, елады ак каен,

Әй, елады ботагы...

Малай — ялт икенчегә,

Асылынды бит тагы...

 

Кырдан

Бүген бер дә кыстатып

Утырмадым табында.

Әни нәрсә китерсә —

Ялт иттердем барын да.

Бәрәңгесе дә бүген

Шундый тәмле, ярмалы...

Тик бер кабым ипине

Кабар җирем калмады.

Батыраеп бардым да

Кердем куак эченә!

Никадәрле чикләвек

Җыеп алдым учыма!

Батырлык ул куркудан

Көчлерәк була икән.

Батыр булсаң, яныңнан

Курку тиз шыла икән!

Рафис Корбан

 

Малай

Бу елауны ишетеп,

Көтү-көтү чыпчыклар

Куаклар арасыннан

Очып килеп чыктылар.

Аяусыз малай, диләр,

Бик сансыз малай, диләр.

Алты яшькә җитсә дә,

Тәртипсез малай, диләр.

Аңлыймы соң бу малай

Ни кылганын чып-чынлап?

Әлегә баш очында

Чыпчыклар оча чырлап...

Бикә Рәхимова

 

Киткән чакта табыннан

Әни шундый мактады,

Ә дәү әти нигәдер

Мактарга сүз тапмады.

Авыр сулап куйды да:

— Улым,— диде,— их сине!..

Китәләрме калдырып

Бер кабымлык ипине?

Хәкимҗан Халиков

 

Бака

Камышлы күлдә,

Куак төбендә

Ята быгырдап

Зур башлы бака.

Батып һәм калкып,

Су дулкынлатып,

Тынмый кычкыра:

«Бака-ка-ка-ка!»

Аяз көннәрдә,

Кояш көлгәндә,

Куак төбеннән

Өскә чыга ул,

Авызын ачып,

Түмгәккә басып,

Камыш аралай

Черки куа ул...

Черкиләр тотса

һәм ялмап йотса,

Ярсып сикерә

Мактанчык бака.

Күл сазлыгында

Ул, бата-калка,

Тагын кычкыра:

«Бака-ка-ка-ка!»

Әнәс Кари

 

Песи, песи, пескәем...

Песи, песи, пескәем,

Нигә качкан төскәең?

Тычкан тотмадыңмыни,

Озак йокладыңмыни?

Сөт бирмәделәрмени,

Нык тиргәделәрмени?

Ә песи әйтә: — Мияу,

Мин һәрвакытта уяу,

Тычканнар миннән поса,

Күсенең коты оча.

Олылар шуңа күрә

Миңа тәмле сөт бирә.

Тик менә Айрат кына

Кылана харап кына:

Йә аягыма баса,

Йә ул койрыктан аса.

Шуңа качкан төскәем,

Шуңа яшьле күзкәем...

Тик Айратка әйтегез,

Ул зур дип тормыйм әле.

Тагын миңа тисә ул,

Борынын тырныйм әле.

Дамир Гарифуллин

 

Ат яратучы малай

Поездлар баралар алар бер салган эздән генә...

Аннан дөньяны күрәсең фәкать тәрәзәдән генә.

Поездга да утырган бар... Ә мин атны яратам!

Атта рәхәт!

Кая телим — тезгенне генә тартам!

Атта — телим — кырга чыгам,

телим — тауларга менәм!

Иреклекне тою рәхәт, куышып җилләр белән!

Равил Фәйзуллин

 

Ата каз

Күргәнегез бармы сезнең

Ата каз биегәнен,

Нәни бәбиләре чыккач,

Кычкырган, сөенгәнен.

Ул кыйгылдап, әнкә казны

Яратып сөйләшкәнен,

Сары йомгак бәбкәләргә

«Гаң-гаң» дип эндәшкәнен.

Таң атты дип шатланса да,

Юаш икән бу, димә:

Ата каз булганда берүк

Бәбкә янына килмә.

Эльмира Шәрифуллина

 

Берәү,

икәү,

өчәү,

дүртәү...

Санарга өйрәнәбез,

Әллә никадәр сан белеп

Кайтабыз өйләргә без.

Без саныйбыз да саныйбыз,

Саный-саный арыйбыз.

Ялгышып та алгалыйбыз,

Тагын санап карыйбыз,

Менә болай саныйбыз:

Берәү,

икәү,

өчәү,

Аннары дүртәү, бишәү...

Алтау,

җидәү,

тугыз,

унау —

Барысы була ничәү?

Санаган саен, саннарым

Күбәя-арта бара.

Тик бу юлы ни өчендер

Бер бармак артып кала.

Берәү,

икәү.

Әһә, белдем!

Качып калган бер «сигез».

Менә хәзер саннар белән

Бармакларым бертигез.

Роберт Миңнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев