Көмеш кыңгырау

Бу тарихым сөйләргә дә куркам...

Энҗе Хөсәенова шигырьләре.

 

Бу тарихым сөйләргә дә куркам

Син бит миңа еллар аша килдең,
мин дә сиңа озак көттереп.
Юллар борылганда без берьюлы,
бер үк чатта куйдык өтерне.

Син бит мине бик яратып килдең,
һәм шулай ук мине сөйдереп.
Тигез җирдә парлы бәхетләрне
син тау итеп куйдың өйдереп.

Син бит миңа бик сак кына килдең,
мин үзем дә сынап карадым.
Син һәрдаим җылылыгың белән
якынайттың безнең араны.

Мин бүгенгә кадәр ышаналмыйм,
сөенечтән күз яшьләрем йотам.
Минем өчен төш күк... беләсеңме...
бу тарихым сөйләргә дә куркам.


Тиле булыйк бераз гына җир йөзендә,
"Ул саташкан!" - дисен шунда берсе, карап.
Бәхетеңнән юләрләнү начармыни?!
Күңелеңдә яра булса - шунсы харап.

Ничә көннәр атлап йөргән ап-ак карны
иренеңә тидер, ашап кара!
Тартып ал да сынык тарак ак букчаңнан
шәһәр уртасында чәчең тара!

Иреннәрең пышылдасын дога укып...
ярдәм сорап, булмасмы дип бер-бер чара!
Уйласыннар (ялгыш!) авышкандыр диеп:
"Үз-үзенә нидер сөйли, әй бичара!"

Яшәп кара теләгәнчә! Куандырсын
нәкъ синеңчә алсу төсле таңың атып!
Син тукта да хәзер атлап барган җирдән...
бер көл әле бар шәһәрне яңгыратып!


Җилләр салкыныннан ышыкланып
мең сыенган мәлем кочагыңа.
Син янымда чакта зур тизлектә,
сизелми дә, вакыт оча гына.

"Кояш кайда?!." - диеп саташканда,
эзләп табам аны күзләреңдә.
Тик син дә мин һәм көтелгән сөю
Җир шарының бөек күчәрендә.

Син - яшерен татлы серем.
Мин үзеңә багышлармын
бәхет тулы әсәремне.
Син - назлаучым, җылытучым
яңгырдан соң ничә еллар
кипми калган чәчләремне.


Сары кунган челтәрләргә,
тәрәзәдә - күләгәләр.
Газиз бабам, әбкәм булып
гел күземә күренәләр.

Җыеп куйган урын җирдә -
әби төсе - чиккән мендәр.
Сагынудан шашар булып
калтыранып торам бермәл.

Һәм ашъяулык... әбиемнең
яңа пешкән кабартмасы.
Җанны телеп, берәм-берәм
хатирәләр яңартасы...

Бабай өе, туган нигез...
сагыш төсләренә
манылган...
Өй бизәге - ап-ак мичкә
соңгы тапкыр
кайчан ягылган?..


Бу тормыш шулкадәр буталды:
ят хәзер иң якын булганнар.
Күбесе онтылган, кайберсе
күземә яшь булып тулганнар.

Бу тормыш шулкадәр буталды:
белмәсләр нахак сүз ыргыта.
Нилектән? Рәнҗетү әллә соң
калебен, иманын ныгыта?

Бу тормыш шулкадәр буталды:
юк кеше керерлек хәлемә.
Бик күбе бары тик кул селти
үләм дип егылган мәлемдә.

Бу тормыш шулкадәр буталды...
Гөнаһлар көннән-көн артамы?
Әйтегез, мин генә шулаймы?
Ничекләр төзәтик хатаны?..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: