Көмеш кыңгырау

Бәтиләрем

Мәхмүт Хөсәеновның шаян шигыре.

Әйтсәм инде әйтием:

Бар минем биш бәтием.

Чәйни алар керт тә керт

Бил каешын әтинең.

Бишесендә биш койрык

Селкенә кыек-мыек.

Үзләре шук-җитезләр,

Тәнгә дисәң - симезләр,

Буйга дисәң - тигезләр,

Әйтерсең лә игезләр!

Бишесендә ун колак,

Унтугыз ярым тояк...

—  Егермедер, — ди   әти.

—  Юк, — ди   шунда   яшь   бәти.

Бер   тоягым   бу   айда

Бүленде   урталайга.

Калды   бары   яртысы,

Ул   нәкъ   ярым   шар   төсле!..

Белмисеңмени,   Касыйм?

Мин   бит   шуңарга   аксыйм.

Күрүгә   моңсу   йөзен,

Кызганып   куйдым   үзен.

Әйттем   башыннан   сыйпап:

—  Нык   булсын   синең   түзем.

Савыгырсың   иртәсен...

Бәрән   булып   җитәрсең,

Җәйләүләргә   китәрсең.

Йомшак   йоннар,

Җылы   туннар

Безгә   бүләк   итәрсең.

— Сиңа   мең-мең   рәхмәт! —

Теләген   бик   әйбәт, — ди,

Башын   селкеп   бәтием.

Бәтиләр   караганга

Маладис   ди   әтием.

Биш   бәтигә — бер   почмак.

Һәр   көнне   кочак-кочак

Яфрак салам  аларга,

Көрпә   бирәм   яларга.

И   күшиләр   керт   тә   керт!..

Ә   минем   чатан   шәкерт

Башкайларын   кылтайта,

Колакларын  тырпайта.

Күзләре   ут   сибәләр,

Әйтерсең  ут  төймәләр!

Шат   күңелле   барсы   да!

Барсы   да   бит   каршыда

Тибешәләр шып та шып,

Биешәләр   тып   та   тып!..

Хәтта   шәкерт   бәти   дә,

Маңгай   чәчен   рәтли   дә,

Кереп   китә   табынга,

Шау-гөр   килгән   агымга.

Түзмим,   мин   дә   кушылам,

Кош   шикелле   очынам...

Барыбыз   да   биибез —

Дер   селкенә   өебез!

1971

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: