Көмеш кыңгырау

Борынгылар әйткән хикмәтләрдән бүген өчен гыйбрәт аласы бар...

1936 елның 25 мартында шагыйрь Әхмәт Рәшитов (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) туган.

Яңгыр сибәләгәндә...

Көн йокыга талды, кояш күрми —
Көн пыскыды бүген көнозын;
Караңгылык катыш яңгыр юды
Биш миллиард яшьлек җир йөзен.

Ә иртәгә, бәлки, аяз булыр,
Күңел офыгыннан нур ташыр;
Ә иртәгә, бәлки, сабый туар —
Гомеремә минем тоташыр.

Көннәр үтә — уйланырлык хаклык.
Гомер үтә... бетә... Ни аннан?!
Кемнәрнеңдер ерак бабасы дип
Саналырмын мин дә бер заман.

Шул ук булыр кояш, җир-су, җилләр..
Шул ук булыр борчу, гамәл, эш...
Шул ук булыр... әмма — ни аяныч! —
Бүтәннәргә булыр яшәеш.

Буын арты буын туа торыр —
Нәрсә чәчкән булсак, шул булыр;
Без инанган иман алар өчен
Бәлки, ул чак көлке тоелыр.

Без сугышып тапкан авыр бәхет,
Без үлүдән туган яңарыш,
Оныкларга дөнья бозларында
Киләчәккә яңа юл ярыш.

Онытылса нидер — онытылсын,
Үзгәрсен сүз — калсын асылы;
Бер яңгырлы төндә кемнәргәдер
Бу хакыйкать кабат ачылыр.



Күпер кирәк

Борынгылар әйткән хикмәтләрдән
Бүген өчен гыйбрәт аласы бар;
Әкиятләрдә һәрчак упкын ятмый
Дөрес белән ялган арасында.

Кайсы чын да, кайсы ялган аның —
Бутаган тик дастан-риваятьләр;
Гүя алар күңел хозурында —
Үткәннәрдән килми калган хатлар.

Мин шул чорга карыйм күзем текәп:
Ник чынлыгы аның әкият сыман?
Мин йолырга телим тарихымны
Заман өйгән чүп-чар арасыннан.

Халкым өчен ак хакыйкать кирәк —
Ул кемлеген белсен — зары тынар;
Халкым кичкән данлы гасырлардан
Бүгенгегә күпер саласы бар.

Бүген исәннәрнең бабасы бар,
Ерак бабаларның баласы бар,
Безнең әле, гасырларны ерып,
Ерак киләчәккә барасы бар.


Киек каз юлы

Кояш чыга, кояш байый —
Гомер үтә уйлар уйлап,
Ә җир оча чиксезлеккә
Киек казлар юлы буйлап.

Ә җир оча мәңгелеккә
Заман сүзен сөйли-сөйли...
Ява кары-яңгырлары...
Исә җиле... үсә гөле...

Оча... оча бөтенесе:
Континентлар, мәмләкәтләр...
Батырлыклар, хыянәтләр...
Торгынлыклар, хәрәкәтләр...

Хәрәкәттә бөтенесе.
Хәрәкәттә үләт-чирләр...
Дан даулаучы президентлар.
Нан даулаучы хәерчеләр...

Киек казлар юлы озын...
Әйт, Акыл, әйт соңгы сүзең:
Хәрәкәтең — бәрәкәтме?
Әллә инде... һәлакәтме?

Киек казлар килә... китә...
Җиргә язлар килә... китә...
Ә Кешелек киләчәктән
Өметле бер хәбәр көтә.

Кем ул, төбәп радар-күзен,
Чиксезлеккә караш ташлый,
Ерак Галәм ярларында
Җан кардәшләр табылмасмы?!

Мин, йолдызлар күзли-күзли,
Тәкрарлыйм гел бер сорауны:
— Иртәгә кояш чыгармы?
— Иртәгә кояш чыгармы?


Яшәүгә гимн

Рәхмәт сиңа, Кояш, нурларыңнан
Җырларыма якты моңнар иңде;
Мин аларны һәркөн җырлар идем
Офыкка баш куеп тыңларсыңмы?!

Яшәү дигән нәрсә иллә рәхәт —
Таң каласың һәрбер туган көнгә;
Ярый әле, мин — антимин түгел,
Антикояш түгел, Кояш, син дә.

Хыял белән генә җитә торган
Ул дөньялар безгә нигә кирәк?!
Галактикаларны ера-ера
Чиксезлеккә күп ашкынды йөрәк.

Нигә безгә чиксезлекнең чиге,
Бәхет барда Җирдә, яшәү барда?
Мәңгелекккә илче булыр өчен
Безнең җаннар күчә балаларга.

Без үлемсез — безгә дәвамчы бар,
Яшәү кала җирдә, хыял кала;
Әнә Кояш, сиңа кулын сузып
Бишегендә ята сабый бала.


Хәтер

Еракта, еллар артында
Моңаеп, еламсырап,
Үткәннәргә үпкә сымак
Бер малай карап тора.
Ул — сугыш өермәсендә
Әтисез калган малай,
Бәрәкәт качкан табында
Ипигә мохтаҗ малай.

Ничекләр итеп юатыйм,
Нинди сүз әйтим аяп;
Кызларга күз төшәр чакта,
Бичара — яланаяк.
Чакырам аны яныма;
Чакырам бүгенемә:
— Туңгансың, әйдә, җылын, — дим, —
Ни хөрмәт куйыйм сиңа?!

Әйдәле, җитеш бәлештән,
Казыннан, йөземеннән...
(Инде ул елларның үчен
Кайтардык йөзе белән!)
Кисәң, дим, әнә чөйдәге
Киемнең затлыларын,
Кызларның иң кәттәләрен
Каратыр идең, парин...
Ул миңа карый мөлдерәп,
Тын гына, еламсырап,
Бүгенге рәхәт заманга
Үпкәсе булган сымак.
Нигъмәтләр тулы табында,
Үзара дәшми бер сүз,
Малайчак белән икәүләп
Чәй эчеп утырабыз...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: