Көмеш кыңгырау

Болыт күктән төшмәде...

***

Менә-менә җиргә тияр

Кебек оча бер болыт.

Колачымны ачып куйдым.

Булмасмы икән тотып?

Өметләнеп, эх, көтсәм дә,

Болыт күктән төшмәде.

«Шаккаттырыйм әле!» - дигән

Хыялларым «пешмәде».

Люция Әблиева шигыре.

Лилия Фәттахова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: