Көмеш кыңгырау

Болай гына гади күренәбез...

Болай гына гади күренәбез, Күзәнәк без барсын тоючы.

ШУНДЫЙЛАР КАЛА

Күпләр туып үсте монда,

Монда чөйде жирәбәсен.

Кемдер кала, кемдер китә,

Аңламыйча җир бәясен.

Җир таләпчән, чыныктыра,

Түземнәрне сайлап алып.

Энә күзеннән үткәрә,

Иләкләрдә или салып.

«Ни әйтер бу?» дигән төсле,

Тешкә керә, күзне кыра.

«Туеп ташлап качмасмы?» — дип,

Тузан булып өскә куна.

Тик шундыйлар кала монда:

Елар чакта түзсә, көлсә,

Сукранмыйча, күн итеген

Көн дә юып кия белсә...

БОЛАЙ ГЫНА ГАДИ КҮРЕНӘБЕЗ...

Болай гына гади күренәбез,

Күзәнәк без барсын тоючы.

Туган илем чиксез диңгез булса,

Чишмәләр без аңа коючы.

Тормышның да кирәк матдәләре

Безнең аша үтә элгәре.

Тормыш үзе матур чәчкә булса,

Без тамыры аның җирдәге...

АВЫЛ, ШӘҺӘР ХӘЛЛӘРЕ

Авылны макта, шәһәрдә тор. Әйтем

Ә мин менә яшим киресенчә,

Шәһәр мактыйм, торам авылда.

Кем соң дөрес? — Минме,

башкалармы?

Бәхәс куба кайчак аңымда.

Калаларны күпләр өстен күрә,

Тормыш итү, имеш, уңайлы.

Җыерылып калам, күрү белән

Машиналар тулы урамны.

Йота алмый торам хлорлы суын,

Күзне кисә әчкелт һавасы.

Сандугачлар моңын сагынуның

Бакчабызда табам дәвасын.

Авыл күгендәге йолдызларны

Мәңгелеккә җанга беркеттем.

Үзегезгә булсын шәһәрегез,

Бер кич кундым, җитте...

мин киттем!

ҮЗЕМНЕ СЫНАДЫМ

Үзем хәтерләмим, әмма тоеп яшим,

Киреләнеп-нитеп тормаганмын: —

Җиргә төшерәбез, ризамы? — дип,

Фәрештәләр миннән сораганда.

Тәкъдиремнең авыр буласын да

Әйткәннәрдер, ничек әйтмәсеннәр.

Туганымнан бирле чәбәләнәм

Кайгы-хәсрәтләрнең ятьмәсендә.

Төеннәрне чишеп, өзеп барам,

Язмышыма чатнап ябышканмын.

Кем ничектер, белмим, шәхсән үзем

Җиргә килеп һич тә ялгышмадым!

ЖИР КИТАБЫ

Табигатьнең холкын аңлый белгән

Кеше җирне дөрес эшкәртә.

Борынгыдан килгән сынамышлар

Күп нәрсәне алдан искәртә.

Миләш уңган елны арыш уңа,

Эссе җәйдә тары котыра.

Туганда ай туры утырдисә,

Иртәгә үк яңгыр тотына.

Каен бөреләре яшелләнсә,

Басу сөреп чәчәм бодайны.

Ябынуга балан туй яулыгы —

Чәчеп куям карабодайны.

Чык төшмәсә, кичкә болыт килә,

Көньяк җиле коры булучан.

Яфрак селкенсә дә, мәгънә эзлим,

Җир кешесе сизгер торучан.

Табигатькә шулай яраклашам,

Зирәк әйтелмешләр аркылы.

Алар ялгыштырмый, аларда бит

Кырык буын кеше акылы.

Сынамышның юктыр үз авторы,

Җир китабы күмәк языла.

Олы бәхет, әгәр шул китапка

Кертә алсаң өлеш аз гына.

БАСУ ЮЛЫНДА

Кояшлы көн.

Арба эзләренә

Әлсерәгән үлән егылган.

Печән чабып кайтып килешебез

Әти белән басу юлыннан.

Шундый тынлык.

Озынборыннарның

Безелдәве үтә зиһенгә.

Аякларым сәгать теле кебек

Атыналар арба читендә.

Арылган шул.

Беләк, кулбашларым

Бәйләп куйган төсле — оеган.

Әтинең дә әйткән һәрбер сүзе

Ишетелгән күк тирән коедан:

«Башта гына шулай авыр була,

Эшли-эшли куллар күнегә.

Син борчылма, улым, буыннарың

Язылырлар кайтып керүгә.

Бәхет үзең белән бергә туа,

Берүк аны читтән эзләмә!

Олыгайгач, бар да, кем булса да,

Үз иленә кайтып тезләнә».

Йокы баса.

Атның пошкыруы

Гаҗәеп бер төшкә әйләнә.

Еллар аша үтеп, шул манзара

Бүгенгемә килеп бәйләнә:

«Өлкәннәрнең сүзе керми, — диләр, —

Гел җиңеллек яшьләр уенда».

...Бәлки, керер, әйтеп карасагыз,

Бик арыгач басу юлында!

БАСУЛАРЫМ ТӨСЕ

Зур мактаныч була ала микән

Туган туфрагыңа табыну?

Купшы бакчаларда ямь тапмыйча,

Кыргый болыннарны сагыну.

Яшьтәшләрем кала урамында

Бәйрәм ясап яткан заманда,

Үз-үземә шундый сорау биреп,

Җир кармалап йөрим яланда.

Бодай борынлаган бәбкә кебек,

Томшыклары саргылт-күгелҗем.

Берәмтекләп саныйм тамырларын,

Галим, табиб монда — мин үзем!

Исең китә торган яңалыклар

Очрыйлар ызан арасында.

Басуларның уңмас төсе икән

Күзләремнең ике карасында...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: