Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бик әйбәт минем эшләр!

Роберт Миңнуллин шигырьләре.

Сез торасыз да сорыйсыз:

«Эшләр ничек бара соң?»

Ничек барсын?

Әйбәт бара!

Әйбәт бармый карасын!

Тик укытучы гына менә

Куйды бүген «икеле» -

Берне түгел,

Икене!

Әни, бәлки, ачуланмас?

Юк шул, белмим, икеле!

Кичә, хоккей уйнаганда,

Ертып кайттым күлмәкне.

Шул күлмәк өчен дә әле

Әниемнән эләкте!

Беркөнне песи өстенә

Түктем ялгыш ашымны.

Энем белән шаярганда,

Тишә яздым башымны.

Аннары бозау чәйнәгән

Өр-яңа дәреслекне.

Кем кушкан аңа чәйнәргә?

Йә, шушы дөреслекме?

Әллә кәнфит ашаганга,

Сызларга итә тешләр...

Шуларны уйламаганда,

Бик әйбәт минем эшләр!

 

ИКӘҮЛӘП

Әти белән Икәүләп,

Бораулап та Игәүләп,

Кыргалап та Сыргалап,

Сыргалап та Боргалап,

Гел боргалап Торгалап,

Машина Төзәтәбез!

Кәкресен Төзәйтәбез,

Кирәген Үзгәртәбез.

Икебез дә Уңган без,

Икебез дә Булган без.

Әтием -Төзәтүче.

Мин үзем - Күзәтүче!

Ә ҮЗЛӘРЕ...

Зурлар безгә тапшыру да,

Кино да каратмыйлар.

- Ярамый да ярамый! - дип,

Көн саен кабатлыйлар.

- Кинолар кичен, - диләр, -

Олылар өчен! - диләр.

Әгәр дә карый башласак,

Безгә бармак яныйлар...

Безгә дигән мультфильмны

Үзләре бик карыйлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев