Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Без йөгерешкә барабыз

Заһирә Гомәрова шигырьләре.

БЕЗ ЙӨГЕРЕШКӘ БАРАБЫЗ

 

Без йөгерешкә барабыз,

Рәҗәп безгә иярми.

Атта чабасым килә, – ди, –

Китерегез ияр, – ди.

 

Менә болын. Рәҗәп калды,

Үз чамасын беләдер.

Бәлки, чынлап атка менеп

Узышасы киләдер.

 

Кинәт шунда җилләр исте,

Печәннәр тузып китте.

Баш өстеннән яшел кепка

Кош кебек очып китте.

 

Сөйләсәң үзе бер мәзәк,

Мәзәк түгел – бер гаҗәп.

Кепкасын куып килде дә

Узды бит безне Рәҗәп.

 

Бер дә юкка ат кирәк, – ди, –

Бер дә юкка ияр, – ди.

Болай гына йөгерсә дә,

Аңа күз дә иярми.

 

БЕЗНЕҢ ӨЙДӘН СИГЕЗ КЕШЕ

 

Физкультурачылар көне...

Ярыш бара һәр якта.

Бу бәйрәмдә безнең өйдән

Сигез кеше парадта.

 

Велосипедчы җитезләр

Гүя сайлап җыйналган.

Ак сакалын җилфердәтеп,

Бабай чаба иң алдан.

 

Район чемпионы булган,

Күп алган бүләген дә.

Ул бүген дә иң беренче

Семьябыз күләмендә.

 

Бик узмакчы була әти,

Бик узмакчы абыйлар.

Узып китәр иделәр дә

Куып җитә алмыйлар.

 

Мин иң артта. Тик шулай да

Яклап бара гел әнкәй.

– Борчылма, – ди, – син бабаңнан

Алтмыш яшькә бәләкәй!

 

БЕЗ ВИТАМИН УРАБЫЗ

 

– Кояш бабаң уянганчы

Ача алсаң күзеңне,

Витамин үскән кырларга

Алып барам үзеңне!

 

– Әй, әти, дим, хәзердән үк

Барып куныйк басуга.

Комбайн да күрсен безне

Кояш күзен ачуга.

 

– Өлгерербез, – диде әти,

Баштан сөйде иркәләп.

Уяндым бугай әле мин

Әтидән дә иртәрәк.

 

Инде витамин ураыз

Колхозның киң кырында.

Витаминнар агып килә

Клмбайн бункерына.

 

Әти әйтә:

– Бу бункерда

Ничә кесә витамин?

– Витамин дип әйтәсең дә,

Исеме борчак бит аның!

 

«ИКЕ»ЛЕ АЛГАЧ

 

Мин «ике»ле алып кайтсам,

Һич тынгылык бирмиләр.

Әле әни, әле әти

Уңлы-суллы тиргиләр.

 

Имеш, мин бик ялкау малай,

Тырышуны белмим мин.

Өйдә шуңа давыл чыга,

Гел җил куып йөрим мин.

 

– Тырышырсыңмы моннан соң,

Я, сүзеңне әйт инде!

Ничек кенә юатыйм соң

Әни белән әтине?

 

– Укытучы бер дә сезгә

«Ике»ле куймадымы,

Әлл, дим, сезнең заманда

Ул билге булмадымы?

 

ИЛГИЗНЕҢ ДИҢГЕЗЕ

 

Илгизнең диңгезе

Тәрәзә төбендә

Балыклар йөзәләр

Көнен дә, төнен дә.

 

Шул диңгез янында

Утыра песи дә.

Күзләрен уйната

Диңгезне исни дә.

 

Кызыгып торса да

Судагы балыкка.

Нишлисең, бу диңгез

Пыяла савытта.

 

КАЙСЫ БЕРЛЕК?

 

Әни бирде Исхакка

Берәр сумлык өч акча:

– Бер берлеккә ипи ал,

Бер берлеккә сора бал,

Монысына – әнис алма.

Кара аны, ялгыш алма!

Исхак кайтты бернисез,

Үзе шундый күңелсез,

Белмибез ни әйтергә...

– Юкмыни бер әйбер дә?

– Ник булмасын, бар да бар.

Алма да бар, бал да бар,

Оныттым мин барганда:

Кайсы берлек ипигә дә,

Кайсы – балга, алмага?

 

КИЛӘ МИНЕМ КАР ЕРАСЫМ

 

Әни әйтә: – Матурым, – ди, –

Тигез юлдан бар туры! – ди.

Бара торгач эчем поша,

Юл читенә күзем төшә.

Юл читенә кергән саен

Тирән булып эзем төшә.

 

Кызык миңа! Әй кар тирән,

Бата-чума эчкә керәм.

Ачуланма яме, әни,

Килә минем кар ерасым,

Котыпка чаклы барасым,

Шунда эзләр калдырасым.

 

СИННӘН ДӘ МАТУР ИТЕП

 

Рәсем ясый безнең Рәсим

Чын әтәч төсле итеп.

Күрсә әтәч карар иде

Үзе дә исе китеп.

 

Әмма югалды бу рәсем,

Тәрәзне җил ачтымы?

Чын әтәчкә әйләнеп ул

Шуннан чыгып качтымы?

 

Әллә кайдан бер әтәч

Килеп кунды киртәгә.

– Масайма, – диде Рәсим, –

Синнән дә матур итеп

Ясармын мин иртәгә.

 

СУ КОЕНГАНДА

 

Эсселәп хәлдән тайгач,

Салкын суга чумабыз.

Йөзеп чыга алабыз

Киң булса да елгабыз.

 

Суда бик озак тордык, дип

Ашыгабыз өйгә без.

Аз гына җир китәбез дә

Ялт борылып киләбез.

 

– Әйдә, тагын бер генә

Коеныйк инде, – дибез.

Судан, кояш нурыннан

Һич тә туя белмибез.

 

Кичен кайткач әнигә

Ни әйтергә белмисең.

– Кыш җиткәчтен әле бер дә

Су коенмам мин, – дисең.

 

УТЫРМЫЙ ӘБИ ТҮРДӘ

 

– Түр башында гына утыр,

Ямь биреп өебезгә.

Әкият тә сөйләп җибәр, –

Дидек әбиебезгә.

 

– Юк, булмый, – ди әби әйтә, –

Мин аңа оста түгел.

Гомергә кырлар түренә

Ашкынды минем күңел.

 

Кыр корабында йөздем мин

Алтын кырлар иңендә.

Йөргән кебек булдым шунда

Әкиятләр илендә.

 

...Түр башында утырырга

Әби риза булмады.

Әле һаман түрләренә

Чакыра аны кырлары.

 

ЧАКЫРАЛАР ҺӘММӘСЕ

 

Өстәлемдә унбиш хат,

Илнең унбиш ягыннан.

Унбиш милләт – унбиш дус –

Барысы да сагынган.

 

Чакыралар һәммәсе:

– Кил, диләр, безнең якка!

Чыгып китсәң, ел буе

Йөрерсең гел кунакта.

 

Ел буе кунак булу

Китмәсме соң артыкка,

Әйдәгез, быел җәйне

Очрашыйк без «Артек»та!

 

ЧАКЫРСЫННАР

 

Еракларда туңганнардыр,

Кунганнардыр кыяларга.

Кайтсыннар инде кошчыклар

Без ясаган ояларга.

 

Җылы, иркен өйләрендә

Бик рәхәтләнеп торсыннар.

Ләкин оя туйларына

Башта безне чакырсыннар.

 

ЯФРАК-ПАРАШЮТ

 

Көз... Яфраклар коела

Көнгә ялтырап,

Талгын гына төшеп килә

Әнә бер яфрак.

 

Башкаларга орынмыйча

Оча бер читтән.

Үрмәкүч төшә тирбәлеп

Яфрак-бишектә.

 

Йөрмәсен дип бер ялгызы

Күктә адашып,

Үрмәкүчне алып төшә

Яфрак-парашют.

 

ЯШЬ БАРАБАНЧЫ

 

Сугышларда арган отряд

Төнге йокыга талган.

Бер аваз юк. Бөтен дөнья

Әйтерсең тынып калган.

 

Җил дә исми. Әллә ул да

Черем итеп алмакчы.

Уяу бары, сакта тора

Бәләкәй барабанчы.

 

Ул күзәтә: тирә-якка

Җәелә куе томан.

Күзен йомса, ак солдатлар

Шуышып килер сыман.

 

Ниндидер кош чыр-чу килеп

Бозды төнге тынлыкны.

Һәр үлән сөйли пышылдап,

Куркыныч якынлыкны.

 

Ташка бәрелә дагалар,

Уяна шомлы дала.

– Кузгал, отряд, дошман килә! –

Барабан аваз сала.

 

Отряд инде ат өстендә,

Алда яшь барабанчы.

Камап алдылар дошманны

Чал томан таралганчы!

 

...Ул еллар калган еракта,

Бик күп эзләр югалган.

Походларда барабанчы

Һаман бара иң алдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев