Көмеш кыңгырау

Без кунакка барабыз (Ренат Харис)

Балалар белән бергә укыр өчен бик матур, җиңел аңлаешлы поэма.

Фәридә Хәсьянова рәсеме.

Карагыз, карагыз:

без кунакка барабыз!

«Кунакка күчтәнәчсез

бармыйлар ул», - ди әти.

Без дә бик күп күчтәнәч

Машинама төядек:

Перәнникләр, конфетлар,

чәйләрнең дә төрлесен...

Бер чәй эчендә бар, ди,

ясмин гөле бөресе!

Бер машина күчтәнәч

тартып барам, карагыз!

Без кунакка барабыз!

Без кунакка барабыз!

Машинам минем - КамАЗ!

Әрҗәсе аның сары.

КамАЗның әрҗәсенә

нәрсә салсаң да ярый:

кубиклар төясәң дә,

коры ком тутырсаң да;

тәпие чиста булса,

песине утыртсаң да.

Бу юлы без песине

өйдә ялгыз калдырдык:

ул безнең куркак түгел,

аның характеры нык.

Урам көчекләреннән

ерак йөрүең яхшы -

алар тузанда ауный,

борыннары да шакшы.

Шул хуҗасыз этләрдән

песиемә чир йогар.

Ә мин, урамнан кергәч,

кулны сабынлап юам.

Бүген ямьле ял көне -

без кунакка барабыз.

Бер машина күчтәнәч

тартып барам, карагыз!

Сап-сары КамАЗымны

мин ничек оста йөртәм!

Тротуар тигез түгел:

машинаны сикертә.

Безнең арттан нәрсәдер

ияргәндәй тоелды...

Карасам, күчтәнәчләр

калган икән коелып.

Конфетның бер тартмасын

ниндидер маэмай тапкан,

авызына капкан да

минем артымнан чапкан!

Бар эт тә начар түгел -

карап-карап торам да,

урлашмый торган эт тә

була икән урамда.

Мин тартманы алдым да

эткә перәнник бирдем.

Тәрбияле эт икән:

ул рәхмәт әйтеп өрде.

Бездән бик ерак түгел

дәү әниләрнең өе...

Каен үсә аларның

тәрәзләренә тиеп.

Шул агачка үрмәләп,

ботак айкыйсы килә,

«Дәү әни, исәнме!» дип,

тәрәз шакыйсы килә.

Юк, юк! Дәү әни миңа

карамас иде сөеп,

ул ачуланыр иде,

егыласың бит, диеп.

Шуның өчен каенга

мин үрмәләп карамыйм,

чөнки дәү әниләрне

куркытырга ярамый.

Дәү әниемнәр яши

бары икенче катта.

Аларга менеп җиттек,

утыз бер адым атлап.

Мин бөтен санны таныйм,

аларны кушам, алам...

«Тиз үсә, - ди әнием, -

саный белүче бала...»

Мин китап та яратам,

җырлый да беләм бит мин.

Рояльдә уйнар идем -

педальгә аяк җитми...

Күчтәнәчле КамАЗны

әти күтәреп керде.

Конфетларны, чәйләрне

мин бүләк итеп бирдем.

Күчтәнәчләрне алгач,

әй шатланды дәү әни,

«Оныгыбыз үскән!» - дип,

әй мактады дәү әни!

«Конфетның иң татлысын

ала белгәнсең, - диде, -

Чәйләрнең иң затлысын

алып килгәнсең», - диде.

Дәү әниебез безне

бик тә сагынып көткән:

табада коймак коя

һәм кыстап кунак итә.

Аларның чәйнекләре

кайнап чыккач сызгыра -

минем сыбызгымны да

сызгыруда уздыра.

Без алып килгән чәйнең

фил рәсемлесен сайлап,

дәү әнием пешерде

чәйне үзенчә җайлап.

Тәмле хуш ис таралды,

бөтен өйне тутырып.

Без түгәрәк табынга

җыелышып утырдык.

«Үз ризыгыңнан үзең

авыз ит, балам», - диеп,

дәү әни конфет бирде,

аркамнан сыйпап-сөеп.

Конфет тешне бозса да,

дәү әни биргәч алдым.

«Озак яшәрсең!» - диеп,

дәү әнием шатланды.

Бәлешләр ашый-ашый,

тәмле чәй эчә-эчә

сөйләшеп утырганда,

вакыт авышкан кичкә.

Кайтырга дип җыенгач,

ботинкаларны кигәч,

дәү әни төргәк бирде:

«Бусы - минем күчтәнәч!»

Күчтәнәчкә - күчтәнәч,

бүләккә каршы бүләк

бирергә онытмасаң,

үтәлә икән теләк!

Күчтәнәчнең бусын да

минем КамАЗга салдык...

Дәү әни тәрәз аша

безгә кул болгап калды.

Дәү әни күчтәнәчен

тизрәк күрәсем килә.

Түземсез булу начар -

Мин моны инде беләм:

ашыксаң - абынасың,

абынсаң - егыласың!

Ә егылсаң, беркем дә

белми ниләр буласын:

йә күлмәгең буяла,

йә уела тезләрең...

Юк, юк! Мин сабыр итәм:

өйгә кадәр түзәрмен...

Карагыз, карагыз:

без кунакта булдык та

өйгә кайтып барабыз!

Гармунчы аю белән җырчы маймыл. Тулырак: http://chelny-rt.ru/index.php/news/%D3%99d%D3%99bi-h%D3%99zin%D3%99/garmunchy-ayu-beln-yrchy-maymyl

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: