Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Беренче кар

Зимфира Исламова шигыре.

Охшамаган былтыргыга
Беренче кар: вак-вак кына...
Җил канатына утырып,
Талгын гына җиргә куна.
Әф-төф итә каралыкны –
Әнә бакча ап-ак булды!
Кичен кайтыр ак юлымнан
Күңелемә якты тулды.
Карлар каплап куйса иде
Җан ярасын, аһ-зарларны!
Эрегәнче... язга кадәр
Оныттырып казаларны...
Охшамаган былтыргыга:
Хак әмере тик үзенчә!
Ипле генә җәеп куйды
Юрганын да, нәкъ көзенчә...

Зимфира Исламова.

31.10.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев