Көмеш кыңгырау

Бер ялгышсыз гомер итеп була

***

Бер ялгышсыз гомер итеп була.

Бүген дә бар әле андыйлар.

Ул яшәүнең шартлы икәнлеген

андыйлар да бик шәп аңлыйлар

Аңлыйлар да...

Ләкин ялгышмыйлар.

Ялгышларның хакы югары.

...Горур булып,

ихлас булып йөрдек,

ялгышлардан котылып булмады.

Кемгә ялгыш,

безгә дөрес иде...

Шуны сорыйм әле язмыштан:

башкалары инде кабатланмас,

тик аерма син бер ялгыштан:

бу дөньяның бөтен мәшәкате,

авыр йөге безнең җилкәдә

дип уйлыйк без, уйлыйк соңга кадәр...

һәм ышанып китик киткәндә!

***

Гомергә киткән түгел мин,

кайтырга киткән кеше.

Юатам сабыр күңелне —

азмыни минем ише...

Заманалар алып киткән...

Очрап куя якташлар.

Мин әйләнеп бер кайтырмын,

алар инде кайтмаслар.

Тапканыма үзем риза,

югалганы табылмас...

Туган җирләр...

Туган илләр...

Кемнәр генә сагынмас?!

Килә бер ачыласылар —

кемнәргә барып дәшим?

Үзем читләрдә, үзем гел

Туган ил белән яшим.

Талпына күңел, талпына,

кайтырга әле ерак...

Җансызларга кайда да бер,

җанлыга кыенрак.

***

Үзәкләрең өзелеп төшәр чакта

чакыра алсаң икән: «Кил!» — диеп.

Килсеннәр дә елмайсыннар иде:

«Килдем бит мин,

менә мин»,— диеп.

Кирәк икән без дә дөньяда, дип,

бер куансаң иде шул чакта.

Бездән бәхет китә алмас иде

нинди генә хәлдә булсак та...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: