Көмеш кыңгырау

Белемле кыз – бирнәле кыз

Люция Әблиевадан шигъри күчтәнәч. Йөгерек телле, тәмле сүзле, кызыклы әсәрләр белән сыйланыгыз!

Люция Әблиева Башкортстанның Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында туган. Югары белемле хокук белгече. Мәктәптә укыганда ук шигырьләре район гәзите битләрендә дөнья күрә. Бүгенге көндә Татарстан һәм Башкортостан матбугат басмаларында олылар һәм балалар өчен шигырьләре, проза әсәрләре даими басылып килә. Аның сүзләренә язылган җырларны Габделфәт Сафин, Илшат Яппаров, Гүзәл Әхмәтова, Люция Мусина, Резеда Әминева, Фәрваз Урманшин, Айрат Гәрәев һәм башка җырчылар башкара.

 

 

Тәти кул
«Ашауның үз әдәбе бар, –
дип өйрәтә оныгын, –
Тәти кулың белән аша
Тәти кул ул – уң кулың!»
Дәү әнисе әйткәннәрне
Ихлас тыңлый Фәнирә.
Үзе һаман сул кул белән
Ризыкларга үрелә.
Дәү әнисе дә хәйләкәр,
Тәки тапты бер юлын.
Җайлап учларына алды
Оныгының сул кулын.
Ашыйсы килү теләге
Җиңде кире гадәтне.
Калак-кашык тәти кулда,
Вәт Фәнирә әдәпле!

 

Кояш нигә чыкмаган?

Иртән уяну белән мин
Тәрәзәгә күз салдым.
Күк йөзендә тик болытлар
Күреп сагаеп калдым.
Нишләп соң кояш чыкмаган,
Берәр кая киткәнме?
Кичә минем белән уйнап
Әллә арып беткәнме?

 

Көрәшче Нияз
Көрәш белән шөгыльләнә
Нияз, карале, кара!
Күнекмәләр ясый-ясый,
Көннән-көн ул остара.
Усал малайлар бәйләнсә,
Хәзер һичбер курыкмас.
Элеккечә ата каз да
Куркыныч ысылдамас.
Абыйсын да, энесен дә
Яклар кирәк чагында.
Үсеп җиткәч, ныклы торыр
Илебезнең сагында!

 

Илназ галим булмакчы
Гел «бишле»гә генә укый,
Илназ тырыш, зыялы.
«Үскәч галим булам!» – дигән
Бар аның зур хыялы.
«Максатына ирешер» – дип,
Уйладым, күргәч кичә.
Энциклопедияләрне
Су кебек кенә эчә.
Хоккей, футбол уйнарга да
Вакыт таба, иренми.
«Спорт белән дус булмаган
Галим көчле булмый», – ди.

 

Кызыл тәпиле дуслар
Шәһәр күгәрченнәре дә
Кәримне хәзер таный.
Ул аларны һәр көн саен
Көнбагыш белән сыйлый.
Гөр-гөр гөрләшеп, ярышып,
Кошлар чүплиләр ризык.
Кызыл тәпиле дуслары
Кәримгә ифрат кызык.

 

Әкият сөйлим
Курчакларым бигерәк күп,
Санасам – бармак җитми.
Кичен әкият-хикәятсез
Алар йокыга китми.
Ләлә исемлесе менә –
Үз итә «Су анасы»н.
Юлия тыңлап туялмый
«Колобок» – «Кабартмасын».
Энҗе белән Мальвинаның
Яратканы – «Гөлчәчәк».
Наташа, Фатима, Алсу
«Теремкәй»не көтәчәк!
Һич иренмим, курчакларга
Әкият сөйләргә үзем.
«Зиһенегез артыр», – диеп,
Кабатлыйм әнием сүзен.

 

Белем көне
Көмеш авазлы кыңгырау –
Символы сентябрьнең.

Һәрберебез дулкынланып
Көтәбез белем көнен.
Алтын бизәккә төренгән –
Тирә-як затлы, матур.
«Хәерле сәгатьтә!
» – диеп,
Мәктәбем каршы алыр.

 

Кәрим татарча җырлый
Кәрим күңелле җыр отты
Кичә дәү әнисеннән.
Сүзләрен дә һич бутамый,
Калдырган ул исендә.
«Эх, тала, тала, тала
Тала ике беләгем...».
Бер дә авыр түгел икән,
Булса әгәр, теләгең.
Кала малае Кәримнең
Татарчасы түмгәле.

Кара, кара, җырлаганда
Шома чыга түгелме?
«Эх, тала, тала, тала
Тала ике беләгем...
»
Бер дә авыр түгел икән,
Булса әгәр теләгең.
Бишектәге Әминә дә
Абыйсыннан калышмый.
Берсе җырлый, берсе елый
Икесе дә ялгышмый.
«Эх, тала, тала, тала
,
Тала ике беләгем...»
Бер дә авыр түгел икән,
Булса әгәр теләгең.

 

Иртән
Торасы килми һич иртән –
Йокы шулкадәр тәмле!

Аяк-кулны кузгатасы,
Язасы килми тәнне.
Бүген генә, бер генә көн
Мәктәпкә бармый калыйм.
Эшләгән олы кешедәй,
«Отгул
» дигәнен алыйм.
Тыңламый да, аңламый да
Уята будильнигым.
Күнегүләргә чакыра
Әти: «Җәһәтрәк, улым!
»
Уянып та, язылып та
Бетәм шөгыльләнгәндә.

Сез дә үрнәк алаласыз,

Торырга иренгәндә.

 

Кагыйдәне беләбез
Велосипедта йөрибез
Язын, җәен һәм көзне.

Абый, апам, энекәшем –
Санап өлгердегезме?
Башка – шлем, тез-терсәккә
Саклагычлар киябез.
Яшебез – юлга чыкмаслык,
Кагыйдәне беләбез.
Караңгы төшсә дә бераз,
Куркыныч түгел безгә.
Яктылык кайтарып торган
Кием һәрберебездә.

 

Марсель йөзүгә йөри
Сәламәтлеген ныгыта –
Марсель йөзүгә йөри.
Дәресләрен шуңа күрә,
Җиңел генә әзерли.
Ярышларда аның өчен
Якыннары җаната.
Дәрт биреп, теләп торалар
Уңышлы эстафета.
Утырмый Марсель ябышып,
Компьютер, смартфонга.
«Судагы күнегүләр, – ди, –
Берсүзсез, тик файдага»

 

Көз

Каеннар алтын муенса
Такканнар килештереп.
Араларында җил йөри
Елмаеп, көлештереп.
Яшел күлмəген саклаган
Тупылларда юк эше,
Утлы-кызыл чулпыларда
Өрəңгелəрнең түше.
Гамь белəн тулы күңелем
Кичерə бəйрәм хисе.
...Көзнең хəбəрен тарата
Коелган яфрак исе.

 

Зөһрә-кыз

Ай уртасында Зөһрә-кыз
Көянтә-чиләк аскан.
Үги анасыннан аны
Бер йолдыз урлап качкан.
Уңганлыгы җирдәгечә, –
Тик тора белми бер дә.
Ай чишмәсеннән су ташый
Әкият кызы – Зөһрә.
Үсеп кенә җитим әле,
Айга очып менәрмен.
Көянтәле Зөһрә-кызга
Краннан су көйләрмен.

 

Дәү әни

Дәү әнинең, минем кебек,

Бакчага барасы юк.
Шуна күрә, минем кебек

Иртән үк торасы юк.
Кай арада, алдан торып,
Ботка пешереп куйган?!

Кич ясаган рәсемемне

Карап-тикшереп куйган…
Зарядка да ясап ала:
«Килми,
ди, картаясым.
Оныгымның туенда да
Бар әле утырасым!»

 

Кагыйдə

Светофорда – кызыл ут!
Юл чыгарга ярамый.
Янəшə барган бабай
Ярамыйга карамый,
Юл чыгарга чамалый.
Бабай, димен, ашыкма,
Кагыйдəне бозасыз.
Яшел ут янгач, иркенлəп
Юл аркылы узарсыз.
Бабай əйтə: «И хəтер,
Күзлекне онытканмын.
Мине кисəткəнең өчен
Ихлас күңелдəн шатмын.
Чын кеше булачагыңа
Шиклəнмим, улым, һич тə.
Битараф булмау дəресен
Үзлəштергəнсең бишкə!»

 

Әбием бүләкләре

Сакланмаган бүгенгәчә
Әбием бүләкләре.
Тик һаман да күңелемдә
Теләгән теләкләре:

«Тәүфыйкле бул, бәхет башы
Ята, балам, тәүфыйкта.
Әдәп, инсаф кебек асыл
Сыйфат барын онытма.
Белемле кыз – бирнәле кыз,
Укуда бул алдынгы.
Начар гадәткә өйрәнмә,
Карап йөр арт-алдыңны.
Кыланышың кырга сыймас,
Кыланчык булма, балам.
Яман юлдашлардан сине
Сакласын үзе, Ходам!
Без бу фани дөньяларның
Бары кунагы гына.
Иң якты дигән көннең дә
Бул син чуагы гына!”

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: