Көмеш кыңгырау

Бабай борды колакны

Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәмзия Вәлиева шигырьләре.

Озын оеклар

Мыек астыннан елмаеп,

Бабаем өйгә керде.

Бик тә серле тавыш белән

Безгә хәбәр җиткерде.

 

– Зур шатлыгым бар, дусларым,

Көткән идем иртә-кич.

Дүрт аягы да ап-ак

Нәни бозау туган ич!

 

Зур күзләрен төбәп безгә

Мөлдерәп карап тора.

Әнисе сөеп бозавын

Туктаусыз ялап тора.

 

Бу хәлләргә гаҗәпләнеп,

Шаккаты энем Хәйдәр.

Әбиемә әйтеп куйды:

-Бозавыбыз кышын туңар,

Бәйлә озын оеклар!

        

Сәяхәтче песи  

Әби белән саубуллашып

Машинага утырдык.

– Безгә кунакка барсын, – дип,

Песекәйне утырттык.

Урман буеннан үткәндә,

Туктадык бераз ялга.

Әни әйтә: – Саф һавада

Алыйк,  – ди, – тамак ялгап.

Шул арада безнең песи

Кая китеп югалган?

 

Әллә инде кире якка –

Авылгамы юл алган?

Йөгерешеп тә эзләдек,

Чакырып та карадык,

Йомшаккайны беркайдан да

Таба гына алмадык...

Әбиебез шалтыратты

Икенче көнне иртән.

Сәяхәтче песиебез

Өенә кайтып җиткән.

 

Супер әни!

Әнием бик оста минем,

Кулларында чигү-энә.

Сокланырлык минем әни,

Әллә ничә һөнәр белә.                                 

Өчпочмагын, пәрәмәчен,

Кыстыбыйларын  пешерә.

Энем Ирек белән минем

Дәресләрне ул тикшерә.

Укытучы – җырдан керә,

Ничек кенә ул өлгерә?

Кичен табыннарны җыйгач,

Институтка йөгерә.

Күптән түгел безнең әни

Укып чыгып права алды.

Әти көлеп әйтеп куйды:

– Алай булгач,  миңа ял, – ди.

Тегү тегә, чигү чигә,

Көйләр яза безнең әни.

Конкурска әзерләнә,

Безнең әни – супер әни!

 

Трамвай йөртүче әни

Күрәсезме әниемне,

Ул бит трамвай йөретә!

Кешеләрне кирәк жиргә

Бик тиз генә өлгертә.

Чәчкә аткан бакча төсле

Шәһәрем урамнары.

Трамвай тәрәзеннән күрәм

Ак шомырт бураннарын.

Тузан да юк, газ да чыкмый,

Ул рельс буйлап йөри.

“Хезмәтемне яратам”, – ди,

Мактаулы безнең әни.

Миңа рәхәт, трамваенда

Әни елмаеп килсә,

Горурланам барысы белән,

Мин шәһәр белән үсәм!

 

Алдандым

Теш авырткач, әни белән

Шифаханәгә бардык.

Әни әйтте: – Теш табибы

Тешеңнең кортын алыр.

 

Кләшчә тоткан теш табибы:

Ач авызыңны, – диде.

Калтыранганымны күргәч,

Бер рәхәтләнеп көлде.

 

Котым очты, чытырдатып,

Күзләремне йомганмын ..

Бик сабыр көтеп утырдым

Тешнең кортын алганын.

 

Һич тә сизмәдем табибның,

Ах, мәкерле ялганын.

Инде нишлим?

Кызлар көләр:

Ике тешсез калганмын..

 

Әбиемнең куллары

– Иманлы һәм сәламәт,

Бәхетле бул, бәбкәм, – дия.

Чәчләремнән иркәләп

Кадерләп мине сөя.

Оекбашлары җылы,

Бияләйләре йомшак,

Әбиемнең ефәктәй

Чәчләре кардай ап-ак.

Яшь көе ялгыз калып

Кичергән күпме кайгы.

Әбием яттан белә

Шигырьләрен Тукайның.

Мин кечкенә булсам да,

Бик еракта уйларым.

Нигә шулай йомшак икән

Әбиемнең куллары?

 

Тәмле күмәч

Трактор белән җирне сөреп,

Әтием бодай чәчә.

Шифалы яңгырлар яугач,

Башаклар бик тиз үсә.

 

Комбайнчы абыйларым

Бөртекне сугып ала.

Уңган шофёр абыйлар

Амбарга илтеп сала.

Бодайлар капчыкларда

Зур тегермәнгә китә.

Оста тегермәнчеләр

Бодайны ак он итә.

Әнием кулларын юып,

Бик ныклап камыр баса.

Күмәчкәй күпереп пеште,

Бигрәк тәмле, ичмаса!

 

За что?

Целый день я дома был,

Кормом для уток коз кормил.

Козы те чужие были,

Просто в гости приходили.

Как хозяйку увидали,

Сразу быстро убежали.

Граблями убрал сорняк.

Что же сделал я не так?

Камнем я в собаку бросил,

Задаюсь опять вопросом.

Плаксе – девочке соседке,

Вытирал я нос салфеткой.

Дедушка за что ругал,

За уши меня трепал? (Рәмзия Вәлиева тәрҗемәсе)

 

Бабай борды колакны

Көнозын тик тормадым,

Түбән очтан урадым.

Кишер түтәленең чүбен

Тырма белән тырмадым.

Үчекләдем казларны,

Көчеккә вак таш аттым.

Үрдәкләрнең азыгын

Кәҗәләргә ашаттым.

Көне буе юаттым,

Күрше кызы елакны.

Аңламадым, нигә икән?

Бабай борды колакны.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: