Ай, Рамил, Рамил!
Рәшит Бәшәр шигырьләре.
— Ай Рамил, Рамил, Рамил...
Берәр нәрсә эшләсәм:
Йә шарымны тешләсәм,
Атынгач, киреләнеп,
Таганымнан төшмәсәм,
Боткамны ашамасам,
Йә чәемне эчмәсәм —
Өйдәгеләр шулай ди, —
— Бик тыңлаусыз малай, ди,
Яшәп булмый болай! — ди.
Ай Рамил, Рамил, Рамил...
Ашап туйгач, әйбәтләп
Аллаһе әкбәр! әйтмәсәм,
Рәхмәт әти! димәсәм,
Рәхмәт әни! димәсәм —
Өйдәгеләр шулай ди, -
— Бик әдәпсез малай, ди,
Яшәп булмый болай! — ди.
Челт-челт йомып күземне,
Ачуланам үземне:
— Ай Рамил, Рамил, Рамил...
— Әтием-әниемнең:
— Әйбәт малай! — дигәнен
Көтеп торам зарыгып.
Тыңлаусыз да түгел мин,
Әдәпсез дә түгел мин —
Мин... Мин... Рамил Заһиров!
Дәү үсәм
Инде хәрефләр таныйм,
Уенчыкларым саныйм.
Тәмле компот эчәм дә
Ыштанымны юешлим.
Борынга бармак тыгып,
Тәмле телемне тешлим.
Басып торам почмакта.
Уйный-уйный кайчакта
Онтылып китәм шул мин,
Тиктормас шул, бик шук мин.
Әни йөгереп килә.
Коры ыштан кидерә.
Үзе көлә: — Каяле,
Чәп итим әле менә.
Чәп итми ул, пәп итә,
Улым Рамил дәү! — әйтә.
Диванга менәм, төшәм.
Диванга менгән саен,
Дык-дык сикергән саен
Түбәнәя ак түшәм.
Тик тормыйм мин.
Дәү үсәм!
Әйдә, энем
Әйдә, Ралиф, урманга!
Абагалар күп анда.
Абагалар тирбәлер
Күбәләкләр кунганда.
Төлке әкият сөйләр,
Керпе матур җыр көйләр,
Без гөмбәгә сөртенеп,
Күбәләкләр куганда.
Әйдә, энем, урманга,
Җен-пәриләр юк анда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев