Алтын куллы кырмыска
Бик уңган кырмыска турында шигъри әкият.
Яшәгән, ди, бер оста —
Алтын куллы кырмыска;
Җитез, эшчән булган ул,
Зур сарайлар корган ул,
Сарайлар күп-күп катлы,
Амбарлы һәм келәтле.
Кухнясы бар, ваннасы,
Коридоры — һәммәсе.
Өйләре җылы — мичле,
Кыеклары гәрничле.
Ни булса да табылса,
Оста кулы кагылса,
Бар да яраган эшкә.
Яфракмы, үләнме,
Чыбыкмы йә күрәнме —
Үз урыны табылган.
Ә сарайның түбәсе
Ылыс белән ябылган.
Болай ябылгач түбә,
Яңгыр үтәлми өйгә.
Аз-маз яңгыр нәрсә ул:
Су сипсәң дә чиләкләп,
Чүмечләп һәм иләкләп,
Түгел аңа куркыныч,
Эчкә үтмәс, бул тыныч!
Менә шундый ул оста —
Алтын куллы кырмыска!
Кырмыскалар патшасы
Мәктәп ачкач урманда,
Төзү фәне буенча
Дәресләр биргән анда.
Берзаманны остага
Таяклар кирәк булган...
Теләгәнең сайлап ал —
Бай бит ул кара урман!
Сайлый-сайлый кирәген,
Оста шактый юл үткән;
Якты чакта кайтырга
Өлгермәгән, кичеккән.
Ера-ера үләнне,
Бик ашыгып килгәнме,—
Кайтып җиттем дигәндә
Абынган ул имәнгә.
Төшеп киткән таягы,
Авырттырган аягын,
Имәнгә бәргән башын,
Сыдырткан маңгай, кашын
Имән дә ава язган,
Сөялеп чак-чак калган.
Булмыймыни тормышта —
Егылган шул кырмыска.
Кайтмый калгач бу оста,
Борчылган бар кырмыска.
Ә патша әмер биргән: —
Эзләгез бөтен җирдән!
Кырмыскалар өчәрләп,
Дүртәрләп һәм бишәрләп
Күзлек киеп күзләргә,
Керешкәннәр эзләргә.
Табарбыз диеп уйлап,
Үткәннәр болын буйлап.
Караганнар күлдән дә:
«Әллә батып үлгәнме?»
Инде өметне өзеп,
Рәт-рәт булып тезелеп,
Кайтып барган чагында,
Оядан бер адымда
Сукыр кырмыска күргән:
«Монда!» – дип хәбәр биргән.
Кырмыскалар җыелган,
Бар да сорый: «Ни булган?»
Ни булганын кем белгән,
Тереме? Әллә үлгән?
Аны, күтәреп алып,
Яфрак өстенә салып,
Үз өенә илткәннәр,
Телефоннан табибка
Кил дип хәбәр иткәннәр.
Табиб көпшәсе белән
Тыңлап-тыңлап караган.
Аягыннан, кулыннан
Пульсларын санаган,
Аннан укол кадаган.
«Исән!» — дип сөендергән,
Дарулар язып биргән.
Кырмыскалар төрлесе
Төрле якка чапканнар.
Нәрсә кирәк — тапканнар.
Маңгаена, башына
Үләннәр дә япканнар.
Авырттырган аягын
Кысып бәйләп куйганнар.
Үләннәрнең шифалы
Суы белән юганнар.
Бу кадәр дәвадан соң,
Кырмыска күзен ачкан.
Бер сәгать тә узмаган —
Аягына да баскан.
Йоклаганны уятып,
Бәйрәм көндәге сыман,
Быргыларын уйнатып,
Чаңнарын да какканнар,
Утыз туптан атканнар.
Шундый куанышканнар,
Оста терелде диеп.
Кайсы гармун уйнаган,
Башкалары җырлаган,
Күңел ачканнар биеп.
Ә таң аткач, берәү дә
Калмаган бу табында.
Башка көннәрдәгечә
Эшкә киткән тагын да.
Кайсы чыбык ташыган,
Кайсы үлән түшәгән.
Оста нәрсә кушса да,.
Намус белән эшләгән.
Гөрләп торган төзелеш,
Тату җирдә — кызу эш.
Менә шушы урында
Әкиятебез тәмам.
Алтын куллы кырмыска
Әле исән, ди, һаман.
Һаман йортлар сала, ди,
Эштән бәхет таба, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев