Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Алмалар коела

Тәмле ис урамның буеннан-буена. Тыпылдап бакчада, алмалар коела...

Алма җыябыз

Урман-кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

Без, шау-гөр килеп,

Алма коябыз.

Алны тутырып,

Алма җыябыз.

Бакчада хуш ис,

Бакчада ямьле.

Берсеннән-берсе

Алмалар тәмле. 

Әниләр безне:

— Булдырасыз!— ди,-

Бездән дә инде

Уздырасыз!— ди.

Без аның саен

Шатланышабыз.

Әниләр белән

Без ярышабыз.

Галимҗан Латыйп


Алма

Бакчабызда үсә алма,

Ул кызыл да була, ал да,

Тәме шикәр-бал гына.

Аны гел алмаска түгел,

Рөхсәт булса — ал гына.

Нури Арсланов


Алмалар коела

Кай ара җылы җил

Көньякка йөгерде?

Бакчага көз керде.

Алмалар өлгерде,

 

Тәмле ис урамның

Буеннан-буена.

Тыпылдап бакчада,

Алмалар коела.

 

Алмалар татлылар,

Тышы ал, эче бал.

Ниндиен телисең,

Шундыен сайлап ал.

 

Алмалар ут кебек

Кызарып пешкәннәр.

Җәй буе кояшның

Ал нурын эчкәннәр.

 

Ә кошлар көньякка

Китәргә җыена.

Көзләрен шуңамы

Ямансу тоела?

Галимҗан Латыйп


Помидор-светофор

Помидор-светофор                      

Ямь-яшел алдымда.                    

Су сибим, йомшартыйм,            

Мин барыйм янына.  

Помидор-светофор

Саргая кай ара.

Көт бераз, түз, диям,

Әйтерсең шаяра.

Помидор-светофор,

Син пештең кызарып.

Туктыйм да сокланам,

Киталмыйм кузгалып.

Шәүкәт Галиев


Көзге табын

Көзге табын — бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Ә җимеше, җимеше,

Ачысы бар, төчесе!

Яңа пешкән күмәчтер

Кайнар кояш төслесе.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

Фәнис Яруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев