Көмеш кыңгырау

Алма, чишмә һәм ботка ни өчен чыккан юкка?

15нче апрель - күренекле татар язучысы Мәхмүт Хөсәеннең туган көне.

Бер   бүлмәдә  бер  төнне

Бер   малай   кунган   икән.

Миңа күптән таныш ул —

Бирдаваев   Мәликән.

Күргән   икән   төшендә

Үзен   бакча   эчендә.

Алма  әйткән:  «Өз!»—диеп.

—  Ничек  өзим?   Сез   биек...

Алма,  алма, алма,   пеш!

Пеш  тә   минем   алга   төш!

—  Юк   инде, — дигән   алма,

— Үзең  өз,   ялкауланма.

Иртәгесен   янына

Баскыч куеп яткан ул.

Баскычы бар, алма юк.

Аннан   колак   каккан   ул.

Икенче   кат   төшендә

Йөргән  сахра  эчендә.

Авыз   кипкән,   тамак — ут.

Чишмә   тапкан,   табак   юк.

—  Чишмә,  чишмә,  чишмәкәй!

Эчермисең   нишләп,   әй?

—  Чүмеч тап, — дигән   чишмә,

Савытсыз   суым   эчмә.

Иртәгесен   биленә

Чүмеч  бәйләп  хыр-р-рлаган.

 Савыты   бар,   суы   юк.

Кай   юньсезе   урлаган?

Өченче   кат   кичендә

Ботка   күргән   төшендә.

Кайнаган   казан   ташып,

Ул яткан җилкә кашып.

—  Ботка,   ботка,   боткачык!

Ашар идем, юк кашык.

—  Тап тизрәк, — дигән  ботка,

Вакыт  уздырма  юкка.

Иртәсен  баш  астына

Кашык салып йоклаган;

Кашык  бар,  казан  такыр.

Җилләр  искән боткадан!

Көн дә, төн дә ул малай

Акыра:  «Давай!  Давай!»

Ягъни   барсын   алып   бир,

Аш китерсәк, салып бир,

Бәрәңгесен арчып  бир,

Май савытын  ачып бир,

Чәй  китерсәң,   каклап  бир,

Ә шикәрен ваклап  бир...

Һаман  китер,  һаман  бир!

Ялкаулык   ул — яман   чир.

1962

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: