Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Акбүре һәм сипкелле малай турында хикәят (Рәшит Бәшәр)

Акбүре чынлап та бар икән бит! Рәшит абый әкиятендә ул әкиятче малай белән дуслаша.

Зур бер шәһәр янында,

Кечкенә бер авылда

Чабып йөри балалар

Баса-баса камылга.

Яшел урман, киң дала,

Аллы-гөлле бер күпер

Чишмәләрдән су ала.

Су ала да, чиләкләп,

Болытларга су сала.

Коя яңгыр...

Авылга

Пошилар килеп чыга.

Очрый да тора алар

Капчык аскан юлчыга.

Поши белә авылны:

Авылда ипи пешә.

Яланаяклы малай

Читәннән очып төшә.

Шүрләми ул пошидан,

Үрелә дә келәгә,

Йөгереп өйгә керә дә

Алып чыга ак күмәч.

Кочаклый да пошины,

Сөйли малай әкият.

Ә поши тыңлап тора,

Аңлап тора...

Әкәмәт!

"Ак бүре"не сөйли ул,

"Камыр батыр"ны сөйли.

Тычкан күк кыштыр-кыштыр

Үләннәрдә җил йөри.

Мин малайга сокланып

Утырам бүрәнәдә.

Бер читтә... Күләгәдә.

Сөйли малай әкият,

Пошие тыңлап тора,

Малайның ни сөйләвен

Тылмачсыз аңлап тора.

Агачлар шаулап тора,

Чикерткә сайрап тора,

Үләннәр зыңлап тора,

Рәшәткәдән баш тыгып

Карап тора кычыткан!

Кычыткан да тәм табып

Көлеп тора кызыктан.

Миләш артына посып,

Акбүре карап тора,

Акбүренең ялларын

Җылы җил тарап тора.

Күмәч исе борынын

Бер кытыклап алды да,

Чабарга да онытып

Карап тора авылга.

Ап-ак күмәчне тәмләп

Карыйсы килә аның,

Малай белән качышлы

Уйныйсы килә аның.

Ә малай куркып качса...

Юк, ул куркак түгелдер,

Әйдә, Бүре авылны

Урап чыксын бүген бер.

Уйный малай... Азактан

Саубуллашып, баш иеп

Китеп бара пошие.

Читәнгә менеп малай

Кул болгап кала аңа.

Поши китә... Акбүре

Килә малай янына,

Үрелә дә малайның

Пышылдый колагына:

—  Ни бүләк итим сиңа,

Тартынма,

Сора гына!

Малай аны күрер дә

Куркып качармы дисәм...

Кулын суза Бүрегә:

—   Синме? Акбүре? Исән!...

Кесәсеннән ала да

Суза аңа ак күмәч:

—  Кунак бул инде килгәч!

Киләм үләнне ерып,

Ап-ак күлмәгем киеп,

Очып үтә бал корты

Сәдәфләремә тиеп.

Киләм дә Бүре белән

Ике куллап күрешәм

Һәм малайга эндәшәм:

—  Илләр буйлап Акбүре

 Инде озак чапкандыр,

Таш та килеп тигәндер,

Тимер уклар чаккандыр.

Ял итеп алсын бераз,

Бар, түшәк җәй печәннән.

Сөйли-сөйли әкият,

Чәй эчәрбез кич аннан!

Әйтә шунда Акбүре:

—  Гел килеп булмый сезгә,

Керик, — ди, — өегезгә!

Ишек тупсама ятып,

Ул карап тора миңа.

Сөенә микән әллә:

"Кайттым, — дип, — торагыма!"

Тәпиенә баш салып

Уйланып ятты бераз,

Шәмрәйтте колакларын —

Кыштырдый ап-ак кәгазь.

—  Кыштырдый, — дип, — яфрак! —

Карый ул өстән генә,

Яфрак булып кәгазьләр

Сибелә өстәлемә.

Иснәде ул ниргәне,

Иснәде ул идәнне:

—  Наратлар исе килә,

Ни булды бүген әле?

Әйтте ул: — Синең өйдән

Урманнар исе килә,

Җитез тиеннәр чапкан

Аланнар исе килә.

Күрәм:

Өемә

Куе көрән төс иңә.

Ботак чыгарды кинәт

Сап-сары нарат ниргә,

Яфрак ярды еем,

Кошлар кереп тулдылар:

Әкиятче малайның

Җилкәсенә кундылар.

Сандугач та бар монда,

Күкеләр дә бар монда,

Сикереп менде тиен

Дивандагы гармунга;

—  Уйна! — диде малайга.

Малай җибәрде уйнап,

Тиеннәр арлы-бирле

Сикерде идән буйлап.

Инде нишләр дигәндә,

Яшелләнде идән дә

Кәм күмелде үләнгә.

Зәңгәрләнде түшәм дә.

Уртадагы ап-ак мич

Охшап калды кыяга,

Кечкенә күлләр булды

Тәрәздәге пыяла.

Алтын балыклар йөри

Зәңгәр күлләрдә йөзеп,

Күл читенә аккошлар

Очып килде тезелеп.

Мин торам хәйран калып,

Җыр язудан өзелеп...

Кош җыры тирә-ягым,

Идәндә ята Бүре

Алга сузып аягын.

...Магнитофон күтәреп

Килде дә керде күршем:

—  Хәлләр ничек, агайне!

Магнитофонны күрде,

Искә төшерде Бүре

Рөстәм атлы малайны...

 

Күчтәнәч

Бик ерак бер авылда

Яшәп ята Акбабай.

Ап-ак аның сакалы,

Кып-кытыршы куллары,

Кунакка кайтып-китеп

Йөри аның уллары.

Кайтты берчак оныгы

Кунакка бабасына,

Бабай карый шаккатып

Улының баласына.

Телен чыгарып онык

Башын тыга ишектән,

Чәчәкле күлмәгенә

Маймыл рәсеме төшкән.

Джинсы чалбар кигән,

Кулында дипломаты.

Уйлый бабай: — Улымның

Чыкмады яманаты,

Монсы кем булыр тагы?" —

Привет, бабай! Как живешь? —

Онык дәшә бабайга.

Урысча-татарчалап

Сукалаган малайга

Акбабай кулын суза: —

Күпме җыенып йөрим,

Баралмыйм әмма сезгә.

Күчтәнәчкә каз алып

Килермен, бәлки, көзгә...

Онык өстәлгә кәнфит,

Әфлисун тезеп сала.

—  Үзең безгә күчтәнәч,

Үзең сөенеч, бала!

Кечкенә бит әле син,

Ничек җиталдың кайтып?

—  Ха, бабай, подумаешь,

Әти җибәрде озатып.

Иярдем сезнең авылга

Кайта торган апага.

Кайттык машина белән,

Скакали атта да.

...Җил исә.

Тәрәз ачык.

Бүлмәгә кереп-чыгып

Очып йөри бал корты.

Форсат чыкты әле дип,

Урап оча бар йортны.

Ак пәрдәләр тирбәлә...

Тирләп чыккан самавырга

Кичке салкын җил бәрә.

Тирән итеп сулый да

Бабай җырлап җибәрә:

—  Тайлар чаба офыкка,

Чең-чең итә кыңгырау...

Болындагы кыңгырау

Чәчәге әй сөенә,

Бытбылдыкларны ияртеп

Килә бабай өенә.

Киләләр дә куналар

Ак пәрдәләр җилфердәп

Торган тәрәз төбенә.

Бакчадагы Акбүре,

Чәчәкләрне аралап,

Карап тора тәрәзгә:

"Ай-яй малай берәзгә!

Йә салкын дип бу чәең,

Йә эссе дип бу чәең,

Интектерә бабайны.

Нишләтергә инде, ә,

Киребеткән малайны?"

Бабасы әкиятләр

Сөйләп карый аңарга,

Оныгы киреләнә,

Кич теләми тыңларга.

Әкиятнең хикмәтен

Кич теләми аңларга.

Бабай сөйли:

—  Тавыклар

Кергән чакта абзарга

Сөртенгәннәр бодайга,

һәм бодай, кояш булып,

Җирдән киткән тәгәрәп.

Өй түбәсенә аннан

Менгән кояш үрмәләп.

—  Кояш гел күктә тора,

Кояш, бабай, не гуляет

Тегендә-монда китеп!

Әкияттән туя ул,

Тәрәз төбенә илтеп

Магнитофон куя ул.

Кычкыра магнитофон

Әллә ниткән телләрдә,

Бал кортлары егылып

Төшә шунда гөлләрдән.

Тәрәзәдән безелдәп

Очып чыга бал корты,

Бер килеп тә чакмыйлар

Бу бәләкәй манкортны.

Качып китә кыңгырау,

Бытбылдыклар югала.

Самавырдан гына тик

Су ага да, су ага.

Магнитофон кыстырып

Чыкты онык урамга.

Әйләндереп кесәсен

Бушатты ул чирәмгә

Ак күмәч кисәкләрен,

Әфлисун кабыкларын.

Ишегалдыннан Бүре

Чакырды  тавыкларны.

Әйтте шунда Акбүре:

—  Исемең ничек?

—  Рөстәм!

—  Тыңла син мине, Ристан!

Кеше кеше түгел ул

 Әкиятләр белмәсә,

Туган телен белмәсә.

 Үлмәс җирдә мәрхәмәт

Әкиятләр үлмәсә!

Рәнҗеттең син бабаңны,

Гафу үтен дә аннан,

Әйләнеп кил бирегә...

Бабасын эзләп Рөстәм

Атлап китте кирегә.

Тылсымлыдыр бу диеп,

Борылып карый Бүрегә...

...Кош җыры тирә-ягым,

Идәндә ята Бүре

Алга сузып аягын:

—  Үлмәс җирдә матурлык

Әкиятләр үлмәсә!

Елмайды миңа карап:

—  Әйдә, шәһәрне урап

Кайтыйк әле булмаса!

Шәһәр

Бүре белән бергәләп,

Кибетләргә кергәләп,

Шәһәр карап йөрибез.

—  Балаларыңа, дустым

Ал, димен, берәр бүләк!

—  Кирәкми безгә итек,

Кирәкми безгә күлмәк.

Башка бүрек кимибез,

һәм кирәкми чалбар да.

Без өйрәнгән иректә

Ялантәпи чабарга.

Кыш булса, ак бураннар

Өннәргә куа безне,

Җәй булса, яшенле

Яңгырлар юа безне.

Иң караңгы төндә дә

Адашмый юлыбызны,

Җиләкләр белән сыйлап

Кызыбыз,   улыбызны,

Яшибез без иректә...

Урам.

Милиционер

Басып тора бер читтә.

Акбүре миңа карый:

—  Бусы кем була тагын?

Янына килеп аның

Иснәп карый таягын.

Милиционер көлә,

Малай янына килә:

—  Матур икән этегез,

Тик сез аны, энекәш,

Бәйдә генә йөртегез!

Тешләп куйса берәрсен

Ни буласын беләсез...

Кычкыра әбиләргә:

—   Туктагыз! Нигә дип сез

Кызыл утка керәсез?

Урам тулы машина

Ага да ага гына,

Чүт-чүт басып китмиләр

Бүренең аягына.

Бүренең ак ялларын

Тарата шәһәр җиле:

—  И бүре, мескен Бүре,

Нигә килдең син бире?

Урманыңа кит кире,

Күлләреңдә су коен.

Йорт та йорт, миңа монда

Хәтта исәргә кыен.

Таш йортларга сугылып

Тик йөрим мин адашып, —

Тап-тар тыкрыкта җил

Югалды ыңгырашып.

Кызыл ут.

Машиналар.

Каршы якка чыгалмый

Торабыз аптырашып.

Куе төтен.

Машиналар

Чыжлап туктады янда,

Яшел ут янды алда.

Урам аша чыгабыз,

Ни булды бу Бүрегә?

Бүре чаба кирегә.

Малай да чабып китте,

Бүрене куып җитте.

Чаттагы машинада

Әрҗә тулы читлекләр,

Читлек тулы бүреләр.

Куяннар да бар монда,

Тиеннәр дә бар монда —

Чыклар коеп, чабышып

Уйныйсы да урманда...

Читлектәге бүреләр

Акбүрене күрделәр,

Чыгарга тишек эзләп

Арлы-бирле йөрделәр.

 Мин дә килдем борылып

Акбүренең янына.

Таратып ак ялларын

Басты арт аягына:

—  Кая китеп барасыз

Урманнарсыз чит якка?

Нигә сезне кешеләр

Ябып куйды читлеккә?

Читлектәге карт бүре

Ялады ирен читен:

—  Белмисеңдер әле син,

Читлектә яшәү читен.

Тамак ягы тук тугын,

Бирәләр сыер ите.

Ит белән алдап, безне

Кешеләр артист итте.

Без — цирк артистлары.

Сәхнәдәге якты ут

Күзләрне кисә безнең,

Беребез һуштан язып

Егылды кичә безнең.

Ә кешеләр көлделәр,

Ә кешеләр кул чапты.

Бала бүрегә карап

Мин еладым шул чакны.

Туган иде читлектә,

Егылды ул сәхнәдә.

Гомерендә бер тапкыр

Чабалмады сәхрәдә.

Белмисеңдер әле син,

Ирексезлек читен лә, —

Тамчы-тамчы яшьләре

Тамды әрҗә читенә. —

Нишлибез? — диеп, малай

Ялварып миңа карый, —

Ватыйк та йозакларын,

Әйдә, чыгарыйк, абый!

Әфсен укып Акбүре

Өргән иде читлеккә,

Читлекнең ишекләре

Ачылдылар як-якка,

Читлектәге артистлар

Сикереште асфальтка.

...Милиционер килде,

Карады безгә, көлде:

—  Шәһәр бүген циркны

Карамый калды, — диде.

—  Әйттем бит этегезне

Йөртергә кирәк бәйдә.

Рәхим итеп, энекәш,

Штраф түлә, әйдә!

"Бусы ни була тагын?"

Безнең акыллы Бүре

Янына килеп аның

Иснәп карый таягын.

Яфрак ярды таяк,

Ак чәчәк атты таяк.

Бу дип нинди могҗиза,

Бу диеп нинди мираж,

Милиционер телсез

Аптырап торды бераз.

Аннан таякны илтеп

Кадап куйды Түтәлгә.

Пышылдады Акбүре:

—  Безгә вакыт китәргә!

Урман

Чикерткә сайрап тора,

Үләннәр зыңлап тора. —

Нишләп йөрисең, кеше?

Ни әйтер дип, наратлар

Сагаеп тыңлап тора.

Үләннәр арасыннан

Куяннар карап тора,

Мин өзгән җиләкләрне

Берәмләп санап тора.

—  Мин, урман, усал түгел,

Курыкма, яме, миннән!

Алтын мөгезле поши

Йөгерә янәшәмнән.

Таныйм, таныйм мин аны,

Искә төшерәм шунда

Әкиятче малайны.

Пошины, мине күреп

Утырадыр читәндә.

Сары сипкел — битендә.

Чык коеп, яланаяк

Йөгереп килер кебек:

—  Тимә, минем поши! — дип,

Арага керер кебек.

Пошиена бик тәмле

Ак күмәч бирер кебек.

—  Исәнме, дустым,

Кил, кил,

Әйдә, уз син бирегә! —

Уйга чумып барганда

Юлыктым мин Бүрегә.

Минем дус Бүрем лә ул,

Янында балалары —

Әниләре төсле гел

Ап-аклар алар бары.

Шундый да аклар инде,

Ак болытлар дисәм дә...

Берсе килде яныма,

Һәм үрелде кесәмә.

Алам да мин кесәмнән

Ипи сузам Бүрегә,

Тынычлана минем якты

Күзләремне күрүгә.

—  Синең күзләрең, абый,

Акыллы күзләр! — ди ул,

Әйдә, киттек кунакка,

Кунакка, безгә! — ди ул.

Атлыйм аның артыннан,

Поши килә янәшә.

Кырлый урман. Кошлары

Минем белән сөйләшә.

Чыктык инеш янына.

Утырдым яшел ярга,

Минем җилкәмә килеп

Кундылар кошлар бар да.

Теземә башын куеп,

Поши ятты үләнгә.

Акбүре балалары

Тезелеште тирәмә,

һәрберсенә аларның

Тәмле күмәч бирәм дә,

Дәшәм әнкә Бүрегә:

—  Нигә кунакка тагын

Килмисең син шәһәргә?

—  Сезгә барсам әгәр дә

Зуп-зур зәңгәр машина

Килеп чыгып каршыга,

Таптап китәр дип куркам.

Һәм ятим калыр урман,

Ятим калыр улларым,

Югалтырлар юлларын.

—   Чыгып шәһәр читенә

Каршы алырмын үзем.

—  Кыстама,

Шәһәреңдә

Яшә инде син үзең!

Онытмагыз безне дә,

Килгәләгез кунакка!

—  Кил, кил, кил, кил, кил! — диеп,

Кошлар сайрый куакта.

Акбүре минем алга

Китереп өйде җиләк.

Чикләвекләр, гөмбәләр,

Чияләр чиләк-чиләк.

Каен тузы җилләрдә

Уйный бер матур көйне...

Оныттым мин шәһәрне,

Андагы агач өйне.

Тиздән өйне сүтәрләр,

һәм яшәлер таш йортта.

Кермәс үлән исләре,

Очып менәлмас корт та.

Шыгыр-шыгыр өскә без

Үрмәләрбез лифтта.

Чыгарганнарын көтеп

Утырырбыз ут юкта.

Ә монда шундый рәхәт...

Инештә коен җәен.

Ләмнән йөзеп менә дә

Авызын ера җәен.

Кыр үрдәкләре эзләп

Йөрүедер бу аның,

Чума-чума дулкында

Чайкап ала мыегын.

Үрдәк-мазар тапмагач,

Аска бата боегып.

Ап-ак күбекләр генә

Өстә кала җыелып...

Ә монда шундый рәхәт...

Үрмәләп менә миңа

Акбүре балалары,

Сак кына сыйпый-сыйпый

Иркәлим мин аларны.

Ялый алар битемне,

Ялыйлар борынымны.

Тәгәрәшеп киттеләр,

Ялгышрак борылдыммы?

Көлеп җибәрде кинәт Акбүре —

Әнкә Бүре: — Шаярдылар иркенләп,

Ярый килгәнсең әле.

Инде кайт!

Онытма,

Син

Сакларга тиеш җирне,

Сакларга тиеш безне!

Килде дә ул сак кына

Сыйпады минем йөзне.

Искә төшердем шунда

Теге нәни малайны —

Әкиятче малайны.

Утырадыр читәндә,

Елан кебек сузылып

Ятадыр үләннәрдә

Сары каеш камчысы,

Сипкелләре бит тулы —

Сары кояш тамчысы.

Ул хәзер минем янга

Йөгереп килер кебек:

— Тимә, минем Бүре! — дип,

Арага керер кебек.

Моң

Акбүреле урманны,

Әкиятле урманны

Кешеләр аямаган:

Урман эченә кереп

Краннар оялаган.

Кранга куна-куна

Чыркылдаша чыпчыклар.

Ауный тимерчыбыклар

Актарып чыгарылган

Көрән тамырлар кебек.

Төзүчеләр чүп-чарны

Җыеп алырлар кебек.

Такта.

Язу:

Бу йортны төзик кыска срокта!

Тып-тын.

Буп-буш.

Пошилар

Качып киткән еракка.

Яңгыр тулы бер болыт

Эләгеп калган кранга.

Цементлы үләннәргә

Кран буйлап су ага...

Кискән имән төбендә

Утыра моңсу малай.

Карый миңа өзелеп:

—  Нигә булды соң болай?

Кая китте пошием,

Кая китте Акбүре?

Яшерәм күзләремне:

—  Кайтырлар әле кире!

Ап-ак күмәч кисәген

Куя имән төбенә...

Өзелде әкиятем,

Телгә килми сүз менә...

Эзләп киттек Бүрене

Баса-баса эзенә.

Тау урап, урман буйлап

Эзлибез әкиятне —

Ап-ак яллы Бүрене.

Ул хәзер кайда икән?

Берәрегез күрдеме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев