Аһәңле әлифба
Мансур абый Сафинның аллитерация һәм ассонанс үрнәкләрен кулланып язылган шигъри әлифбасы.
А
Май аенда алмагачлар
Ак чәчкә күлмәк кия.
Август аенда алмалы
Башларын аска ия.
Ә
Әгәр кәҗә үҗәтләнсә,
Үҗәтен булмый тыеп:
Кәбестәгә нәфесе төшсә,
Туктый алмыйдыр туеп...
Б
Бака баткакка баккан да,
«Бак-как!..»- дип,
уйга баткан,
Чөнки баткактагы черки
Аның боткаен чаккан.
В
Вагон. Вертолёт. Вакыт.
Вальс Бии буран кызы.
Вәсвәсә сала күңелгә
Вуальле кар кубызы.
Г
Гыйрфан утына
гыйшыкмын:
Гыйлем Гөле — хыялым!
Гали ният белән генә
Галәм гамен тоямын.
Д
Дөлделкәйнең дагалары
Дөп-дөп уза күпердән.
Җиде диңгез,
җиде дәүләт
Дөлдел данын үстергән.
Е
Елгада елан елкылдый,
Ераклашыплар ярдан:
Әйе, елан-егет коена —
Ул да эсседән арган...
Ж
Жирәбә тоткач,
жу иткән
Жираф дусның йөрәге,
Чөнки иң озын муенга
Төшкән аңа жәрәбә...
Җ
Җиләк җире —
җәннәт җире:
Җәйне оҗмахка тиңләп,
Июль җиле җиһаннарны
Йөри көнозын иңләп!..
З
Зифа буйлы, зирәкле кыз
Зөбәрҗәт алка кигән —
Зарыгып яраткан ярына
«Зиннәтлем минем!»- дигән.
И
Игеннәр ипле җитешсен,
Иссен игелекле җилләр —
Изге икмәктән уңсыннар
Ирекле имин илләр!
Й
Йөгерек елга
кайчан йоклый,
Кайсы ялкау айларда?
Ул йоклаган чакта кошлар
Йөри микән кайларда?
К
Кинәт килгән күк күкрәве
Куркытты ата казны,
Хәзер шуннан көлә-көлә,
Ул кырда кайтавазлый...
Л
Лапылдап лимон коелды,
Лимонад яуды күктән —
Мин мондый
ләтыйф ләгзәне
Лаләдәй көттем күптән!
М
Миләүшә — муел — мимоза —
Миләшне өзмәгәннәр:
Алар иртүк Май мөхитен
Үзләре бизәгәннәр.
Н
Наян нечкәбил нигәдер
Бер нотага моң суза...
Ниятләре нинди дисәң? —
Нектар тансыклап уза!
Ң
Күп сүзләрнең уртасында
Бу хәреф, дустым, тора —
Менә алар: яңгыр, уңыш,
Чоңгыл, өрәңге, соңра...
О
Бу хәреф кояш — ай — йөзек
Шикелле түп-түгәрәк.
Оя! Ояда — йомырка:
Сары йомгак булып чыга
Аннан чебеш, тәгәрәп!
П
Пыш-пыш килә пүләнкәдә печән,
Пеләш пәри — пылт!- пәйда була...
Пыр-пыр очкан була
парлы песнәк,
Сагыш-зарлар белән көз тула...
Р
Розалар тәрәз түрендә -
Рамалы рәсем кебек:
Ризамын
көн-төн торырга,
Карашым шуңа төбәп.
С
Сөембикә манарасы
Сагыш сазын сөйләтә,
Чөнки сирень
сихере баскан
Сафа-Гәрәй сүрәтен.
Т
Тәтел-тәтел төпчи бытбылдык
Таң түрендә туган моңнарны,
Төпчи тоташ томан
тылсымында
Татар халкы йөргән юлларны.
У
Утлы уклар улап узган,
Усал Указ укылган, -
Уратмалы тарих юлы
Дастаннарга тукылган...
Ф
Фил, фазан,
фламинго, фикус,
Фундук, фукция гөле:
Зоопаркта гел бер фасыл —
Фәкать африка көне!
Х
Хыялларга хирыс халык
Хатадан хали түгел —
Хакыйкать
йолдызы белән
Хозурлый бәхет күген.
Һ
Һәйкәл тора шәһәремдә
Даһи каһарманнарга —
Дога-һиммәт
кылыйк һәрдәм
Һәлак булган җаннарга!..
Ц
Циклон, целлофан,
цилиндр,
Цирк, цикада, цистерна —
Бу хәрефкә татар телем
Хәт бер сүзен өстәрме?
Ч
Чут-чут сайрый
сандуначлар
Чыклы бакча читендә.
Чылтыр-чылтыр
чишмә чаба
Чирәмле тау битендә.
Ш
Шыштырдап,
тузбаш шуыша
Шадралы камышлыкта,
Шомлы шөпшә
шикләр өсти
Челләле сагышлыкка.
Щ
Бары берничә сүз генә:
Щель, щи, щётка, щетина,
Щит һәм щуп —
бу хәреф белән
Татарчада башлана.
Ы
Ыспай ылыс агачлары
Ырымлы ыруг кебек —
Яшел төсеннән ышаныч
Күңелгә тора бөркеп!
Э
Эскәтерне энә белән
Энҗели ул көнозын —
Эссе эшханә эчендә
Эшли тылсымчы кызый!
Ю
Юан юкә, юмарт юкә
Юата бал кортларын,
Нектарлы юллар
күрсәтеп,
Хушисләтеп йортларын!
Я
Ярсу яңгыр ява! Тирә-якны
Яңгыравык яшен яңарта —
Яшел ябалдашлар
чоңгылында
Яшәешнең яме мең арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев