Агалар ак болытлар...
Болытлар турында шигырьләр.
"Балачакта, зәңгәр күккә карап,
Бармы синең уйга батканың?
Төрле сурәтләргә керә-керә,
Зәңгәр күктән болыт акканын
Бармы синең карап ятканың?
Ә минем бар.
Әллә нишләп шунда
Гашыйк идем "болыт-бабайга",
Ап-ак сакалына ябыша да
Китә идем әллә кайларга...
Барып җитә идем айларга...
Йөри идем йолдызларны учлап,
Кәнфит урынына өләшеп...
Түбән очның усал малайлары
Карый иде миңа көнләшеп.
Тик буйлары гына җитми иде
Тартып төшерергә болыттан.
Шул болытта йөргән чакларымны
Үлгән чагымда да онытмам.
Ул болытлар хәзер юктыр инде, —
Язын тамчы булып тамгандыр,
Кышын карлар булып бөтерелсә,
Җәен яңгыр булып яугандыр.
Ул болытлар хәзер юктыр инде, .
Юктыр нәкъ мин карап ятканы...
Балачакның хыяллары төсле
Зәңгәр күктән болыт акканын
Бармы синең карап ятканың?"
Әнгам АТНАБАЕВ
Болыт мин -
һавада,
Яңгыр мин -
Яуганда.
Тик торсам
Күлдәвек,
Йөгерсәм -
Гөрләвек.
Җылынсам
Пар булам,
Туңганда -
Кар булам.
Ә таңда -
Чык булам,
Тамгачтын -
Юк булам…
Роберт Миңнуллин
Очасым килә!
- Әтием, минем
Очасым килә!
Ак болытларны
Кочасым килә!
- Син инде, кызым,
Очасың күптән.
Кайтып кермисең
Болытлы күктән.
- Кошлар янында
Тирбәнер идем,
Канатларым юк
Нигәдер минем.
- Канатларың бар,
Кызым, синең дә.
Син аны үзең
Сизмисең генә.
- Йолдызларга да
Менәсем килә.
Анда ниләр бар -
Беләсем килә.
- Гомер юлларың
Әле бик озын
-Йолдызларга да
Очарсың, кызым!
Роберт Миңнуллин
Болытларда яшен яшьни –
Сызылып уты кала.
Кибетләр бит җирдә генә,
Шырпысын каян ала?
Ринат Мәннан
Мин ак болыт булып очармын да,
Текәлермен синең күзләргә.
Син җәйләрне сөйдең,
Ә мин сине
Алып китәрмендер көзләргә.
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Тамчы булып сиңа тамармын.
Югалтырсың мине,
Ә мин сине
Һәр дәкыйка саен табармын.
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Эреп югалырмын күгеңдә.
Онытырсың мине,
Ә мин сине
Гел йөртермен төсле күңелдә.
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Көзләреңдә мәңге калырмын.
Югалырсың син дә,
Ә мин сине
Һәр хәятең саен танырмын.
Рифат Сәлах
Болытлар
Әллә инде җил куалый,
Әллә белмиләр чама.
Минем арттан бер адым да
Калмый, болытлар чаба.
Йә алар узып китәләр,
Йә мин яхшы «җилдерәм».
Спорт белән шөгыльләнгәч,
Ышанамын, җиңдермәм.
Җилнең дә бер дә исәбе,
Юк, дусларым, туктарга.
Әллә миңа ярдәм итә,
Әллә ак болытларга?
Йөгерә торгач, кайтып җиттем,
Болытлар китте үтеп.
Аларны да өйләрендә
Торалар, бугай, көтеп.
Люция Әблиева
***
Биек, биек, биектә
Тирбәләм тал бишектә,
Йомшак болытлар кочам,
Ләйсән яңгыры булам.
Сафлык таратып җиргә
Гөлләр үрәмен сезгә.
Тамчы-тамчы тәгәри,
Матур җырларын көйли.
Тамчыларым елгада
Аксын ерак-еракка.
Һәрберсендә изгелек,
Сезгә җитсен ирешеп!
Алсу Галеева
Җәйнең яңгыр болытлары
Көтүдән артта калган,
Адашып йөреп, күп вакыт,
Кыш җиткәндә табылган.
Яңгыр явасы болыттан
Бер туктамый кар ява,
Адашып йөргәнгә шулай,
Җирдән гафу ялвара.
Әй син болыт, син ирекле!
Юктыр кешенең көче,
Аллаһыдан бирелмәгән
Бәйдә тотарга сине.
Ничек дөрес, ничек әйбәт?
Барсы Аллаһ кулында.
Сине бөекли диндарың
Шөкер әйтеп, каршыңда.
Алсу Галеева
БОЛЫТЛАР
Чәчтараштан кайтып килә,
Кем дисезме? Болытлар!
Берсеннән-берсе уздырып,
Чәчләрен кабартканнар.
Кайсы куе, кайсы ачык
Зәңгәр төсне сайлаган.
Берничәсе, күрегезче,
Чәчен, хәтта, майлаган.
И диңгез-көзгегә карап,
Боргалана болытлар.
...Яңгыр булып яуганнарын,
Сизми дә калды алар.
Әни-болытлар артыннан,
Кызлар калышмый, болай.
Чәчтарашны чакырганнар,
Күк катына, чын, шулай!
Люция Әблиева
АВЫЛГА КАЙТКАНДА
Хәят әниләре белән,
Кайтып бара авылга.
Машинадан калышмыйлар,
Күктәге болытлар да.
Юл буеннан йөгерәләр,
Куаклар һәм агачлар.
Әнисеннән сорап куя:
"Алар кая чабалар?
Бер чеметем ял итү юк,
Армыйлар белмим, ничек?
Әллә бәрәңге аласы,
Бар микән безнең кебек?"
Люция Әблиева
Карап торуга бер бөркет!
Тик ул – болыт,
Озакламый югалыр.
Аның урынына тагын
Ни булса да яралыр.
Люция Әблиева
Күктәге табышмак
Ике крокодил узыша,
Суда түгел, ә күктә.
Кем мендергән соң аларны
Бу кадәрле биеккә?
Катлаулы түгел, дусларым,
Табышмакның җавабы.
Болытлар төрле рәвешкә
Кергәннәр тик нибары.
Люция Әблиева
Менә-менә җиргә тияр
Кебек оча бер болыт.
Колачымны ачып куйдым.
Булмасмы икән тотып?
Өметләнеп, эх, көтсәм дә,
Болыт күктән төшмәде.
«Шаккаттырыйм әле!» - дигән
Хыялларым «пешмәде».
Люция Әблиева
Аждаһа-болытлар
Чалкан ятып күзәтәмен
Күктә кызык тамаша –
Аждаһа кыяфәтендә
Болытлар бил алыша.
Кайсы җиңәр икән диеп,
Карыйм мин кызыксынып.
Чү! Аждаһа-болытларны
Олуг шар куйды йотып.
Шар эченнән килеп чыкты
Бозау кадәр бер сусар.
Аждаһалар кайда булды,
Әйтегез әле, дуслар?
Люция Әблиева
Кояш баеган чакта ...
Баеп килгән кояш төсләре-
Җитмеш төстә күкнең йөзләре!
Куе кызыл, алсу болытлар,
Чаба гүя алтынсу атлар!
Баеп килгән кояш төсләре-
Әй, бу көзнең ямьле кичләре!
Йөри-йөри, томаннар тала,
Кызгылт мамык эчендә кала..
Әлфия Габдрәшитова.
Каурый-каурый ак болыт!
Охшагансың, син нигә?
Күтәрелеп күкләргә -
Очасым килә синдә...
Каурый-каурый ак болыт!
Син күктә, ә мин җирдә....
Җиргә сине куаларга -
Куштым мин искән җилгә.
Каурый-каурый ак болыт,
Мин түбәндә, син үрдә...
Әйдә ачыл да, ак болыт -
Яңгырың кой син, җиргә!
Раушания Сафина
Агалар ак болытлар...
Бик озак карап тордым,
Күктәге болытларга.
Тезелешеп актылар,
Еракка-офыкларга.
Актылар да, актылар...
Әйтерсең ак күбекләр.
Ә үзләре мәңге дә
Агып бетмәс кебекләр.
Мендәр дә кебек алар,
Юрган да кебек алар.
Ак кар коеп киттеләр,
Бар җиргә килеп алар.
Офыкка барып җиткәч,
Китәр юллары беткәч,
Туктап калалар микән,
Шунда куналар микән?
Күрәсезме, чынлап та,
Шәфәкътә тукталганнар.
Кар төяп йөзеп килеп,
Юлда бик арган алар.
Таң атканда кабаттан,
Юлга чыгарлар микән?
Җир шарын әйләнергә,
Ничек чыдарлар икән?..
Я, ярар, берәр кыска
Юллары бардыр әле.
Булмаса, Алла бабай
Бер җаен табыр әле...
Роберт Сәлахиев.
БОЛЫТ УЙНЫЙ КАЧЫШЛЫ
Кояшның күзләрен бәйләп,
Болыт уйный качышлы.
Күп күрдек лә мондый көнне,
Бу соң инде ачышмы?!?
Нишләсен соң күк түрендә
Күзләре бәйле кояш?
Болыттан һич уза алмый,
Әллә инде ул юаш?
Күрче инде шук болытны,
Башка шөгыль тапмаган.
Әсир кояш кузагалалмый,
Болыт аны каплаган.
Әйтегезче, кемнәр белә –
Озак микән бу уен?
Минем хәлдән килмәстер лә
Белү болытның уен.
Менеп чишәр идем күзен,
Табып булмас баскычны.
Шуңадыр да кояш белән
Болыт уйный качышлы.
Фәнәвис Дәүләтбаев
БОЛЫТЛАР УЕН УЙНЫЙЛАР
Болытлар уен уйныйлар –
Таралышып, укмашып.
Бер-берсенә ияләшеп,
Беткәннәр күк дуслашып.
Алар өчен күк катында
Юк бернинди киртәләр.
Гел уйнап кына тормыйлар,
Ятып ял да итәләр.
Көчкә генә шуышалар –
Тулышкач авыр алар.
Шулар инде җиргә кат-кат
Яңгырны яудыралар.
Аларның нинди икәнен
Торасы юк сөйләп тә.
Гел үзгәреп торучаннар –
Болытлар – мең сурәттә.
Уен бит ул мавыктыргыч,
Кызып киткәч тукташ юк.
Болытлар уен уйныйлар –
Таралышып, укмашып.
Фәнәвис Дәүләтбаев
КӨЗ БОЛЫТЛАР КАБАРТА
Вакыт-чаптар тиз җилдертә-
Төн үтә дә таң ата.
Тәмле төшләр күрә-күрә
Җил әле йоклап ята.
Көз шар өреп кабарткандай
Болытларны кабарта.
Шуңадырмы җир өстендә
Торган саен кар арта.
Көз әйтерсең лә тылсымчы-
Болытларны кабарта.
Юк күңелдә кабартканга
Ачу аңа карата.
Болытлардан кар-чәчкәләр
Коела бар тарафка.
Балачага йомарлый да
Бер-беренә кар ата.
Йокысыннан уянган җил
Шукланырга ярата.
Көз кабарткан болытларны
Күккә менеп тарата.
Фәнәвис Дәүләтбаев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев