Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Агачлар турында шигырьләр

Зөләйха Минһаҗева шигырьләре.

КАЕН
                    
Безнең якта гына микән, 
Чит якларда үсәме?
Яшел, бөдрә шәл ябынган
Төз агач, ак кәүсәле.
                
Ак кәүсәле булгангадыр,
«Ак каен» диләр аңа.
Исеме, зифа каенның, 
Бик күп җырда җырлана.

«Каен-туз» була — кайрысы,
Катлам-катлам салдырсаң.
Борынгылар, әйтер сүзен
Тузга язып калдырган.

Каен-туздан тырыс ясап,
Җиләк-җимеш җыйганнар,
Савыт-саба ясаганнар
Һәм табынга куйганнар.

Язлар җитсә-каен «елый»
Кәүсәсеннән су тама.
Әнә шул каен суында
Бик күп авыруга дәва.
        
Язлар саен, бөдрәләнеп,
Ак каен яфрак яра.
Ботаклары — шәл чугыдай,
Бигрәк килешә аңа.

Орлыклары алка-алка,
Тибрәнгәли җилләрдә.
Күп кош-кортка ризык булып 
Коелалар җиргә дә.

Каен себеркесе белән 
Чабынабыз мунчада.
Хуш исле ул себеркедән
Тәнең яңа көч ала.

Ышыкта, каен янында,
Үсә каен җиләге.
Үзгә аның, бар җиләктән,
Хуш исе, тәмле тәме.

Кирәкми миңа пальмалар,
Каен булган чагында.
Зифа буйлы ак каеннар 
Үсә туган ягымда.

МИЛӘШ

Миләш куагы чәчәктә. 
Шау-гөр килеп тора.
Сыйланалар, гел, 
Кунакка
Килгән кебек монда.
Бал кортлары, күбәләкләр килгән,
Чебеннәр, шөпшәләр...
Миләш чәчәгенә куна-куна
Бар да бал эчәләр.
Кырмыскалар, коңгызлар да монда
Өлешсез калмаган.
Миләшкәйне мактый-мактый бар да 
Авыз итә балдан. 

Тәлгәшендә бик күп миләш...
Ялгышырсың санасаң,
Һәр җимешендә йолдыз бар,
Ныклабырак карасаң.

Миләштән — варенье була,
Әбием кагын коя.
Мунчадан соң чәй эчәргә
Безнең алга да куя.

Кызыл миләш кенә түгел,
Кара миләш тә була.
Икесе дә бик файдалы,
Үстерәләрдер шуңа.

Төрле-төрле сырхаулардан 
Миләштә бар ди дәва.
Шуңа аны, медицина,
Бик күп итеп кулана.

Барыгыз, миләш агачын, 
Беләсез, таныйсыздыр.
Сез дә аны, «безнең якның 
Яме» — дип саныйсыздыр.

Көзнең яме — кызыл миләш...
Күргәненгез бардыр шәт...
Кызыл тәлгәш янып тора,
Әйтерсең лә «Утчәчәк»

Яфраклары — телем-телем,
Тезелгән матур итеп.
«Ничек тигез урнашкан» — дип,
Карыймын исем китеп.

Миләш чәчәк аткан вакыт
Күр, бөҗәкләр туй итә 
Бал кортлары, шөпшә, чебен...
Сый барына да җитә.

ИМӘН

Илне яклар батырларны
Имәннәргә тиңли халык.
Нинди данлы агач соң ул?
Әйдә без дә карап карыйк.

Имән үсә чикләвектән,
Җиргә җибәрә тамырын.
Тыныч кына кабул итеп
Табигатьнең җил-яңгырын.

Тирән җибәрә тамырын,
Гуя җирне кочып ала.
Давылларга сынатмый ул,
Һәрвакыт төз булып кала.

«Имән агачы нык» диеп
Крепостьлар салган халык.
Йорт төзегән, «нык булсын» — дип
Нигезенә имән салып.

Шуңадыр ла, ышанычлы, 
Көчле, зирәк егетләрне 
Имәннәргә тиңли халык.
«Алар, – диеп, - ил терәге!» 

Көнбагыш

Кояш төшкән басуга
Кояш түгел, кояшлар.
Нурлар сибеп елмаялар
Сап-сары көнбагышлар.

Карлыган

Кып-кызыл карлыган, 
Кап-кара карлыган.
Көз килеп җиткәнме...
Кызарган, каралган.
Карлыганга карап
Күңелгә шул килде:
Кар-буран котырган
Кышкы бер кич иде...
Кышның шул кичендә,
            Күршеләр керделәр
            «Карлыган кагы»-дип
            Күчтәнәч бирделәр.
            Кич буе чәй эчтек
            Күмәкләп , бергәләп
            Күңелне күтәрде.
            Карлыганлы чәйләр.
             
Кара карлыганны
Кабып карарга иде.
Кулымны суздым да,
Карлыган алырга
Күрмәгәнмен икән,
Кычыткан күп монда
Корт чаккандай, кинәт
Каклады ла кулны...
Көйдерде, кабартты 
Кычытканның угы.
Карлыган куагы
Кычыткан сагында.
Кисәтә кебек ул:
«Кагылма, кагылма!»
Кап-кара карлыган,
Кып-кызыл карлыган
Кабып карар идем,
Куркам кычытканнан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев