Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Аерма юк икән!

Галимҗан абый Гыйльманов шигырьләре.

Аерма юк икән!

«Туган як»ка багышланган

Инша яздык.

Бозганмын —

«Туган ил» диясе җирдә

«Туган тел» дип язганмын.

Әллә күрми калды микән,

Зур «бишле» куйган апа.

Туган илне сөюемне

Барыбер тойган апа.

Телне, илне берләштергән

Газиз туган як икән.

«Тел» белән «ил» арасында

Һич аерма юк икән!..


ТЕЛЛӘР ХАКЫНДА

Кеше тормышында

Бик күп икән телләр.

Безнең өйдә генә

Әллә ничә тел бар.

Һич аңламыйм аны —

Бу тел гүя тиле.

Гел үчекләп тора

Ботинкамның теле!

Бездә вакыт чутлы,

Бездә тормыш көйле.

Чөнки гел тәртиптә

Безнең сәгать теле!

Безнең өй кайчакта

Чып-чын җыр-моң иле.

Моңга-җырга оста

Безнең гармун теле!

Моңсыз яшәү кыен,

Кыен телсез йөрү.

Телләр бик күп алар,

Тик туган тел — берәү!


МОГЖИЗА

Бер таныш мәктәптә

Гаҗәеп хәл күрдем.

Тәнәфес булганчы

Күрергә өлгердем.

Дәрестә бер бала

Тактага чыккан да:

«Мин — татар», — дип язган,

Бер хата юк анда.

«Казаным, Иделем —

Иң ямьле җир, — дигән. —

«Карурман» һәм «Сарман» —

Иң моңлы җыр», — дигән...

Бу — барлык дәреснең

Иң сафы, дөресе;

Үзе бер могҗиза

Туган тел дәресе!


НӘСЕЛ АГАЧЫ

Бабам әйтә: «Һәрбер нәсел

Бер мәгърур имән кебек.

Якын ул, газиз, кадерле,

Атаң йә инәң кебек.

Ботаклары бихисап күп,

Бар туганнарың шулдыр.

Шушы нәсел агачында

Син яфрагыңны булдыр!

Бу агачка җылы яңгыр,

Шифалы нурлар кирәк.

Иң мөһиме, бу агачка

Ныклы тамырлар кирәк!

Дөнья синең нәселеңне

Шул тамырлардан таныр.

Иң үзәктә, иң тирәндә

«Татар» дигән җан тамыр»

Бабам әйтә: «һәрбер нәсел

Үз агачын үстерә.

Нәсел ныклы булган саен,

Илгә күбрәк көч керә!»


БАРС КАРДӘШЕ

Нур энем нигәдер

Мәчегә үчегә.

Дәү әти шелтәли:

—  Йә, тимә мәчегә!

Аннары аңлата:

—  Һәр татар өендә

Песи бар, мәче бар;

Татарның җан дусты

Песиләр, мәчеләр.

Мәчеләр — татарның

Иң якын сердәше,

Илебез гербында —

Мәченең кардәше!..


ТАТАР КОШЫ

Бакчабызга бер кош килде,

Куш каенны сайлады ул.

Күңелләрне моңландырып,

Өзеп-өзеп сайрады ул...

Бу кадәр моңлы булмаса,

Каенга да кунмас иде.

Әгәр... Әгәр кош булмаса,

Ул моңлы да булмас иде...

Нигә шулай сайрый соң ул,

Канат җәеп куш каенга?

Нинди сагыш төште икән

Кеп-кечкенә башкаена?

Кош кына шул... Кеше булса,

Кайтыр иле булыр иде.

Әгәр сөйләр теле булса,

Татар теле булыр иде!..


Хәзинә чоры

Хәзинә күп

Безнең җирдә.

Бөтен авыл,

Батып тиргә,

Бакча казый,

Бик тырышып

Байлык эзли,

Бер тамчы да

Өмет өзми.

Олысы да,

Кечесе дә,

Хәтта кунак

Кешесе дә,

Көрәк тотып,

Җир актара.

Кая бакма,

Җир кап-кара!

һәр бакчада

Хәзинәләр

Капчык-капчык

Тезеләләр.

Карап торам

Хәйран калып:

Бәрәңгегә

Төшкән халык.


АЙДАР ЧИШМӘСЕ

Айдар бүген чишмә тапкан,

Яр буенда йөргәндә.

Тыны бетеп чабып кайткан,

Шул чишмәне күргән дә.

Өч көн буе казынды ул,

Чистартты шул чишмәне.

Айдарның эшен карарга

Кемнәр генә төшмәде.

Хәзер аның чишмәсенә

Ераклардан киләләр.

Чишмә ачкан кешеләрне

Әллә кайдан беләләр!


КОШЛАР ТЕЛЕ

Нинди телдә серләшәләр

Җәйге таңда кошлар?

Ничек аңлашалар икән

Былбыл-сандугачлар?

Иң матур җир бу дөньяның

Кошлы җире икән.

Сандугачның «туган теле»

Моңлы җыры икән!


ТЕЛЛЕ ТЕЛСЕЗ

Күршедә бер малай яши,

Туган телен белми ул.

Туган телендә сөйләшми,

Туган телдә көлми ул.

Сорасаң, телен күрсәтә,

Теле аның өшидер.

Үзе телле, үзе телсез —

Ничек кенә яшидер?..


ЯРАТКАН  ХӘРЕФЕ

Әлифбаның бар хәрефен

Ул бик яхшы белә.

Ләкин бер хәрефне күрсә,

Гел елмая, көлә.

«И хәрефем, — ди, — мин сине

Мәңге дә ташламам.

Яраткан исемнәрем дә

Гел синнән башлана.

Әнием — Галия,

Әтием — Габделнур,

Әбием — Галимә,

Йөзендә гел нур...»

Мәктәптә дә, класста да

Искә ала гел үзен.

Укытучы апасының

Исеме дә Гөлйөзем.

Бик ярата бу хәрефне,

Якын итә гел генә.

Аның бит үз исеме дә

Шул хәрефтән — Гөлгенә!


АВЫЛЫМ ИНЕШЕ

Авылымның уртасыннан

Инеш агып чыга.

Бераз тын гына ага да

Читкә чыгып чаба.

Бик тә хикмәтле инеш ул,

Тагын урап кайта.

Туган яктан да изге җир,

Йә, әйтегез, кайда?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев