Көмеш кыңгырау

Абый булдым!

Шатлык миндә, шатлык миндә! – Сеңелем бар! Абый мин дә!

Абый булдым!

Шатлык миндә, шатлык миндә! –

Сеңелем бар! Абый мин дә!

...Үзе курчак кебек кенә,

Күзе борчак кебек кенә!

Кеп-кечкенә борыны да,

Авызы да уймак кына...

Тик хәзергә аның белән

Булмый әле уйнап кына.

Елап ала кайчагында

“Эм-мә, эм-мә...” диеп кенә.

Йоклап китә үзе бик тиз,

Әни сөтен имеп кенә.

Иреннәрен бөрештереп,

Сөйләшергә азаплана...

Читтән генә карап торам,

Түзеп торам, яратсам да!

Әни әйтә: “Аны кулга

Өйрәтергә ярамый, - ди. –

Аннары гел күтәртә ул,

Бернигә дә карамый...” – ди.

...Күрше әби, кергән саен,

Гел үчекләп кенә тора:

“Сатыгыз сез миңа шушы

Елак кызны...” – дигән була.

Сынар өчен, юри генә

Сөйлидер ул андый сүзне. –

Бирәсем юк беркемгә дә

Шундый тәти сеңелемне!!!


Кемгә ничә яшь?

Сеңелем Камилә кечкенә –

Аңа бары – өч кенә.

Шуңадырмы, дөрес итеп

Саный алмый һич кенә.

“Ничә яшь?” – диеп сорасаң,

Биш бармагын күрсәтә;

“Сиңа әле өч кенә”, – дип,

Әни аны төзәтә.

“Абыеңа ничә?” – дигәч,

Күрсәтә өч бармагын.

Хәзергә бөтен белгәне

Шул өч белән биш аның.

Өч бармагын күрсәткәнгә

Минем кәефем төшә;

Җиде яшьтә ничек инде

Була алыйм мин өчтә?

Әни әйтә: “Күрәсеңме,

Бутый саннарны ничек?!

Син зур, өйрәт сеңелеңне

Санарга дөрес итеп”.

Их!

Ничек кенә өйрәтсәң дә,

Калдырмый шул исендә,

Аңа үпкәләп тә булмый, –

Сеңелем әле кечкенә.

Аптырагач, җиде кәнфит

Тезеп куйдым алдына;

Кесәсенә салып куйды

Тиз-тиз генә, алды да.

2

Өч перәннек тезеп куйдым,

Сиңа өч яшь тулды, дип.

Ә ул кулларын чәбәкли,

“Пләннек тә булды!” – ди.

Барып чыкмагач бу эшем,

Алдым кулга карандаш, –

Рәсемдәге кәнфитләрне

Кесәсенә салалмас!

Җиде кәнфит ясап куйдым,

Аннары өч перәннек.

Камилә кулын чәбәкли,

“Мин болалны беләм”, – дип.

“Шулай булгач, йә әйт инде

Кемгә ничә яшь?” – дигәч,

Әйтте куйды: “Миңа – кәнфит,

Абыема пләннек яшь!”

Их, Камилә, Камилә,

Ничек хәйләли белә!

Кем кемне җитәкләгән?

Бабам белән җитәкләшеп

Йөрим кая барсам да.

Бабам кибетләргә йөри,

Мин, әлбәттә, бакчага.

Бабам әйтә: “Күрәсеңме,

Сине җитәкләп барам.

Мин булмасам, адым саен

Егылыр идең, балам”.

Мин җитәкләп йөрим аны,

Дөрес сөйләми бабам.

Кайчагында мин бит юри

Җирдә тәгәрәп алам!

Бабам юри генә түгел,

Чын егылырга тора:

Мин тотмасам, тиз-тиз генә

Таягына тотына.

Мин аны җитәкләгәндә

Аңа таяк кирәкми.

Шулай булгач, әйтеп кара:

Кем соң кемне җитәкли?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: