Көмеш кыңгырау

«9нчы март бүген!»

Вәсимә Хәйруллина шигырьләре.

9 нчы март

8 нче март көнендә

Бик иртә торды Зирәк.

Әнине, мине котлады,

Тапшырды безгә бүләк.

Җыештырды урыннарын,

Табак-савыт юышты.

Безнең күңелне күрергә

Көне буе тырышты.

Икенче көнне карасам,

Урыны җыелмаган.

Ашаган-эчкән савыты

Юылып куелмаган.

-  Нишләп алай иттең? - дигәч,

Күзен дә йоммый энем:

- Календарьгә кара әле -

9 нчы март бүген!


Татулыкка ни җитә!

Әрепләшеп алабыз,

Төрткәләшеп алабыз,

Бәргәләшеп алабыз,

Әләкләшеп алабыз,

Үпкәләшеп алабыз,

Барыбер дус калабыз.

Биш-алты минут үтә,

Үпкәбез үтеп китә,

Абыем килеп җитә,

Алай да болай итә,

Күңелле булып китә,

Татулыкка ни җитә!


Дуслык белән Көнчелек

Дуслык белән Көнчелек

Яшәгән, ди, бер илдә.

Бер илдә булсалар да,

Торганнар төрле җирдә.

Дуслыкны яратмаган,

Көнче булган Көнчелек.

Начар дуслар арасын

Бозып йөргән күпчелек.

Дусларны алдаштырган,

Аннары талаштырган.

Кайберен сугыштырган,

Дуслыкны адаштырган.

Көнчелек оста булган

Хәйлә белән мәкергә.

Сирәк дуслар көч тапкан

Аңа «Юк!» дип әйтергә.

Кара мәчедәй узган,

Гаиләләрне бозган,

Йөрәккә оялаган,

Капкыннар куйгалаган.

Малайларны, кызларны,

Үртәштереп, елаткан.

Үпкәләү, күз яшьләрен

Көнчелек бик яраткан.

Күршеләрнең тавыгын

Күркәгә әйләндергән,

Гайбәт сөйләп бер-берсен

Тикмәгә бәйләндергән.

Татулык, мәрхәмәтне

Көнчелек күралмаган.

Ләкин Дуслык нык җиргә

Ул үтеп кералмаган.

Яратышкан дусларның

Дуслыгы бозылмаган.

Тугры дуслар янында

Көнчелек узынмаган.

Шуңа бик сак булырга

Без киңәш бирәбез дә:

Йөрми микән Көнчелек

Сезнең дә тирәгездә.


Рәхим итегез!

Табынга рәхим итегез,

Олыгыз һәм кечегез.

Коймак пеште, чәй кайнады

Рәхәтләнеп эчегез.

Чәй тәмнәре өстәл тулы,

Менә шикәр, менә бал.

Бар кәнфиттә, кайнатмада,

Теләгәнен сайлап ал.

Ә өстәлнең уртасында

Икмәк - табын башыбыз.

Пар бөркеп тора тустаган,

Тәмле булсын ашыгыз.

Тирләп-пешеп сыйланыгыз,

Алма булсын битегез.

Табын түгәрәк, күңел шат,

Әйдә, рәхим итегез.


Тәртипсез туп

Их, бу тупны,

Их, бу тупны!

Чиләктәге суны түкте,

Ник бәйләнде люстрага,

Кем кушкан гөл сындырырга,

Келәмгә түкте гуашьны,

Түкте плитәдән ашны,

Тәрәзә өлгесен ватты,

Өй буенча чапты, чапты,

Ярый әле әни кайтты!


Көйсезлек чире

Болгый кул, тибә аяк,

Дер селкетә идәнне.

Кем ул шулай үкерә,

Әллә аю килгәнме?

Юк, бу күрше малае

Кычкыра, бер дә харап.

Үлә бугай диярсең,

Кылануына карап.

Бер җире дә авыртмый,

Тагын көйсезлек чире.

Интектерә әнисен,

Әбәү лә, бигрәк кире!

- Миңа ботка кирәкми!

Сөтле ашны ашамыйм!

Ал миңа яңа тү-түт,

Монсы иске, ошамый!

...Әйтмим сезгә исемен,

Оялмасын бу кире.

Сезгә йога күрмәсен

Мондый көйсезлек чире.


Гафу сорамасаң

Әйбәт кенә уйнаганда,

Бәхәскә чыга сәбәп.

Ачу ташый, сүзләр ачый,

Онтылып китә әдәп.

Эшләр узгач,

Баш суынгач,

Үзеңә була гаҗәп.

Зур дуслыкны боза ала

Шушы кечкенә сәбәп.

Кешеләр татуланырга

Сүзләр тапканнар ярый.

Әле берең, йә икенчең,

Баш иеп, гафу сорый.

Шулай гафусорамасаң

Яки гафу итмәсәң,

Ачуыңны, рәнҗүеңне

Гел эчеңә бикләсәң,

Ачып, күпчеп бетәр идең,

Начар ис чыгар иде.

Шундыйлар янында, йә, әйт,

Кем генә чыдар иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: