Көмеш кыңгырау

Жюль Вернның мавыктыргыч дөньясы

Фантастик әсәрләр язган Жюль Вернның биографиясендә бик кызыклы берничә эпизод бар.

Мәсәлән, ул беркайчан да Россиядә булмаган, ләкин аның тугыз романындагы вакыйгалар нәкъ менә безнең илдә бара.

1863 елда Жюль Верн бер нәшриятка “XX гасырдагы Париж” романын алып килгән. Ә анда... интернет, факс, ракета уйлап табылуы,  электр уты белән яктырту, автомобильләр ясау, феминизм хәрәкәте тууы хакында да язылган булган. Моннан кала ул башлыча пыялалардан гына торучы күп катлы йортларны да тасвирлаган. Нәшрият хуҗасы гозер белән килүче сәләт иясенә романын кире кайтарып биргән һәм: “Мин сезгә аңлаешлырак нәрсәләр хакында язырга киңәш итәм”, – дигән.

Китап сөючеләр дә язучыга шундый ук киңәш бирә алыр иде ул чакта, чөнки алар да аның романнарында язылганнарның күбесенә һич тә ышанып бетә алмаганнар. Фантазиягә сәләтләре булмаучы кешеләр: “Мондый хәлләр беркайчан да була алмый!” – диешкән. 
Әлеге роман бары тик 131 елдан соң гына дөнья күргән! Эш шунда: Жюль Вернның оныгы, мәшһүр опера теноры Жан Верн иске сейфта шушы романның кулъязмасын табып алган һәм аны 1994 елда бастырып чыгарган.  

Гаҗәеп хәл: әлеге язучы үз әсәрләрендә тасвирлаган әйберләрнең күбесе инде безнең тормышта, яшәештә бар. Әдәбият белгечләре аның 108 фаразының 98-е чынга ашуын санап чыгарган! Тик ул үзе генә: “Мин ни генә иҗат итсәм дә, уйлап чыгарсам да, боларның барсы да кеше мөмкинлекләреннән түбән булачак. Фән казанышлары уйлап чыгару куәтен барыбер узып китәчәкләр”, – дия торган булган.

Язучы күп вакытын милли китапханәләрдә үткәргән, күп китаплар укыган, үзе өчен мөһим мәгълүмат туплаган.
Замандашлары аның бик тырыш булуына игътибар иткәннәр. Ул язу өстәле артына утыргач, тәүлегенә 14-15 сәгать буе язган. Бу гаҗәп тә түгел: язучының романнары гаять популяр булганга күрә нәшриятлар аны һәрчак ашыктырып кына торганнар.

Күпләр әлеге сәләт иясен “кабинет язучысы”  дип кенә атаганнар. Әмма бу дөрес түгел. Жюль Верн күп тапкырлар сәяхәт иткән. Күп кенә Европа илләрендә, Англиядә, Шотландиядә, Скандинавиядә, АКШта, Мароккода, Туниста, Грециядә, Италиядә, Алжирда һ.б. дәүләтләрдә дә булган.

Бер риваять буенча, 11 яшендә үк ул инде судно юнгасы булырга һәм Һиндстанга кадәр барырга теләгән, ләкин кечкенә сәяхәтчене тотып алганнар һәм өенә кире кайтарганнар.
Нәшрият белән иң беренче җитди килешүен төзегән язучы елына өч әсәрдән дә ким язмаска тиеш булган. Һәрбер әсәре өчен аңа 1 900 франк түләнгән, 8 ел үткәч, табышы нык арткан – һәр яңа романы өчен аңа инде 6 000 франк түли башлаганнар.
Француз язучысының 1870 елда китап буларак басылган “Су астында егерме мең лье” романында беренче тапкыр су асты көймәсе идеясы популярлаштырылып, “Наутилус” су асты көймәсе тасвирланган. Әсәрнең тәэсир көченең никадәр зур булуын шул да раслый: хәтта дөньядагы иң беренче су асты көймәсен дә “Наутилус” дип атаганнар.
Советлар Союзында әлеге язучының әсәрләре нык популярлашкан, ЮНЕСКО статистикасы буенча Жюль Вернның китаплары хәзерге көндә дә тәрҗемә ителүләре буенча дөньяда II урынны яулап тора. 
Галим Д.Менделеев Вернны “фәнни гений”га санаган, ә романист Л.Толстой аның китапларын балаларга укыган һәм үзе үк аларның эчтәлекләре буенча иллюстрацияләр иҗат иткән. Хәтта галим К.Циолковский да: “Космик сәяхәтләргә омтылышыма танылган фантазер Жюль Верн нигез салды. Баш мие эшчәнлегемне шушы юнәлешкә таба юнәлтте”, – дип раслаган.  
Күп кенә сәяхәтчеләр, физиклар, авиаконструкторлар һәм шул исәптән беренче очучы-космонавт Ю.Гагарин да балачакта әлеге француз романистының китапларын кат-кат укулары хакында сөйләгәннәр.
Сез дә, кадерле балалар, бу җәйдә Жюль Вернның гаять дәрәҗәдә  мавыктыргыч китапларын укып чыгарга теләсәгез, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенә рәхим итегез, гасырлар буенча сыналган, кызыклы фантастик эчтәлекле китаплар укып, үзегез өчен күп уңай тәэсирләр алыгыз!

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: