Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел

Октябрьнең бер матур көнендә Лениногорск шәһәренең 19нчы номерлы балалар бакчасында юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләре буенча социаль акция уздырылды.

Бу акциядә тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм юл йөрү кагыйдәләре инспекторлары катнашты. Тәрбиячеләр, балалар, әти-әниләр белән берлектә бу чарага алдан ук әзерләнделәр. Шул тема буенча рәсемнәр, плакатлар, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен белешмәлекләр әзерләделәр. "Шатлык" балалар бакчасы тәрбиячеләре машина йөртучеләргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлекләрен, алар балалар гомере өчен җаваплы икәнлекләрен искәрттеләр.
Юл йөрү инспекторлары белән берлектә балалар светофорсыз җәяүлеләр юлыннан уздылар. Шул вакытта машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре язылган һәм "Ашыкма", "Кеше гомере синең кулларда"  дип язылган белешмәлекләр, җәяүлеләр өчен караңгыда яна торган кулга, тушкә, сумкага беркетелүче махсус элементлар тараттылар. 
Машина йөртүчеләрне, җәяүлеләрнең һәрберсен балаларның мөрәҗәгате уйланырга  мәҗбүр итте. Алар балаларга юлда игътибарлы булырга һәм юл йөрү кануннарын бозмаска вәгъдә иттеләр.

Гүзәл Канзафарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев