Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Югалту

Үлем сорап килми шул...

…Шулай, агачлар да, дуслар да

көтмәгәндә генә авалар да китәләр шул!

Сизми дә каласың.

Р.Миңнуллин, 16.03.2020.

Татар халкы зур югалту кичерә. Халыйк шагыйре, бик күп җырлар авторы Роберт абый Миңнуллин арабыздан китте. Һәркөн иртән инстаграм соцчелтәрендә: «ХӘЕРЛЕ ИРТӘ, ГАЗИЗ ЗАМАНДАШЛАРЫМ –ИНСТАДАШЛАРЫМ! ИҢ ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘРЕМ СЕЗГӘ! ИСӘН-САУ БУЛЫЙК!», дип, пост куяр иде дә, әле генә табадан төшкән шигырен урнаштырыр иде. Шул шигырьне укыганда, колагымда Роберт абыйның җырлый-җырлый сөйләгән, йомшак тавышы яңгырап торыр иде. Ни гаҗәп, кайсы гына шигырен алып укысам да, бүген ул тавыш яңгырамый. Бик кызганыч, бик талантлы, яхшы күңелле кеше иде шул.

Роберт абыйны мин үз күзләрем белән 2011 нче елда авыл клубына депутат булып килгәч күргән идем. Ә 2019 нчы елның гыйнварында шагыйрь белән очрашу бәхете безгә тагын татыды.

....“Кызыклы вакыйгалар” балаларны яклау Хәйрия фонды (Благотворительный фонд поддержки детей «Счастливые истории») Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил исемендәге премия иясе, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе, Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның иҗатына багышланган иң яхшы эссе/сочинение конкурсы уздырды. Безнең Вәрәшбаш мәктәбеннән анда укучылар үз эшләре белән катнашып, ике укучы призлы урыннар яулады. Менә шунда җиңү яулаган укучыларны Роберт абый Миңнуллин килеп, үз куллары белән Диплом һәм бүләкләр тапшырып котлап киткән иде. Бәйрәм чарасында Мөслимебездә яшәп иҗат итүче Мөҗәһит абый Әхмәтҗәнов белән Фоат абый Садриев та катнашты. Алар да шагыйрь турында бик матур истәлекләр сөйләделәр, шагыйрьнең чып-чын гап-гади кеше икәнен исбатладылар. Очрашу һәркемнең күңелендә җылы хәтирәләр генә калдырды.

Шул очрашудан соң, лаеклы ялдагы укытучы Тәзкирә апа Низамиева хисләрен эчендә генә тота алмыйча, шигырь юлларына салып “Дәү әти кунакка килде” шигырен язган иде.

Роберт Миңнуллин кайтты,

Авылыбызга кунакка.

Нәкъ минем бабай кебек,

Сүзе йомшак колакка.

Мыегы да минем бабай,

Мыегына охшаган.

Безгә бүләкләр таратып,

Сумкасы да бушаган.

Тавышы да, сизеп торам,

Бабаема охшатам.

Алдына утырып сөйлим,

Шигырьләрен яратам.

Ничә сәгать Роберт бабай,

Безнең белән утырды.

Көлдек мәзәкләреннән,

Бөтен залны тутырды.

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Шаярабыз, көләбез.

Тез башларына утырып,

Фотоларга төшәбез.

Кайтасыбыз килми өйгә,

Китмибез без арсак та.

Роберт Миңнуллин - дәү әти,

Оныкларда кунакта.

2019 нче ел 17 нче гыйнвар.

Бүген барыбызга да бик моңсу, ә шулай да язмыш белән килешеп, Роберт абый рухына дога кылыйк. Ул бездән разый булып, оҗмах түрләрендә тыныч йокласын.

Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш мәктәбенең башлангыч белем бирү мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев