Көмеш кыңгырау

Ярый әле янда әтиләр бар гаилә иминлеген якларга!

Эшләгән эшем барып чыкмаса да, тузанга, майга батып бетсәм дә, әтиемнең күзләрендә бары шатлыклы елмаю булачак.

Ишек ачып, өйгә кайтып кергәч,

Каршы алу өчен әти-әни кирәк.

Бала дөньяга «Әни»дип аваз сала, тик үзе дә сизмичә, ул үзенең олы йөрәгендә «Әти»гә дә урын бирә. Әти кеше иң көчле дә, зирәк тә, шаян да. Бәлки әниләргә караганда бераз кырысрактыр алар, әмма шуны истән чыгармыйк –әниләр гаилә иминлеге сагында торсалар, гаиләнең ныклыгы, тормыш хәле, йорт-җирнең төзеклеге – бөтенесе әтиләр кулында.

Татар халык мәкале “Баланы тәрбияләмә, үзеңне тәрбиялә”ди. Чыннан да, бала өчен әти - гаиләдә үрнәк кеше. Һәр кешенең үз язмышы, максаты, тормыш тәҗрибәсе. Әтиләребез үзләренең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, безгә иң кирәк чакта төпле киңәшләрен бирәләр.

Минем әтием Хәмидуллин Вәсил Зәет улы да безгә — балаларына үрнәк әти. Ул “Кама” агрофирмасында механизатор булып эшли. Бабай әтинең күңелендә техникага карата мәхәббәт тәрбияләгән. Хәзер әти үз чиратында безнең күңелләрдә техникага, җиргә җылы караш тәрбияли. Мин дә һәрвакыт аның янында техника арасында кайнашырга яратам. Эшләгән эшем барып чыкмаса да, тузанга, майга батып бетсәм дә, әтиемнең күзләрендә бары шатлыклы елмаю булачак. Ул миңа ачуланмый гына барысын аңлатып, аңламаганымны сорап, уены-чыны белән ярдәмгә килә. Аның минем эшемне күреп шатланганына минем күңелем икеләтә сөенә, кош тоткандай булам. Шундый чакларда минем күңелемә кечкенә чакта ятлаган шигырь юллары килә:

Ярый әле янда әтиләр бар

Гаилә иминлеген якларга.

Малайлары күреп, ныгып үсә,

Ышанычын аның акларга.

Минем теләгем бер генә: җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен. Һәр бала әтисенең җылы карашын тоеп ,таләпчән, ныклы сүзен ишетеп, дус-тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Королев Никита, Мусабай-Завод авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: