Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ярый да соң театр бар!

20нче март көнне бакчабызда “Ярый да соң театр бар!” дип аталган смотр-конкурс булып узды.

Бу бәйгебез Театр елы уңаеннан, балаларның сәхнә осталыкларын арттыру максатыннан оештырылды. Бакчабыздагы барлык төркемнәр дә бик теләп үзләре сайлап өйрәнгән әсәрләре белән чыгыш ясады.

Жюри әгъзалары түбәндәге шартлар буенча бәяләде: сәхнә осталыгы, костюм, декорацияләр, геройларның үз сүзләрен белүләре, сөйләм үзенчәлекләре, әсәрнең гомуми бербөтенлеге, педагогның сәхнә куелышында керткән өлеше.

Безнең 8нче төркем балалары үтә дә үзенчәлекле итеп “3 кыз” әкиятен сәхнәләштерде. Әнинең 3 кызы ролен уйнаучы Әдилә, Эльвина, Самираның күз явын алырлык күлмәкләре, җилкенеп биюләре, тиенкәй - Нәзифәнең йомшак тавышы, кияү егетләре Самир, Даниэль, Рузилнең кыю, ышанычлы адымнары, сәхнәдә үз үзләрен тотышлары беркемне дә битараф калдырмады.

Әни-Азалиянең “Һай, каргыйсың калмаган, тиенкәй, менә кулда ун бармак, аларның кайсын гына тешләсәң дә, авырта. Балалар да шулай газиз, аларның берсен дә җәберлисе килми” сүзләреннән соң карап утыручы дәү әниләрнең күзләрендә яшьләр елтырады.

Әсәрнең ахыры олы кызларның гафу үтенеп, әниләре кочагында сихердән котылып кыз кыяфәтенә кайтулары яхшылыкның бары өстен калуына тагын бер кат инандырды.

Автор-Ралинаның “Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Тәүфыйклы булыгыз, игелекле булыгыз, әниләрегезнең кадерен белегез!” сүзләреннән соң кул чабулар, мактау сүзләре белән әкиятебез тәмамланды.

Ул мизгелләрдә балаларыбыз йөрәге көчле алкышлар һәм конкурста беренче урын алу соенече белән типсә, тәрбиячеләре булган минем күңел исә рольләрен чын йөрәктән кабул итеп башкарган, яхшылыкны яманлыктан аера, кеше кайгысын уртаклашып, сөенечләрен бүлешеп яшәүче балалар тәрбияләвемә горурлану хисе кичерде.


104нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Рәсим кызы Фазуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр