Яңа китап битләрен япканда...
«Әлеге язмамны башлар алдыннан бик озак уйланып йөрергә туры килде» дип яза Мөслим районы Вәрәшбаш авылыннан Миләүшә Хәсәнова. Аның язмасы бер кешене дә битараф калдырмас.
Адәм баласы көмеш, гыйлеме булса — алтын. Шул көмештән алтынны ясаучы – укытучы. Әлеге язмамны башлар алдыннан бик озак уйланып йөрергә туры килде. Язмам, гомумән, укытучылар турында түгел иде, язмам авылыбыз мәктәбе турында. Никадәр генә кулга каләм алып утырсам да, башлап җибәрергә сүз таба алмыйм, чөнки язмамның ахыры матур тәмамланмыячак. Ә шулай да башлап карыйм әле.
Иске китап...
Мөслим районы Вәрәшбаш авылының барлыкка килү тарихы 18 нче гасырларга барып тоташа.
Оренбургтан кайткан архив материалларына нигезләнеп, 1817 елда Вәрәшбашта 184 йорт булып, аларга 2 мәчет, 3 кибет, 1 су тегермәне хезмәт күрсәткәнен ачыкладык. Авыл халкы элек-электән үк тырыш булган һәм белемгә омтылган.
Авыл кешесенең төп байлыгы җир булган һәм алар игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачалык белән дә шөгыльләнгәннәр. Шуның белән беррәттән авылыбызда белем алу, дин алгы планда торган.
Вәрәшбашта икенче мәчетне төзергә 1905 елның 2нче мартында рөхсәт бирелә. Бу мәчет 1912 елның 13нче сентябрендә төзелеп бетә һәм 3657 нче номер белән теркәп куела. Мәчет төзү эшләрен Фәттәхетдинов дигән кеше кайгырткан.
Революциягә кадәрге елларда ук инде авылда җәмәгатьчелек карамагында кызлар мәдрәсәсе эшләгән. Революция еллары алдыннан Ишалин Кашап һәм Халиков Ризатдин дигән муллалар укыткан. Теләче Тамак авылының атаклы бае Хәлфин безнең авылда кечкенә генә мәктәп салдыра. Анда кадимчәдән аермалы буларак, җәдитчә укытылган.
1929 елда Солтан бай йорты мәктәп итеп ачыла. 1929 елның 18нче августында илебезнең барлык почмакларыннан пионер оешмасы вәкилләре Мәскәүгә үзләренең I слетына җыйналалар. Мәскәүдә үткәрелгән слет турындагы хәбәрне мәктәпнең укытучылары Карый абый Ибраһимов һәм Рәшит абый Гатауллин балаларга аңлаталар. Карый абый мәктәптә беренче пионер отряды төзи. Отряд 31 пионерны берләштерә. Отряд советы председателе итеп Миргаязов Шәйхевәли сайлана.
1930 елда манарасы төшерелгән мәчет бинасында укыта башлыйлар. Бу вакытта мәктәп директоры Ибраһимов Карый була.
Карый абый Ибраһимов һәм Рәшит абый Гатауллин көннәр буе элек тә укымый калган зурларны аерым классларда, ә 8 яшьлек балаларны аерым классларга туплап укыталар.
Бөек Ватан сугышы елларында, авыр шартларда булса да, мәктәптә укулар дәвам итә. Сугыш елларында мәктәптә һәр елны 150-200 бала укыган. Сугышның беренче, икенче елларында 7 классны тәмамлаган 21 егет Бөек Ватан сугышына китәләр һәм кире әйләнеп кайтмыйлар.
Бу елларда мәктәптәге пионер оешмасы үз эшен дәвам итә. Сугышта әтиләре, туганнары үлгән укучыларга булышалар: утын китертәләр, кисәләр, мал азыгы табарга булышалар, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр.
“Барысы да фронт өчен” девизы астында пионерлар батыр сугышчыларга җылы киемнәр, посылкалар җибәрәләр, котлау хатлары язуны оештыралар. Мәктәп пионерлары сугыш дәвам иткән 4 ел эчендә 560 пар бияләй, 610 пар йон оек, 50 тунлык тире, 111 посылка җибәрәләр, һәр бәйрәм саен солдат хатлары җибәрәләр.
Сугыш вакытында башлангыч мәктәп белән коммунист Габбасова Мәрхәбә идарә итә, 1943 елдан Сафиуллин Гиздулла директорлык хезмәтен намус белән үти. Пионер эшләрен пионервожатый Гизтдинова Галия алып бара.
1954 елда сигезьеллык мәктәп ачыла. Директоры Әюпов Исмәгыйль була. Шушы мәгълүмат белән әз-мәз тарих битләренә күз салдык һәм беренче китапның соңгы битен ябып куйдык.
Яңа китап...
1972 елда Вәрәшбаш авылында барлык уңайлыклары булган яңа типовой бина төзелеп, сигезьеллык мәктәп сафка баса. Бу мәктәптә Вәрәшбаш, Елгабаш, Краснояр авылы балалары да укый. Ул елларда озак еллар мәктәп директоры булып Закиров Зәкиҗан Закир улы эшли. Ул эшләгән чорларда мәктәп югары күрсәткечләргә ия була. Директор булып эшләгән Миркасыймова Сәкинә Миркасыйм кызы, Габдрахманов, Рахмаев Вазых Загидулла улы да балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур тырышлык куеп эшлиләр.
1989 елда мәктәп тугызъеллык итеп үзгәртелә, директоры – Хафизов Наил абый. 1998 елдан Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе дип үзгәртелә. Мәктәп директоры булып эшләгән һәркем мәктәп эшчәнлегенә үзенең зур өлешен кертә.
1998 – 2000 нче елларда мәктәп директоры булып эшләү дәверендә Хәбибуллина Гөлфинә Мирзагабдерахман кызы мәктәптә зур күләмле эшләр башкарды. Мәктәпнең эчке ягы эстетик яктан зәвыклы итеп бизәлеп, районда иң матур мәктәпләр рәтендә йөрде. Шулай ук белем бирү буенча да күрсәткечләр югары булды.
Мөхәммәтдинов Дамир Заһит улы 1999 елда Вәрәшбаш мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнгән иде. Шул ук елны аны мәктәп директоры итеп сайлап куйдылар. Кыска гына вакыт эчендә ул мәктәп ишегалдындагы ташландык хәлдәге бинаны ремонтлатып, ашханә ясатты.
2002 – 2008 еллар аралыгында директор вазифасын башкарган физика һәм математика укытучысы Шәймөхәмәтов Илдар Фарс улы район башлыгы ярдәме белән 2 млн. сум күләмендәге акчага мәктәпкә капиталь ремонт ясатты. Спортзал тулысы белән ремонтланды, мәктәпнең тәрәзәләре алыштырылды, тимер ишекләр куелды, котельныйга яңа котел урнаштырылды. Оптимальләштерү максатыннан 2005 елда авыл клубы белән авыл китапханәсе дә мәктәп бинасына урнаштырылды.
25 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укыткан Сәхбетдинова Гөлсинә Зәкәрия кызы Вәрәшбаш мәктәбендә бик күп еллар укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләп, 2008 елның 5 нче августында Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры итеп билгеләнде.
2017 елда мәктәп төбе-тамыры белән зур үзгәреш кичерде. Балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәпне башлангыч мәктәп итеп үзгәрттеләр һәм бинага район башлыгы ярдәме белән ремонт ясалды. Бөтен уңайлыклары булган мәктәп бинасына балалар бакчасы кертелеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме ачылды. Шулай ук авыл советы, элемтә бүлекчәсе, фельдшер-акушерлык пунктлары да бер түбә астына берләштеләр. Бу чорда мәктәп белән Яхина Ләйсән Равил кызы идарә итте.
Кайсы гына елларга күз салсак та, нинди генә чыганакны ачып карасак та, Вәрәшбаш мәктәбе турында бары тик яхшы күрсәткечләр генә күрә алабыз. Мәктәптә белем бирүче укытучылары да, мәктәптә белем алучы укучылары да һәрьяклап үрнәк шәхесләр. Мин моңа чынлап инанып, горурланып әйтә алам. Аерым санап китсәк, битләр җитмәс иде.
Тәзкирә апа Низамиева туплаган мәгълүматлар буенча гына да, авылыбыз мәктәбендә укыган 160 тан артык егет-кызларыбыз мөгаллимлек һөнәрен сайлаган. Җитәкче булып эшләүчеләребез дә республикабыз буенча гына түгел, илебез буйлап таралган. Сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы авылдашларыбызның уңышларын һәрвакыт ишетеп торабыз. Табиблар, фән докторлары, инженер, төзүчеләребез дә җитәрлек безнең.
Быел, ягъни 2022 елда мәктәбебез бинасы төзелүгә 50 ел тулганда, безгә “Яңа китап”ыбызның битләрен тагын ябарга туры килә. Чөнки быел гөрләп эшләп ятучы, һәр чараны зур тырышлык белән үткәрүче, балаларга төпле белем бирүче – авылыбыз терәге булган мәктәбебезнең ишегенә йозак эленә. Бик кызганыч, әлеге күренешне күз яшьләрсез генә үткәреп җибәреп булмый, ләкин терсәкләр дә якын, тешләргә генә буй җитми шул.
Миләүшә Хәсәнова, укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
кызганыч
0
0