Көмеш кыңгырау

Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылы мәчете тарихы

Чаллы сүзе “чоллык” дигән сүздән килеп чыккан. “Чоллык” – чишмә, елга башланган урын дигән сүз.

Чаллы Башы авылы аз сулы, текә ярлы елга янына урнашкан. Чаллы исемле бу елга Камага коя һәм аннан 40 км ераклыкта урнашкан. Чаллы сүзе “чоллык” дигән сүздән килеп чыккан. “Чоллык” – чишмә, елга башланган урын дигән сүз. Беренче кешеләр 300-340 еллар элек елга башланган чишмә янына килеп урнашалар. Шуңа күрә авыл Чаллы Башы дип аталган. Хәзер елга авылдан 1,5 кмга күчкән.

Татар милләтенен язмышы ислам дине белән турыдан-туры бәйле. Дин безнең күп гасырлар дәвамында дәүләтле халык булып яшәвебездә зур роль уйнады, жәмгыятьтә әхлакый нормалар тәрбияләде, гомумән, татарны татар итеп саклап калуга үзенең зур өлешен кертте.

Авылымның тарихы XVIII гасыр белән бәйле. 1858 елда Казан губернасы (Чистай өязе) торак урыннары исемлегендә Оренбург почта тракты буенча Чаллы Башы авылы 3296 номер астында язылган. Авыл турында беренче мәгълүмат 1771-1773 елларда язылган, димәк кешеләр дә шул еллар тирәсендә килеп урнаша. Әмма шулай булса да, бу авылда беренче мәчет әле 1863 елда гына барлыкка килә (20 гасырда да). Бәлки аңарга хәтле дә бу авылда мәчетләр мөселман кардәшләрне колач җәеп каршы алганнардыр да... бусы инде безгә беленмәс тарих булып уелып кала. Чөнки 18 гасырга кадәр татар авылларында мәчетләр каршында мәхәлләләр төзелә, мөселман мәктәпләре эшли, әмма, кызганыч, алар белән хакимият органнары кызыксынмый һәм алар язма китапларда, ревизия әкиятләрендә теркәлми.

Мәктәптә бары китаплар гына була, өстәвенә, укырга гарәп телен белмичә керәләр, шуңа күрә гарәп телен һәм Ислам дине нигезләрен бер үк вакытта үзләштерергә кирәк була. Малайларны мулла, ә кызларны мулланың хатыны – абыстай укыта. Шул ук вакытта хатын-кызлар язарга өйрәнергә тиеш түгел дигән тотрыклы фикер яшәп килә.

Авыл общинасы документларында 1873 елда авылда көчле янгын турында искә алына, 15 августта 308 йортның 32се янып бетә, 1266 сум акча түләнә. Шул ук елда тагын 10 йорт янган (иминият суммасы 552 сум тәшкил иткән). Шушы коточкыч хәлдән соң авыл акрынлап аякка баса башлый һәм авылда икенче мәчет манарасы күтәрелә. Муллаларны Ахун Нуртдин Габделшакур улы билгели, беренче мәхәлләдә Сәлахетдин Габделфәттах улы куела, икенче мәхәллә мулласы итеп Фәтхетдин Фәхретдин улы билгеләнә.

Бары 1911-1912 елларда гына авылда мәчетләр саны өч була, әмма соңгы мәхәлләнең язмышы аянычлы була. Шушы агачтан ясалган манаралы бинага “манарасыз” колхоз амбары да, мәктәп тә булып торырга туры килә. Ә барысының сәбәбе бер генә – дингә каршылык.

1930 елларда коммунистлар безнең авылга да килеп җитә. 3 мәхәлләнең 3 мулласын котылгысыз язмыш – үлем ишек артында көтеп тора торган була. Беренче мәхәллә мулласы – Фазыл хәзрәт качып өлгерә. Әмма Габдулла хәзрәткә мондый бәхет ирешми, аны коммунизмга каршы булганга Чистайга алып китеп, атып үтерәләр.

Чиратта 3 мәхәллә, мулласы – Нәҗип хәзрәт. Ул киләчәген ишетеп, төнлә җыена да гаиләсе белән Свияжск шәһәренә кача, соңгы көнен шунда уздыра.

Икенче мәхәллә урынында, 2001 елдан башлап, бүгенгә кадәр балалар бакчасы эшли. Беренче мәхәллә – мәдәният йорты. Ә өченче мәхәллә урынында парк, ул чүкеп ясалган койма белән әйләндереп алынган, паркка керә торган җирдә “Чаллы Башы авылы өченче мәхәллә мәчете урыны. Согы имамы – Нәҗип хәзрәт” дип язылган элмә такта урнаштырылган.

Авыл тарихында әлегедәй изге урын Чаллы Башында өчәү, барсында да соңгы имамының исеме язылган элмә такталар балкый. Болар барсы да – 10 еллап тормышын мулла вазыйфасына һәм изге гамәлләргә багышлаган Габбас хәзрәт Мөхлисов эше. Аллаһ аннан разый булсын. «Яшьләр килсеннәр, фоторәсемнәргә төшсеннәр, авылымның бу очы гүзәл бер почмакка әйләнсен», ди Габбас ага.

Мәчетләр төзелә, мөселманнар арта башлый. 1954 елда Шәфик бабай мәчеттә мулла итеп сайлана. 1961 елдан, ул эшне Хафиз хәзрәт Гәрәев башкара. Ул елларда мулла итеп сайланган кеше гомеренең соңгы көненә хәтле шул вазыйфаны башкарган, шуңа күрә әле 1986 елда гына яңа мулла килә. Шул көннән моңлы азанны Ибраһим Галәветдинов яңгырата башлый.

1991 елда зур вакыйга була – яңа мәчет төзелә. Мулла вазыйфасын беренче булып Миншакир Мөхәммәтҗанов башкара башлый. Минем нәсел дә бу эшкә кагылмыйча калмый. Карт бабам – Миңнулла Ибраһимов 1994 елдан башлап мулла вазыйфасын башкара. Сәламәтлеге какшаганчы бу эшне вакытын кызганмыйча, Аллаһ Тәгалә ризалыгын өмет итеп тырышып үти.

Бабам яшәгән йортның капкасында әле дә ул ясап калдырган “ай” тора. Чираттагы мулла – Габбас хәзрәт Мөхлисов. Ун еллап ул шушы мәчетебездә мулла була. Габбас ага хезмәт куйган елларда мәчет бинасы күзгә күренеп үзгәрде: эче-тышы ремонтланды, буяу-бизәкләү эшләре башкарылды, тирәсе коймаланган, мәчет тирәли зәңгәр чыршылар һәм алмагачлар алып кайтып утыртылды, алар инде гөрләп үсеп утыра.

Ә инде хәзер һәр намазга чакыручы моңлы азанны Фәнил хәзрәт Насретдинов әйтә, ә кичләрен бар авылга коръән сүрәләре яңгырый. Яшүсмерләрнең игътибарларын җәлеп итәрлек бәйгеләр дә оештырылып тора. Күптән түгел Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздырылган “Минем шәҗәрәм” бәйгесендә икенче урынны мин дә яуладым. Бу бәйге ярдәмендә үземнең нәсел шәҗәремне, гаиләмнең шөгыльләрен, ата-бабамның тарихи эзләрен таптым. Дин һәрвакыт бары яхшылыкка гына өнди. Борынгы заманнан бирле мәчетләребез тәрбия урыны булган. Халыкка, җомга вәгазеннән тыш, башка вәгазь, китап сүзен сөйләп, хәзрәтләребез яшь буынны да, олыларны да тәрбия кылганнар.

Ватаныбызда төзелә башлаганнан бирле мәчетләр, хәлләреннән килгәнче, мохтаҗларга ярдәм күрсәткән. Һәм дә авыр хәлгә калган, гаилә тормышында үзенә урын таба алмаганнар, көндәлек тормышта  тотрыклык югалтканнар мәчеткә киңәш-нәсыйхәт алырга, моңын-зарын сөйләргә барганнар.

Авырган, чирләгән, бозык-зәхмәткә очраганнар мәчеткә барып шифа эзләгәннәр һәм ирешкәннәр дә. Кыскасы, мәчет мөселман бәндәсе  өчен  гыйбадәт урыны да, мәдрәсә дә, шифаханә дә, ярдәмләшү йорты да.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: