Көмеш кыңгырау

Җәй. Авыл. Печән. 

Җәй көне авылда рәхәт инде. Каникуллар күңелле үтә. 

Хәзер бездә печән өсте. Апайларым белән бергәләп печән әзерлибез. Байтак булды инде, кышка җитәрлек. Маллар күп бит безнең: сыерлар, бозаулар, сарыклар да бар. Җиләккә дә барып кайттык. Безнең яндагы кайбер авыллар тирәсендә каен җиләкләре бар. Җир җиләген җыймадык әле. Өлгерербез, ансына да.  Көннәр суык торды, шул сәбәпле су да кермәдек әле. Көннәр болай кызу торса,  су коену сезонын ачып җибәрербез дә инде.

Айзилә Әхмәтова, Актаныш районы, Аккүз авылы.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: