Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хыялларым чынга ашты

«Мәскәүне күрү хыялы минем күңелемнең түрендә бар иде. Көтмәгәндә генә тормышка ашты бит бу хыял!» дип яза Күгәрчен авылыннан Әгъзәмова Гүзәл.

Мәскәү – дөньядагы иң зур илнең башкаласы. Бу шәһәрне Россиядә торучы 
һәрбер кеше күрергә хыялланадыр. Аны күрү хыялы минем күңелемнең 
түрендә бар иде. Ләкин бу хыял тиз арада тормышка ашар дип уйламаган 
идем.Көтмәгәндә генә тормышка ашты бит бу хыял!
Көннәрдән бер көнне әнием Гөлчәчәк Таһир кызын Беренче каналда бара торган “Поле 
чудес” тапшыруына чакырдылар бит. Леонид Аркадьевич Якубович янына! 
Әнием тәвәккәл кеше буларак, барыргамы бармаскамы дип икеләнеп 
тормады, әти белән киңәшеп, тапшыруда катнашырга булды. Ул үзе белән 
мине алачагын да әйтте. Минем шатлыгым эчемә сыймады. Тапшыруда миңа 
шигырь сөйләргә кирәк булачак иде. Мин каршы килмәдем, әлбәттә. Туган 
апабыз да безнең белән барасы булды.
Менә бару көне дә килеп җитте. Әтиебез безне Казанга тимер юл 
вокзалына алып барып куйды. Кичке якта  поездга утырдык. Поездга утыру – 
минем тагын бер хыялым иде. Поездда озак кына барганнан соң, йокыга 
киткәнемне дә сизми калганмын. Уянганда, без Мәскәүгә кергән идек инде. 
Иртәнге якта поезддан төштек һәм такси белән кунакханәгә юл тоттык. 
Мәскәү йоклый иде әле. Машиналар да күп түгел. Кунакханәгә барып 
урнаштык. Әни тапшыруга әзерләнгәндә, без апам белән Останкино 
манарасын карадык. Аның биеклеге... Астан карап торганда да башлар 
әйләнә. Без куркуыбызны учка җыеп, өстәге этажларга юл тоттык. Экскурсия 
үткәрүчеләр кызыклы информация белән таныштырдылар. Бер секунд эчендә 
җиде катны үтә икән лифт... Шул арада 337нче катка менеп җиткәнебезне дә 
сизми калганбыз. Тәрәзәгә күз салсак, Мәскәүнең күп катлы йортлары нәни 
генә булыр күренә! Ә балконга чыгу өчен зур батырлык сорый икән, секунд 
эчендә кире әйләнеп кердек! Җиргә тошкәннән соң да, апам белән озак кына 
куркып тордык әле! Андагы хис-кичерешләр! Әйтеп бетергесез! 
Мәскәүнең Кызыл мәйданын күрми калсак, сәяхәтебез тулы булмас 
иде. Яңа ел алдыннан анда бигрәк тә күңелле икән. Ялт-йолт утлар уйный. 
Мәскәү Кремлен күрдем дип горурлана алам хәзер. Чыннан да, тарихи 
биналарны күреп кайту - үзе бер истәлек минем өчен.
Иң күңеллесе безне тапшыруда көткән икән әле. Без җанатарлар булып, 
әнигә көч биреп утырдык. Әни беренче өчлектә сүзне белеп, киләсе турга 
үтте! Ә мин шигыремне сөйләп, Якубовичтан планшет алдым бит! Тапшыру 
бер сулышта үтте, анда уен белән беррәттән концерт номерлары да бар иде. 
Төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында күпме 
кызыклы нәрсәләр белдек, бик күңелле булды.
Әни финалда да яхшы уен күрсәтте. Мин аның белән горурланам. 
Шулай итеп, мин танылган тапшыруда тамашачы булдым! 
Бу истәлекле сәяхәтем өчен мин әти-әниемә рәхмәтле! Мәскәүгә бару 
күңелле генә түгел, файдалы да булды дип уйлыйм! 30 декабрьдә тапшыру эфирга чыкты.

Телевизор экраннары аша “Поле чудес” караганда, сәяхәтемне тагын бер кат күз алдымнан 
үткәрдем. Күңелле дә булды соң!

Әгъзәмова Гүзәл -  Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта 
мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев