Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Винни-Пухның туган көнендә булдым!

Ә сез беләсезме Винни-Пухның туган көне барын? Менә мин белдем, чөнки Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә Винни-Пухның туган көнендә булып кайттым!

Ел саен октябрь аенда Винни-Пухның туган көне билгеләп үтелә икән. Әлеге әкияти аюны инглиз язучысы Алан Милн уйлап тапкан. Беренче тапкыр Винни-Пух 1926 елның 14 октябрендә матбугатта шул ук исемдәге балалар китабында барлыкка килә. Винни-Пух – балалар арасында иң танылган геройларының берсе. 2021 елда бу персонажга 95 яшь тулды.

Теләнче Тамак авыл китапханәсендә Винни-Пухның туган көнен билгеләп үттек. Уен программасында без бал кортлары ничек итеп бал җыйганын күрсәттек, Куянга җиләк-җимешләрне танып-белергә ярдәм иттек, Тигра белән бергә җәнлек биюләре буенча мастер-класста катнаштык. Койрыгын югалткан ишәк Иага да ярдәмгә килдек – койрыгын табып, күзләрне бәйләгән килеш, ишәккә тагарга тырыштык.

Тортсыз туган көн буламы инде? Чара ахырында китапханәче апа безне тәмле торт белән сыйлады. Кулларыбызга төрле төстәге шарлар тотып, зур канәгатьлек белән өйләребезгә таралыштык.


Таңсылу Шарифуллина, Теләнче-Тамак авылы, 3 нче класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев