Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Винкид»та көч сынаштык!

Без Лимар абыем белән WINKID финал олимпадасында катнашу өчен заявка җибәрдек.

Минем Лиана апам төрле фәннәр буенча бик күп олимпиадаларда катнаша. Быел да ул татар, рус, инглиз телләреннән берничә тапкыр җиңүче, призер булды.

Минем дә аның кебек татар теленнән белемемне сынап карыйсым килде. Без Лимар абыем белән Чаллы шәһәренең КФУ мәйданчыгында WINKID финал олимпадасында катнашу өчен заявка җибәрдек. Абыем үзе яраткан математика фәнен сайлады.

Олимпиада якшәмбе көнне уздырылды, шуңа күрә дәресләр кала дип куркасы булмады. Ишек төбеннән үк абый-апалар каршы алып, кая барырга кирәклеген аңлаттылар. Мин монда беренче тапкыр идем, ә абыемның килгәне булган икән. Олимпиада башланганчы фотога төштек, танышып чыктык. Катнашучыларны бер аудиториягә кертеп утырттылар. Һәр катнашучыга WINKID тамгасы төшерелгән ручка, наклейкалар, су бирделәр. ID номеры язылган биремнәрне алганнан соң, эшли башладык. Беренче олимпиада булганлыктан мин бик дулкынландым. Тик үземне тиз генә кулга алдым да, булдыра алганча биремнәрне башкарып чыктым.

Берничә көннән соң мин үземнең (әлбәттә, абыем да) призер булуымны белдем. Бу минем өчен чиксез зур шатлык булды. «Киләчәктә дә мин олимпиадаларда катнашып, абыем-апам кебек уңышларга ирешәчәкмен» дип үз-үземә сүз бирдем.

Илзия Шакирова, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 1 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев