Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Уйный-уйный үсәләр

Педагоглар һәр очрашуда нәниләргә төрле кызыклы уеннар тәкъдим итәләр. Шул уеннарның берничәсе турында язып үтәбез.

Чаллының 87нче “Көлбикә” балалар бакчасында әле бакчага йөрмәүче 1яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылган консультация үзәге бар. Педагоглар һәр очрашуда нәниләргә төрле кызыклы уеннар тәкъдим итәләр. Шул уеннарның берничәсе турында язып үтәбез.

Мәсәлән, “Күмәчләр югалганнар” дигән хәрәкәтле уен.

Һәр күмәчнең үз өе булган, алар өйдән чыгып киткәннәр һәм кайтмаганнар. Яшел өйгә яшел күмәчләрне, ә сары өйгә сары күмәчләрне алып кайтырга кирәк. Юлдан барганда балаларга массаж келәменнән үтәргә, тауга менәргә, лабиринт аша да чыгарга туры килә.

Төп максат: юлда очраган күмәчне табып , өенә алып кайту. Һәрвакыт янәшәдә үз әнисе булуы балада үз-үзенә ышанычны да арттыра, алда очраган таныш булмаган хәлдән чыгуны да җиңеләйтә.

Баланың бармак эшчәнлеген ныгыту һәм сөйләм телен үстерү өчен “Гаилә” дигән бармак уены уйнау да бик отышлы.

Бу уен гаилә әгъзаларының исемнәрен дөрес итеп әйтү күнекмәләрен үстерә.

“Бу бармак - нәни бәби, аның исеме чәнти” дигән юллар бу сабыйларның үзләренә бик тә туры килә. Бу бармак – кыз, аның исеме - Алсу”, “Бу бармак - малай, аның исеме - Булат” дип баланың үз исемен кушып уйганда бигрәк тә күңелле була.

Баланың вак моторикасын, игътибарын һәм ихтыярын үстерү өчен “Кое” уенын уйнатырга мөмкин. Баланы өстәл артына утыртабыз һәм өстәлгә таякчыклар куябыз. Ике таякчыкны бер-берсенә параллель куябыз.Тагын ике таякчыкны бу таякчыклар өстенә перпендикуляр рәвештә урнаштырабыз. Коеның ике катын төзегәч, кое төзүне бала үзе дәвам итә ала.

“Тупны тәгәрәтә бел!” уенында балаларны ярымтүгәрәккә аякларын сузып утыртабыз. Тәрбияче, яки әти-әни аларга каршы утырып, кечкенә резина тупны (тупның диаметры 20-25см булса әйбәт) чират белән һәрбер баланың каршысына тәгәрәтә, ә балалар тупны кире тәрбиячегә яки әти-әнисенә каршы тәгәрәтәләр. Ә туп белән уйнау бала күңеленә һәрвакыт хуш килә.

Һәр очрашуда балалар рәхәтләнеп уйныйлар, бакча мохите белән танышалар. Шул рәвешчә, баланы алдан ук балалар бакчасына әзерләү бара. Әлбәттә, мондый шөгыльләр нәни бала күнелендә балалар бакчасы турында уңай тәэсирләр калдыра дип шикләнмичә әйтә алабыз.


Татар теле тәрбиячесе Гасимова Г. И., тәрбияче Фәтхуллина Г. С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев