Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Уртак җиңүләр

Казанда Флүс Латыйфи исемендәге XIII республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының йомгаклау тантанасы үтте.

Иҗатка тартылучы Мөслим районы мәктәпләренең бер төркем укучылары Казан шәһәрендә узган Флүс Латыйфи исемендәге XIII республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсында катнаштылар. Алар төрле юнәлешләрдә иҗади эшләре белән җиңү яулап, 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләр алдылар. 

Бу чара Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы «Сәләт» яшьләр үзәге белән берлектә оештырды. Бәйрәм программасы бик күңелле булды. Башта укучыларны Казан Федераль университетына һәм Татарстан милли китапханәсенә экскурсиягә алып бардылар. Аннан «Түбәтәй» кафесеның тәмле ризыклары белән сыйлангач, һәр укучы үз юнәлешендә җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәлләрне язучылар Йолдыз Шәрәпова, Лилия Гыйбадуллина, Рәдиф Сәгъди, «Идел» журналы редакторы Гүзәл Насыбуллина, «Сөембикә» журналы бүлек мөхәррире Чулпан Галиәхмәтова алып барды. Алар яшь язучыларга иҗат өлксендә үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.

Иң күңелле мизгелләре, әлбәттә, бүләкләү тантанасы булды. Безнең талантлы мөслимлеләр түбәндәге уңышлар белән кайттылар. 

Муллагалиев Илдан Илнур улы, Мөслим гимназиясенең 3 в сыйныфы укучысы. «Балалар әдәбияты» номинациясендә 1 дәрәҗә диплом. Укытучысы Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы.

Кәримова Гөлназ Рәсим кызы, Михайловка урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы, «Балалар әдәбияты» номинациясендә 1 дәрәҗә диплом. Укытучысы — Иксанова Резеда Яхъя кызы.

Нәҗипова Әдилә Рифат кызы, Тат. Бүләр мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, «Сәләткә — 30» номинациясендә 1 дәрәҗә диплом, «Шигърият» номинациясендә 3 дәрәҗә диплом. Укытучысы-Мәхмүтова Энҗе Сәлихян кызы.

Хәсәнова Асылъяр Алмаз кызы, Мөслим гимназиясенең 4 б сыйныфы укучысы. «Шигърият» номинациясендә 2 дәрәҗә диплом. Укытучысы Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы.

Хәсәнова Асылъяр Алмаз кызы, Мөслим гимназиясенең 4 б сыйныфы укучысы. «Публицистика» номинациясендә 2 дәрәҗә диплом. Укытучысы Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы.

Сафина Алсинә Илсур кызы, Мөслим лицееның 6а сыйныфы укучысы, «Балалар әдәбияты» номинациясе, 2 дәрәҗә диплом. Укытучысы Сафина Ләйсән Ягъфәр кызы.

Шәймөхәмәтова Регина Рөстәм кызы, Мөслим лицееның 5б сыйныфы укучысы. «Шигърият» номинациясендә 2 дәрәҗә диплом. Укытучысы — Сафина Ләйсән Ягъфәр кызы.

Хәсәнов Ислам Алмаз улы, Мөслим политехникумының 4 нче курс студенты, «Чәчмә әсәр» номинациясендә 2 дәрәҗә диплом. Җитәкчесе Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы.

Гәрәев Данис Айрат улы, Мөслим гимназиясенең 6а нчы сыйныфы укучысы. «Шигърият» номинациясендә 3 дәрәҗә диплом. Укытучысы Ямалова Гульнара Фердинандовна.

Хәсәнов Ислам Алмаз улы, Мөслим политехникумының 4 нче курс студенты, «Шигърият» номинациясендә 3 дәрәҗә диплом. Җитәкчесе Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы.

Укучыларыбызның уңышында, әлбәттә, укытучыларыбызның да өлеше бик зур. Чөнки балаларның иҗади эшләрен алар тикшерә, җитешмәгән җирләрен төзәтергә алар киңәш бирә. «Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан» дигән әйтем бар. Безнең укытучыларыбыз балаларның яшеренеп яткан талантларын күреп алалар һәм шул талантны үстерүгә этәргеч бирәләр. Бу җиңүләрләр — уртак җиңүләр. 

Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев