Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Умырзая” да Нәүрүз бәйрәме

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасында балалар белән бергәләп, Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе  ул – Нәүрүз бәйрәме. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21нче көнендә, ягъни көн белән төн тигезләшкән көнендә үткәрелгән.
Безнең “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларның эстетик зәвыгын үстерү өчен күп төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрәбез. Менә 21 нче март көнне дә балалар белән бергәләп, Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Балалар белән  бүлмәдән-бүлмәгә кереп, апаларны, балаларны Нәүрүз белән котлап, сый-нигъмәт җыйдылар, күңел ачарга чакырдылар.

Җырлап-биеп күңел ачтылар, такмаклар әйтештеләр, уеннар уйнадылар. Аннан бәйрәмнең төп өлешен музыкаль залда дәвам иттеләр. Яз кызы Нәүрүзбикәне каршыладылар, Кыш бабайны озаттылар. Нәүрүз кызы белән Кыш бабайны төрле ярышларда сынап карадылар. Чаңгыда да чаптырдылар, таякта тарттырдылар, аркан тартыштырдылар, биеттеләр.

Кыш бабай эри башлап, хәлдән тайды. Актыкта түзмәде, үз теләге белән  урынын Яз кызына - Нәүрүзбикәгә бирде. Балаларга матур изге теләкләрен теләп, бер елга хушлашып китеп барды. Ә балалар бәйрәмне чәй табынында җыелган күчтәнәчләр белән сыйланып дәвам иттеләр. Нәүрүз күңелле үтте, балалар бик канәгать калдылар.


Олы  Елга “ Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиуллина Мәүлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев