Көмеш кыңгырау

Умырзая чәчәге – салкын көннәргә чыдам  бердәнбер чәчәк

Тәрәзә аша кергән кояш нурларына карап сокланып торам. Яз килде. Язның беренче атналарында кыш белән яз көрәшә башлады, кем җиңәр?

Хәзер инде көннәр җылытты, өй түбәләреннән тамчылар тама башлады.  Кара каргалар кайтып, тирә-якка хуҗа булырга да өлгерделәр. Тиздән  башка кошлар да  кайтып җитәрләр, табигать уяныр. Кышкы карлар эреп, туфракны тукландырыр. Кар астыннан беренче чәчәкләр чыгарлар, ул да булса – умырзая чәчәкләре.

Умырзая чәчәге – салкын көннәргә чыдам  бердәнбер чәчәк.  Кызганыч, безнең якларда аларны бик сирәк очратып була.  Алар күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Европа территориясендә, Кара диңгез ярында, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында һәм Кече Азиядә таралганнар икән.

 Алар Кызыл китапка кертелгән, чөнки аларга юкка чыгу куркынычы яный.

Ике атна гына чәчәк атып торалар һәм кар эреп беткәннән соң юкка чыгалар. Гомерләре бик кыска булса да, алар  элек-электән яз, чисталык, яшьлек һәм сафлык символы булып торалар.

Әмир Садыйков, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 7 нче сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: