Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Укытучы – изге һөнәр

Әлеге язма, гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган өч буын укытучылар гаиләсе турында.

2023 ел - педагог һәм остаз елы буларак игълан ителде. Әлеге язмам, гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган өч буын укытучылар гаиләсе турында.

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга, аларны киләчәк тормышка эзерләүгә, кеше итүгә багышлаган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала.

38 ел гомерен балаларга багышлаган Энҗе Флүн кызы - әнә шундыйлардан. Энҗе апа Чуракай авылында укытучы гаиләсендә туа. Әтисе тарих, әнисе биология фәнен укыта.

Әтисе Хәйдәров Флүн абый Чуракай мәктәбендэ 1956 елдан бирле тарих фәнен укыта. 1970 елдан тәрбия эшләрен оештыру буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Шушы хезмәтләре өчен район һәм республиканын куп кенә мактау грамоталарына, РСФСР ның “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек була.

Әнисе Муллагалиева Мәймүнә биология фәнен укыта. Ул да шулай ук район мәгарифенең  мактау хатлары, грамоталары белән бүләкләнгән.

Укучыларны бик яратып, аларда үзенә карата хөрмәт тәрбияләгән. Укучылар белән эшләү дәверендә ВДНХ СССР да үз тәрбиясе белән уртаклашуда катнашкан. Анда өченче урынны алган һәм ВДНХ СССРның  медале белән бүләкләнгән.

Аларның күп кенә укучылары хезмәт юлында укытучы һөнәрен сайлаганнар. Һәркайсы тормышта үзенең лаеклы урынын тапкан. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алар хәзер дә онытмыйлар, бәйрәм саен килеп котлап торалар.

Гарипова Энҗе Флүн кызы – безнең беренче сыйныф җитәкчебез. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы бугенгедәй хәтеремдә. Ипләп кенә кулымнан тотып, якты сыйныфка алып керүе… Ягымлы тавышы белән әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Ул – гадел, түземле, тыныч һәм ягымлы укытучы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең һәр уңышларыбызга сөенә. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә ул. Аңлап бетермәгән темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый. Без аны яратабыз!

1985 елда Энҗе апа хезмәт юлын Аккүз мәктәбендә пионер әйдаманы булып башлап җибәрә. Шул елдан башлап, Аккүз мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә.

Олы җанлы педагог буларак, ул үзенең укучыларында иң элек пөхтәлек, оешканлык, әдәплелек, эш сөючәнлек кебек матур сыйфатар тәрбияли.

Кече кызы Инсирә апа да Аккүз мәктәбен тәмамлагач, Чаллы педагогия институтына математика һәм информатика бүлегенә укырга керә. Ул да үзенең хезмәт юлын укытучы һөнәрен сайлап башлап җибәрә.

Сәфәр авылында математика укыта. Хәзергесе көндә Чаллы шәһәренең 5нче мәктәбендә информатика һәм математика фәнен укыта.

Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен.

 

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев