Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Укучы картасы» алдык!

Мин кечкенәдән үк китаплар укырга яратам. Бигрәк тә әкиятләр күңелемә якын.

Мин кечкенәдән үк китаплар укырга яратам. Бигрәк тә әкиятләр күңелемә якын. Әниемә, абыем һәм апама ияреп китапханәгә бик еш барам. Анда эшләүче апалар мине танып, елмаеп каршы алалар. Миңа матур-матур китаплар биреп җибәрәләр.

Ә каникулдан соң гимназиягә китапханәче апалар үзләре килделәр. Безгә яңа, матур китаплар турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар. Иң кызыгы – беренче сыйныф укучыларына "Укучы карта"лары тапшырдылар. Безне аның белән ничек кулланырга икәнен өйрәттеләр. Бик кызыклы видеоязма күрсәттеләр.

Барыбыз да китапханәче апаларга рәхмәт әйтеп, килергә сүз биреп озатып калдык.

Шакирова Илзия, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 1нче В сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев