Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тукай районы Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә Балалар китабы атналыгы үтте

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә 5 көн дәвамында балалар төрле чараларда катнаштылар.

Китапханәчеләр балалар өчен бик эчтәлекле һәм кызыклы программа әзерләгән иде.

Беренче көнне «Яраткан әкиятләр илендә. Әкиятләр һәм геройлар турында» дип аталган уен-викторина тәкъдим ителде.

Икенче көнне "Хогвардс серләре" квестында балалар тылсымлы таяклар ясарга өйрәнделәр, Гарри Поттер маҗаралары белән таныштылар.

Өченче көндә балалар яраткан мультфильмнарын карадылар.

Дүртенче көнне  "Укыйбыз, уйлыйбыз, җавап бирәбез" уенында төрле журналлардан алынган башваткычларны чишеп, хәрәкәтле уеннарга күчтек.

Балалар китабы атналагын тәмамлап, "Тере китап" дип аталган чарада балалар үзләре белгән якиятләрне курчак театры формасында күрсәттеләр. Балалар һәм аларның әти-әниләре китапханәчеләргә кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырган һәм үткәргән өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Теләнче-Тамак авыл китапханәсе мөдире Рамилә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев