Көмеш кыңгырау

Туган яктан илһам алып

Иштирәк авылы китапханәсендә язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы – Рафис Хәсән улы Сәлимҗанов белән бик матур кичә узды.

Китап бәйрәменә авыл халкы, укытучылар һәм мәктәп укучылары җыелды. Чараны Иштирәк авылының мәктәбенә зур өлеш керткән, ветеран укытучыбыз, авылыбызның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Ризатдинова Римма Галимҗан кызы алып барды.

Китапханәбездә ел саен күренекле татар язучылары белән очрашулар үткәрү традициягә керде. Алар арасында: Клара апа Булатова, Газинур Морат, Хөсәен Җәгъфәр, Рәдиф Сәгъди, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Зифа Кадырова, Галиәхмәт Шахи, Айрат Суфиянов, Рәзинә Сәетгәрәева. Бу исемлектә Рафис Сәлимҗанов та бар. Рафис абый ул язучы гына түгел, искиткеч табигате белән аерылып торган Иштирәк авылында туып үскән, туган ягыннан илһам алып яшәгән кеше ул. Шуңа күрә инде аның белән очрашу кичәсе безнең Иштирәк авылы китапханәсе тарихында бер аерым бит булып тора.

Рафис Хәсән улы Сәлимҗанов үз авылында сигез класс, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1970—1975 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча югары белем ала һәм хезмәт юлын башлый: бер ел Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә тарих һәм татар теле укытучысы, район комсомол комитетында инструктор (1976—1977), район газетасында («Дуслык байрагы») корреспондент була. 1979 елны Рафис абый Сәлимҗанов Чаллыга күчеп килә һәм шул вакыттан бирле КамАЗ предприятиеләрендә төрле эшләрдә эшли.

Әдәби иҗат эшен ул балалар өчен хикәяләр һәм юморескалар язудан башлый, яшь авторның өч дистәгә якын хикәясе төрле газета-журналларда басылып чыга. Рафис абыйнын “Күкеле сәгать”, “Елан мөгезе”, “Великий язык тюрков” китаплары дөнья күрә.

Кичәдә язучының “Күкеле сәгать” хикәясенең бер өзеген сәнгатьле итеп укылды. Мәтбугатта, интернетта, социаль челтәрләрдә бик күп бәхәсләр уяткан тема – татар телен саклау һәм яклау мәсьәләсенә багышланган “Великий язык тюрков” әсәре буенча Рафис Салимҗанов үзенең фикерен әйтте. Сатирик стильдә язылган, шулай ук фәлсәфи уйланулар һәм юмор белән сугарылган бу әсәр үзенең формасы белән моңа чаклы татар әдәбиятында гына түгел, урыс әдәбиятында да беркемне дә кабатламый. Кыскасы, китап белән танышкан укучылар аны татар әдәбиятында гына түгел, тел гыйлемендә дә күптән кирәкле яңа сүз итеп кабул иттеләр.

Мондый очрашулар хәрберебез өчен – рухи азык һәм бу бик мөһим чара. Рафис Сәлимҗанов белән тагын очрашулар көтеп калабыз!

Иштирәк авылы китапханәсе мөдире Алия Закирова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: