Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ту­ган яктан читтә яшәсә дә

Йөз ел­дан ар­тык мө­һа­җир­лек­тә яшә­гән Авст­ра­лия та­тар­ла­ры­ның, бик аз сан­лы бу­лып та, ди­не­без­не, те­ле­без­не, мә­дә­ни­я­те­без­не сак­лап ка­лыр­га ты­ры­шу­ла­ры, чын­нан да, үр­нәк алыр­лык. Ул сок­лан­ды­ра, го­рур­лан­ды­ра һәм ил­һам­лан­ды­ра.

Зур уңыш­лар яу­лап, за­ма­на­лар

Ма­тур бәя бир­сә эше­нә,

Шат­лык­ла­рын ишет­те­рер өчен

Ту­ган ягы ки­рәк ке­ше­гә.

(Ф.Ярул­лин)

 

Та­тарс­та­ны­быз­дан бик ерак­та – Кы­тай­да ту­ып, соң­гы ел­лар­да Авст­ра­ли­я­дә яшәп го­мер итү­че сөй­кем­ле һәм го­рур мил­лә­тә­ше­без, як­та­шы­быз Со­фия апа Вә­ли­е­ва­га бик тә ту­ры ки­леп то­ра бу шигъ­ри юл­лар. Ул әби-ба­ба­сы­ның кен­дек ка­ны там­ган ту­ган җир­лә­ре­нә мөм­кин­лек чык­кан са­ен кай­тыр­га ты­ры­ша.

Со­фия Вә­ли­ефф Кы­тай­ның Өрем­че шә­һә­рен­дә дөнь­я­га ки­лә. Алар га­и­лә­дә ал­ты кыз, өч ма­лай үсә­ләр, һәр­кай­сы тор­мыш­та үз­лә­ре­нең дә­рә­җә­ле урын­на­рын та­ба­лар. Алар­га бе­лем­не та­тар­ча алыр­га на­сыйп бул­ма­ган, шу­лай да Кы­тай­ның мил­ли­ард­ла­ган ке­ше­лә­ре ара­сын­да эреп югал­мый­ча, мең төр­ле сы­нау­лар, авыр­лык­лар аша үтеп, әти-әни­се сөй­ләш­кән тел­не өй­рә­неп, дин­не сак­лап кал­ган­нар. Әни­лә­ре Фа­тый­ма ха­ным, мөм­кин­лек туу бе­лән, авы­ру ире, ту­гыз ба­ла­сы бе­лән Авст­ра­ли­я­нең Аде­ла­и­да ка­ла­сы­на кү­чеп ки­лә. Вә­ли­ефф­лар­ның мон­да яши баш­ла­ган­на­ры­на да ин­де 37 ел го­мер үт­кән.

Ту­ган җир­лә­рен са­гы­нып яшәү­че бу га­и­лә ба­ла­ла­ры­на ба­ры­сы­на да ди­яр­лек бер үзен­чә­лек хас: алар язу­чы­лык сә­лә­те­нә ия. Олы апа­ла­ры Сө­ен­гөл – Бө­тен­дөнья язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы, өч ки­тап ав­то­ры. Гай­шә һәм аның тор­мыш ип­тә­ше Зыя Мас­ки Авст­ра­ли­я­дә яшәү­че та­тар га­и­лә­лә­ре­нә ба­гыш­лап «Ир­кен­лек­кә сә­фәр» ди­гән та­ри­хи ки­тап­ла­рын яз­ды­лар. Со­фия апа без­гә «Йө­рәк хис­лә­рем» исем­ле ши­гырь­ләр җы­ен­ты­гы һәм «Ә­ни­ем» исем­ле ха­ти­рә-ки­та­бы бе­лән ях­шы та­ныш.

Ул ша­гый­рә, язу­чы гы­на тү­гел, рәс­сам да. 2017 ел­ның ав­гус­тын­да Та­тарс­тан Мил­ли му­зе­ен­да Со­фия апа­ның рә­сем­нәр күр­гәз­мә­се оеш­ты­рыл­ды. Бу кай­ту­ын­да ул ба­ла­лар бак­ча­сын­да тәр­би­я­лә­нү­че­ләр­гә, мәк­тәп уку­чы­ла­ры­на үзе­нең мил­ли би­зәк­ләр бе­лән ясал­ган буяу ки­та­бын тәкъ­дим ит­те. Со­фия ха­ным «Йө­рәк хис­лә­рем» ди­гән ки­та­бы­на сүз ба­шын­да бо­лай дип яз­ган: «Без дә ме­нә йөз ил­ле ел дә­ва­мын­да югал­мый­ча, без­гә ту­ган тел­не өй­рәт­кән әти-әни бе­лән сөй­ләш­кән, бе­лем бир­гән бу га­зиз тел­не ки­лә­чәк бу­ын­нар­га тап­шы­рыр­га ты­ры­ша­быз».

Йөз ел­дан ар­тык мө­һа­җир­лек­тә яшә­гән Авст­ра­лия та­тар­ла­ры­ның, бик аз сан­лы бу­лып та, ди­не­без­не, те­ле­без­не, мә­дә­ни­я­те­без­не сак­лап ка­лыр­га ты­ры­шу­ла­ры, чын­нан да, үр­нәк алыр­лык. Ул сок­лан­ды­ра, го­рур­лан­ды­ра һәм ил­һам­лан­ды­ра.

 

Әл­фи­нә НӘ­ФЫЙ­КО­ВА, Кук­ма­ра ра­йо­ны, Әсән-Ел­га авы­лы ки­тап­ха­нә­че­се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев