Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Туган телгә нәни һәйкәл

Күптән түгел кулыма балалар язучысы Йолдыз апагызның «Тәмле сүзләр» дигән китабы килеп эләкте. Укып чыктым да үземнең балачагыма кайтып төшкәндәй булдым...

Без үскәндә...
Әйе, без үскәндә тормыш та, дөньялар да бүтәнчәрәк иде. Чөнки без 
чынбарлыкта  - социализм  балалары идек. Быргы-барабаннар 
кактык, кызыл галстуклар тагып, пионер сафларында үстек. Ул 
чакларда әле компьютер, смартфон, планшет, кесә телефоны кебек 
ымсындыргыч һәм алдавыч нәрсәләрнең  эзе дә юк иде. Без уен белән  
түгел, Ватан тойгысы белән яшәдек. 
Әмма безгә иң кадерле бүләк -  китап җене кагылган иде. Без Тукай 
шигырьләрен укып үстек. Гали белән Кәҗә, Шүрәле, Су анасы  
безнең иң якын әкияти дусларыбыз, яраткан геройларыбыз иде. 
Шәүкәт Галиевның Шәвәлиен үз иттек. Аның каләме белән язылган 
"Витаминлы  хәрефләр" дигән шигырьләрен яттан белә идек. Бу 
шигырь аша без  туган телебезгә, тел ачкычларына таба   якынайдык. 
Ни өчен "Витаминлы хәрефләр " искә төште соң әле? Күптән түгел 
кулыма балалар язучысы Йолдыз апагызның  "Тәмле сүзләр" дигән 
китабы килеп эләкте. Укып чыктым да үземнең балачагыма кайтып 
төшкәндәй булдым...
Әйе, дөньяда тәмле сүзләр бар икән шул. Китап белән  танышып, 
андагы шигырьләрне  укып чыккач, сез дә моңа ышанырсыз. 
Китапның беренче битләре "Туган телен кадерләгән халык кадерле 
булыр" дигән эпиграф  белән ачылып китә. Гомумән, әлеге 
җыентыкка Йолдыз Шәрапованың  телебез, динебез, гореф-
гадәтләребезгә багышланган шигырьләре туплап бирелгән. 

Әнә бит, дәү әнисеннең:"Алтыным!","Җимешем!", "Балакаем!" дигән 
бал кебек тәмле-матур сүзләре мәктәп яшендәге балага 5ле билгесе 
төяп кайтырга  булыша икән... 
Автор педагогика тәрбия өлкәсенә якын кеше буларак,  "Әлифба" 
китабын да  исеннән чыгармаган. Әлеге шигырендә ул балаларга 
болай дип мөрәҗәгать итә. 
Тик сезне ташлап китмәс ул 
Янәшә булыр һаман!
Һәрбер мәктәп баласына  алга таба инде олы тормыш әлифбасын 
гомер буе  өйрәнергә туры киләчәк дигән затлы фикергә бер ишарә 
түгелмени бу?
Менә хикмәт: китапханә шүрлегендә ике китап бәхәсләшә. Берсе 
ялтырап торган каты тышлы китап. Икенчесе  таплы, битләре 
теткәләнеп беткән диярлек. Яңа, матур, төсле, укылмаган мактанчык 
китап иске китаптан көлә, буялып ертылып беткәнен мәсхәрәли. Күп 
укылудан таушалган китап  аңа бик акыллы, зирәк сүзләр  белән  
җавап бирә. 
-  Әйе, мин шактый таушалдым.
Бөгәрләндем, тапландым. 
Ләкин мине яраталар,
Укыйлар дип шатландым. 
Күрче: гамьле бер малай күл буена килеп утырган да алтын балык 
эләкмәсме  дип хыяллана икән. Әгәр тота калса, ул аңардан "туган 
телемә озын гомер бир!" дип теләргә  ниятләнә икән. Ни 
өченме? Чөнки  туган телебезнең баш очында кара болытлар 
куерганын аңлый. 
Менә малай түбәтәен киеп һәм бабасына ияреп мәчеткә бара. 
Өлкәннәр янына сыенып намаз укуда катнаша,  күңеленә нур тула. Бу 
ник шулай дип  бабасыннан сорый. Бабасы әйтә:
Догаларның серләре
Улым, тирәндә аның.
Шушы серне таба алсаң,
Яктырып китә җаның. 
Шигырьләрне укый торгач, Актәпи исемле  нәни көчекнең  ни өчен 
телсез  булуы турында да белерсез, аның хәленең мөшкеллеген дә  
аңларсыз. 
Китап "Туган телен белми торган малай турында кечкенәәкият" 
белән тәмамлана. 
Һич исеңнән чыгырма,
Һәркайда һәрчакны бел. 
Әниләр кебек шәфкатьле 
Була бары туган тел! 
Белемне дә бирә ул. 
Ярдәмгә дә килә ул. 
Менә шул!"
Туган телебезгә нәни һәйкәл булган  әлеге каты тышлы, рәсемле- 
бизәкле тәмле сүзләр белән тулышкан  бу китап сезнең юлдашыгыз 
булсын!
Рашат Низами, Язучыларның Һади Такташ  исемендәге премия 
лауреаты.


Йолдыз Шәрәпова шигырьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев