Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тигр белән бүләк җыйдык

Без урам буйлап ат арбасына утырып бардык. Атыбызның кушаматы Тигр.

Сабантуй һәркемнең көтеп алган бәйрәме. Безнең авылда ул яшел чирәм белән капланган зур яланда үткәрелә. Бәйрәм алдыннан без дуслар белән бүләк җыешырга бардык. Бик күңелле уза ул. Бу йола «Сөлге җыю» дип атала. Бүләкләрне Сабантуй уеннарында катнашкан кешеләргә бирәләр. Без урам буйлап ат арбасына утырып бардык. Атыбызның кушаматы Тигр. Аны матур итеп бизәгәннәр иде. Апа-абыйлар гармун уйнап бардылар, без кушылып җырладык, биедек, халыкны бәйрәмгә чакырдык. Ерактан ук безнең гармун тавышларын ишетеп, кешеләр капка төпләренә чыкканнар. Йорт саен безнең килеп җиткәнне көтеп торалар иде, алдан ук бүләкләр әзерләп куйганнар. Яулыклар, тастымаллар, чәй сервизлары, тагын ниләр генә юк иде.
Шулай шаулап-гөрләп авыл урамнарын әйләндек. Күңелле булды. Уеннар да уйнадык, бик күп көлештек, сөйләштек. Ат арбасында йөрү үзе бер аттракцион. Тигрыбызга да кызык булды бугай.
Илина Вәлиева, Актаныш районы, Аккүз авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев